Яшел Үзән

Наркотикларга бәйлелектән арындыра торган дару уйлап тапканнар

Россиядә наркотик бәйлелекне дәвалаучы дару уйлап тапканнар.

Әлеге препарат составындагы матдәләр наркотик кулланган кеше ала торган ләззәт хисен юкка чыгаралар икән. Кеше организмында дару тәэсиреннән антитәнчекләр эшләнеп чыга, һәм болары, үз чиратында, наркотикның баш миенә үтеп керүен тоткарлыйлар. Белгечләр әлеге яңа дару героин, морфин һәм дезоморфин бәйлелекләреннән булышырга сәләтле диләр. Быел аны хайваннарда сынап карыйлар да, әгәр нәтиҗәсе уңай булса, аннары кешеләргә бирә башлаячаклар.

shahrichalli.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: