Яшел Үзән

Нерв системасын, бөтен органнарны зарарлый

Бу чорда энтеровирус инфекциясе таралырга мөмкин. Республикада, мәсәлән, аның 8 очрагы теркәлгән инде. Яшел Үзәндә авыру очраклары күзәтелмәсә дә, бик сак булырга кирәк.

- Бу авыру кискен йогышлы авырулар төркеменә кереп, нигездә эчәклекне зарарлый, - дип сөйли бу хакта кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе Яшел Үзән бүлеге белгече Ирина Фадеева. - Вируслар эчәклектә активлашып, үзәк нерв системасын, ашказаны-эчәк трактын, үпкә, бавыр, бөер һәм башка органнарны да зарарларга мөмкин. Бу инфекция, гадәттә, җәйге-көзге чорда тарала.
Инфекция кешегә ничек йога?
- Су, ашамлыклар, селәгәй аша, авыру кеше йөткергәндә һәм ютәлләгәндә йогарга мөмкин. Еш кына ул ачык сулыкларда су коенганда да йога. Күбрәк аның белән балалар авырый.
Авыруның төп билгеләре нинди?
- Авыру тән температурасы күтәрелүдән башланып китә. Кешенең башы авырта, косасы килә, коса. Эч авыртырга һәм эч китәргә мөмкин. Кайбер очракларда борын тыгыла һәм ютәл башлана. Авыруның 1-2нче көнендә тәндә, кулларда, аякларда бетчәләр чыгуы бар. Вирус канга эләгү белән авыру эчке органнарны зарарлап, җитди авыру очракларын китереп чыгара ала. Күзгә эләксә, коньюнктивит барлыкка килә, күз кызара.
Бу авырудан ничек сакланырга?
- Моның өчен гади кагыйдәләрне үтәү дә җитә. Суның бары тик кайнаганын гына эчәргә кирәк. Очраклы коелардан, сулыклардан эчмәү хәерлерәк булыр. Җиләк-җимешне яхшылап юып ашарга кирәк. Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү бик мөһим. Урамнан керү белән һәм ашар алдыннан кулларны сабынлап юарга, балаларны да шуңа өйрәтергә кирәк.

Әлфия Зыякаева әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: