Яшел Үзән

Ни тотса – эшләр, ни уйласа – ирешер

Теш табибына йомышы төшмәгән кеше юк ул хәзер. Булса да бик аз андыйлар. Авыз тулы теш булгач, кайсысы булса да, кайчан булса да, барыбер борчып, сызлап, йә булмаса сынып-төшеп безне теш дәваханәсенә илтә. Тормыш бер урында тормагач, теш дәвалаучы клиникалар да почмак саен ачыла анысы. Теләсә-кайсысына бар. Әмма безнең күбебез...

Теш табибына йомышы төшмәгән кеше юк ул хәзер. Булса да бик аз андыйлар. Авыз тулы теш булгач, кайсысы булса да, кайчан булса да, барыбер борчып, сызлап, йә булмаса сынып-төшеп безне теш дәваханәсенә илтә. Тормыш бер урында тормагач, теш дәвалаучы клиникалар да почмак саен ачыла анысы. Теләсә-кайсысына бар. Әмма безнең күбебез район үзәк дәваханәсенең стоматология поликлиникасын үз итеп, кадерле тешләрен шунда карата, табибларына ышанып, тиешле медицина хезмәте күрсәтеләчәген белә.
Шушы поликлиниканың теш кую бүлегендә эшләүче табиб-ортопед Фәрит Зәйнетдиновның шәһәрдә абруе зур. Шәһәр аның өчен тар хәзер, аңа күрше республикалардан да, Мәскәү белән Казаннан да, хәтта чит илләрдән дә киләләр. Ул үзе дә эшкә алынса, аны җиренә җиткермичә калмый, бу үтә авыр һәм нечкә эшне бөтен камиллеге белән башкара. Теш куючы ул скульптор кебек бит. Хәтта аңардан да бер башка өстенрәк. Кешегә үз тешеннән дә әйбәтрәк итеп, бөтен формасын китереп куеп бир әле син. Тулы бер процесс ул: авыруның теш казнасы белән генә чикләнми, аны психологик яктан әзерләргә, теш ясаучы техникларның эшен юнәлтеп торырга, ниһаять, кешене стоматология креслосыннан тел-теш тидермәслек итеп торгызырга кирәк. Алай гына да түгел, бу пациент авызын ачкан саен тешләреннән канәгать булып, һәрчак елмаеп йөрерлек булсын. Җиңелме бу хезмәт?! Теш куйган вакытта аңа стоматолог-терапевт та, ортопед һәм скульптор да, рәссам, психолог һәм хәтта артист та булырга туры килә. Хәзер стоматологлар иң дәрәҗәле һөнәрләрнең берсе булып санала, әмма аны пациентлар билгели. Бу - язылмаган закон. Яман белән яхшыны авырулар тиз таный. Конкуренция заманында яңадан ул сиңа аяк та атламаячак. Әмма болар табиб Фәрит Зәйнетдиновка янамый. Аны һәркемгә ачык йөзле, тәмле телле, грамоталы, үз эшенең чын остасы булганга яраталар. «Минем пациентларымның беткәне юк, тәүлек буе эшләсәң дә була», - дип әйтүенә бер дә гаҗәпләнәсе юк. Пациентларының күп булуы табибка зур бәя. «Стоматология бик кызыклы өлкә ул, бик тиз алга бара, яңа алымнар гамәлгә кереп тора. Әгәр дә шулардан бер адымга булса да, алдан бармасаң, яхшы табиб була алмыйсың. Шуңа күрә белемемне күтәреп торырга тырышам, журналлар алдыртып укыйм. Квалификация күтәрүне, өстәмә укуларны әйтеп тә торасы юк. Ел саен Мәскәүгә Халыкара күргәзмәгә барып, күп нәрсәгә өйрәнеп кайтам. Анда төрле илләрдән белгечләр килә, тәҗрибә уртаклашырга була. Менә шулай мин яңа ысулларның берсе - имплантант тешләр дә куя башладым. Теләүчеләр шактый хәзер».
Безнең шәһәр үзенчәлеклерәк булгач, мондый тамырлы тешләрне (югары космик технологияләр кулланылып, теш казнасына үз тешләрең кебек тоташтырыла) куйдыручылар күпме дип кызыксынам. «Бар, ник булмасын, металлокерамикадан ясалган тешләрне дә башта кыйммәт диючеләр булды, ә хәзер нигездә шул материал белән эшлибез. Чөнки сәламәтлек турында уйларга кирәк. Гади металлдан эретеп ябыштырылган коронкаларның яман шеш авыруы китереп чыгару ихтималы барлыгын фән күптән исбатлады. Хәзер аларны Кытай белән Россиядән кала, бер илдә дә куймыйлар», - ди ул. Фәрит Зәйнетдиновның шәһәрдә беренчеләрдән булып бюгель, ягъни бикле теш протезлары куюы да билгеле. Аларны ул катлаулы фрезер аппаратында үзе ясый. (немец теленнән «Bugel» дуга). Бездә аның бәясе дә Казан һәм Мәскәү белән чагыштырганда арзанрак. Әйтик, Яшел Үзәндә ул 25-30 мең сумга төшсә, Казанда - 30дан 80 меңгә, Мәскәүдә 80нән 120 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин. Эстетик яктан матур, үзең өчен уңайлы булган мондый протезларга хәзер көннән-көн сорау арта. Яңа ысулларны тиз үзләштерергә аңа Россия стоматологлары берлеге әгъзасы булуы нык ярдәм итә. Металлокерамик тешләрне чит ил технологиясе белән ясасалар да, бәясе арзанрак. Шуңа күрә Фәрит Зәйнетдинов Америкадан, Италиядән кайтучыларга да тешләрне еш куя. Бер теш кую аларда 1-2 мең долларга төшә икән.
Эзләнүчәнлек һәм эш сөючәнлек бу табибка гаиләдә үк салынган. Тумышы белән Апас районы Олы Бакырчы авылыннан булган Фәрит, әтисе сугыш ветераны һәм инвалид, өстәвенә гаиләдә тугыз бала булгач, кечкенәдән үк эшкә өйрәнеп үскән. Күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнгән балалар гадәттә бик тырыш, бер-берсенә ярдәмчел булалар. Шуны да әйтергә кирәк, Фәритнең 12 апрельдә Ю.Гагарин беренче тапкыр космоска очкан көнне тууы белән дә үзенчәлекле, эшкә космонавтларча алына. Мәктәптә дә ул гел «бишле»гә генә укып, математика буенча олимпиадаларда катнашкан, рәсем һәм агачтан әйберләр ясау белән кызыксынган. Очучы булырга хыялланып, хәрби училищега укырга кергән. Өч ай укыганнан соң гына үзенең хәрби кеше түгеллеген аңлап, кайткан да, СПТУга укырга кергән. Гаиләдән читтә беренче чыныгуны Польшада армиядә хезмәт итеп ала ул. Аннан кайткач, Казан медицина институтына укырга керергә карар кыла. Абыйсының табиб булуы этәргеч биргәндер, мөгаен. Институтның да авыл балалары бара торганын түгел, стоматология факультетын сайлаган. Анда ул үз тырышлыгы белән әйбәт укый, стипендиясез калганын хәтерләми. Өстәвенә, гаиләсенә, ата-анасына авырлык китермәс өчен, төрле эшләрдә эшли, авырыннан да, җиңеленнән дә курыкмыйча үз көнен үзе күрә, акча эшли. Укып бетергәч, аны Яшел Үзән шәһәренә җибәрәләр. Стоматология өлкәсендәге беренче адымын ул шушында ясап, стоматология нечкәлегенә аны остазы, ул вакытта бүлек мөдире булган Илшат Идрисов төшендерә. Хәзер дә баш табиб Илшат Мәҗит улы белән алар аңлашып эшли. Әгәр дә җитәкчелек ягыннан эш өчен уңай шартлар, һөнәри үсеш өчен мөмкинлекләр тудырылмаган булса, дәрәҗәле табиб була алмас иде. Шул вакыттан бирле ул биредә төпләнеп, шушында тормыш корган. Башта фатир булмау яшь гаиләгә кыенлык тудырып торган торуын, әмма андый гына авырлыклар Фәрит Зәйнетдинов кебекләрне куркытмый, бу мәсьәләдә дә чишелеш табыла. Хәзер инде алар хатыны белән бер кыз һәм ул үстерәләр. Әтисе бик каршы булуга карамастан, кызы да табиб-стоматолог һөнәрен сайлап, медицина университетына укырга кергән. Улы татар гимназиясендә укый, танылган шахматчы. Бик күп ярышларда катнаша, хәтта Россия күләмендәгеләренә дә еш барырга туры килә. Әти-әнисенең терәген тоеп, призлы урыннар яулый. Хатыны - шәхси эшмәкәр, даруханәсе бар. Фатир проблемасын да Фәрит үзе хәл иткән, участок сатып алып, үзе йорт салган, хәтта йорт җиһазларына кадәр ясаган. Бу табибның мебельче икәнен белмәүчеләр дә бардыр әле. Фәрит ясап биргән өстәл-урындыклар туган-тумачаларының да өй күрке. Кибеттә хәзер әллә ниндиләрне сатсалар да, Фәритнекеләр ныклы һәм уңайлы, туза торганнардан түгел. Шундый нечкә, үзенчәлекле һөнәр - теш кую белгеченә өстәл-урындык ясау берни түгел. Ир кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дип әйтәләр. Фәрит Зәйнетдиновка бу сүзләр килешеп тора. Андыйлар ни тотса, шуны эшли, ни уйласа, шуңа ирешә. Үз йортлы кешенең өендә эш бетми бит әле аның. Кулың эш белмәсә, анда яшәмә дә инде син, тизрәк шәһәр фатирын сайла. Ә йорт алдындагы бакчасы турында аерым язарга була. Гөлбакчага тиң бакчада ни генә үстермиләр алар: яшелчәсенә дә һәм җиләк-җимешенә дә, аллы-гөлле чәчәкләргә дә урын табылган. Барысы да шау чәчәктә булмаса, күршесеннән икеләтә артык уңыш бирмәсә, Фәрит тә булмый инде ул.
Табиб Зәйнетдиновны хезмәтенә күрә һәрдаим билгеләп торалар. Сәламәтлек саклау өлкәсенә керткән өлеше һәм намуслы хезмәте өчен бирелгән Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрының, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының һәм Яшел Үзән муниципаль район башлыгының Мактау грамоталары бар. Андыйлар турында «үз урынында утыра» дип тә әйтәләр. Хәзер стоматолог-ортопед Фәрит Зәйнетдиновны башка урында күз алдына китерү мөмкин түгел. Табиб булып туган диярсең. Аның ярдәме белән тешле булган бәхетлеләр шәһәр тулы хәзер. Райондагыларны әйтеп тә торасы юк. Аларның берсенең дә аны җиңел куллы дип мактаудан тыш зарланганын ишеткән-белгән юк. Булмас та! Һәрчак шулай пациентларын шатландырып торсын.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: