Яшел Үзән

Әни – бары тик өч хәреф, ә мәгънәсе нинди зур

Кем дөньяга кеше бүләк итә, Ә кешегә –якты дөньяны? Тойгылары кояш кебек кайнар, Эретерлек гранит кыяны.

Әлбәттә, җирдәге кояшлар – газиз ӘНИләребез! Аларның төрлесе бар: гомер бүләк итеп калдырып киткәннәре (шулай булуга карамастан бала өчен ул АНА, чөнки аны гомере буе күрәсе килеп, көтеп яши) һәм чит кеше балаларын үз кочагына сыендырганнары; бер яки ике бала табып тәрбияләгәннәре һәм бернидән дә курыкмый итәк тутырып үстергәннәре. Соңгылары кимегәннән кими барса да, бөтенләй үк юк түгел. Безнең районда да бар алар, ә берсе, мәсәлән, «Ана даны» медале иясе Рәхимә Зарипова Олы Якедә яши.

Ул үзе дә ишле, биш балалы гаиләдә олы кыз булып дөньяга килгән. Эне-сеңелләренә кечкенәдән үк апа булып, аларны карап, эшләп үсәргә туры килгәнгәдер, бүгенге көндә дә тик торуның ни икәнен дә белми җиңел гәүдәле, җитез Рәхимә апа. Энҗе бөртекләредәй бер-бер артлы якты җиргә аваз салган алты баланы да эш сөючән, бик акыллы итеп тәрбияли алар тормыш иптәше Вәсил абый белән.
Әлки районы Бибай Чаллысында буй җиткереп, мәктәпне тәмамлаганнан соң Казанның «Тасма» заводына токарь-фрезировщица булып эшкә урнашкан кыз, ниндидер ерак Яшел Үзән якларында гомер кичерәчәген күз алдына да китерә алмаган, әлбәттә. Ә язмыш җилләре нишләргә кирәген үзе белә. Рәхимә, бергә эшләгән иптәш кызы белән Якегә кунакка кайта. Аның кебек чибәр, ут чәчеп торган кызга кайсы егет сокланмас?! Булдыклы тракторист-механизатор Вәсил абый да үз насыйбын кулдан ычкындырмый. 1980 елдан бирле тату һәм үрнәк гаилә булып гомер итә алар. Тормышның барлык ачы-төчесен пар иңнәрдә тарталар. Менә (!) дигән 4 кыз, 2 егет үстерәләр. Һәрберсенең арасы 2 яшь. Күз алдына китерәсезме: әлеге ана ничә еллар бер ялсыз бала баккан?! Хәзерге яшьләр бер бөртек сабыен да әнисеннән башка карап үстерә алмый. Миндә дә:
– Рәхимә апа, нигә башкалар кебек 1-2 бала белән генә чикләнмәдегез? – дигән сорау туды.
– Балалар яратам мин. Күршеләрнекеләр дә бездән чыгып тормыйлар иде, бергә уйнап, мәш килеп үстеләр. Алтыны тапканыма бер дә үкенмим, аларның һәрберсе үз урынында, берсеннән башка да тормышымны күз алдыма китерә алмый идем – гомерең бетмәгәч яшәлә икән...
Әйе, табигать кануннары буенча балалар ата-аналарыннан соң калып яшәргә тиеш булса да, бәгырь җимешен кара җир куенына тапшыру кебек иң ачы хәсрәтләрне дә кичерергә язган Рәхимә апага. Бер көнне, тәртип бозып йөрмәгән, аракы эчмәгән, тәмәке тартмаган 28 яшьлек өрлектәй улың яшәүдән туктасын әле!..  Акылдан шашмас өчен нишләргә соң? Моңа ана йөрәге ничек чыдасын??? Бигрәк тә вәхшилекләре өчен җәзага тартылмаганнар берни булмагандай яшәүләрен дәвам иткәндә... Мондый кайгыны кичерергә нинди сабырлыклар кирәген Рәхимә апа үзе генә беләдер. Әле ярый янында пар канаты-терәге һәм тагын 5 баласы бар. «Бер бала – юк бала, ике бала – бер бала», дип менә шундый очракларны күз алдында тотып әйткәннәрдер, мөгаен.
– Безнең әни «мировая» дип әйтер идем. Бүгенге көндә 6 бала табып үстерү үзе зур батырлыкка тиң. Табу бер хәл, тәрбияләргә дә кирәк бит әле. Бу яктан да без әнигә чиксез рәхмәтле! Ул безне элеккечә итеп, эш белән тәрбияләде. Урамда юкны бушка аударып йөреп, начар гадәтләргә өйрәнергә вакытыбыз булмады. Үзләре дә әти белән бер дә тик тормадылар, совхозда да эшләделәр, өйдә дә. Бишәр бакча бәрәңге генә утырта идек. Яшелчәчелектә ярдәм иттек. Алар үрнәгендә үстек. Әни барыбызны да үзе бәйләгән җылы киемнән өзмәде, хәтта күлмәкләргә кадәр бәйләп кидертте. Яхшы теләкләр тели-тели, күңел җылысын кушып йомшак оекбашлар бәйләүче бүгенге сирәк дәү әниләрнең берсе ул. Гомумән, безнең өчен аңардан изге, анардан да яхшы әни юк! – ди кызы Дилбәр.
Балалар барысы да башлы-күзле. Рәхимә апа белән Вәсил абый 7 онык сөюче бәхетле дәү әни һәм дәү әти.

– Килен-кияүләребез дә менә дигән, Аллаһка шөкер, бик булганнар. Берсен дә өйрәтеп торырга кирәкми, балаларыбыз кебек, җир җимертеп эшли торганнар, мактап туймаслык, – дип сөенә Рәхимә апа. – Мәктәптә укыганда да биткә кызыллык китермәделәр, тормышта да. Дөнья көтәсегез бар, кулыгыздан бөтен эш килергә тиеш, дип өйрәтеп үстердек. Алга таба да шулай матур гына яшәсәләр иде.
Алар тормыш иптәше белән икесе дә лаеклы ялда булуларына карамастан – эшлиләр. Гомергә таңгы дүрттә торып хезмәткә күнеккән кешенең алтмышта да тик утырасы килми, күрәсең. Күз тимәсен, Ходай исәнлектән аермасын.
...Яңа елга да айдан «чүт» кенә артык вакыт калды. Бу бәйрәм әлеге матур гаилә өчен аеруча үзенчәлекле. Чөнки аны ел саен барлык балалар, туганнар бергә җыелышып уздыру Зариповларда традициягә әйләнгән. Йорттагы үзенә тартып тора торган яктылык, җылылык хуҗабикәдән торганын һәркем белә. Димәк, Рәхимә апа чын мәгънәсендә өйнең кояшы, зур хәрефләр белән язылырлык олы йөрәкле ӘНИ. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: