Яшел Үзән

“Голос. Дети” проектында Татарстаннан Артур Әмиров катнашты

"Голос. Дети" проектында Казаннан 14 яшьлек Артур Әмиров катнашты. Ул соңгы сайлап алу турында чыгыш ясады.

Татарстаннан килгән яшүсмер инглиз телендә "Син миннән ни өмет итәсең?" җырын башкарды, тик аңа беркем дә борылмады.

Малай чак кына еламады. Тик аны жюри, башкаруың бик шәп булды, кушымтада гына тавышың түбән иде, дип тынычландырды. Дима Билан хәтта яшүсмер янына сәхнәгә дә чыкты, бу вакытта Артур аз вакытка булса да аның креслосында утырып алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: