Яшел Үзән

Наркотик таратучыларга җәза каты

Соңгы вакытларда наркотик матдәләрнең законсыз әйләнешенә бәйле гамәл кылучылар көннән-көн остара. Бу кәсепкә тотынучылар заманнан калышмыйча гына интернет челтәрен кулланып, тотылмас өчен тайниклар ясап, кулланучыларны җәлеп итә. Әмма кыңгыр эш барыбер беленә, хокук сакчылары да «йоклап ятмый».

Менә шулай Яшел Үзән прокуратурасы интернет челтәре кулланып наркотикларның законсыз әйләнеше белән шөгыльләнгән 20 яшьлек Руслан Сизовны (исем-фамилиясе үзгәртелгән) гаепләп, җинаять эшен судка җибәрде.
Тикшерүләрдән күренгәнчә, Сизов һәм тагын бер билгесез кеше, 2016 елның декабрендә контактка кермичә генә кулланучыларга синтетик юл белән ясалган наркотик матдәләрне сату турында сөйләшү алып баралар. Алар, аерым алганда Руслан Сизов ничек хокук сакчылары игътибарына эләгә соң?
Прокурорның өлкән ярдәмчесе Эдуард Миңнегалиев аңлатуынча, алдан сөйләшенгәнчә, билгесез зат Сизовка
7 грамм наркотик матдәне китереп бирә. Сизов үзенең җинаятьчел гамәлләрен башкару өчен алдан ук Рогачев урамындагы чәчтарашханәдә бер бүлмәне арендага ала. Ул Гоголь урамындагы йортлардагы подъездларда тайникларда шушы матдәне урнаштырырга тиеш була. Әмма Сизов үзенең җинаятьчел гамәлен ахырына кадәр эшләргә өлгермичә кала, аны Яшел Үзән полицейскийлары тоткарлый. Әлбәттә, ул тайникларга куелырга тиешле һәм аерым төргәкләргә салынган матдәләр табып алына. Сизов тоткарланганчы да, И.Заикин урамындагы тайниктан сату өчен 5,17 грамм наркотик матдә алып, аларны кулланучыларга җиткерү өчен Гоголь, Украинская, Паратская урамнарындагы йортлар подъездларындагы тайникларга куйган.
Сизов үз гаебен таныган. Ә менә суд әле генә яши башлаган һәм кыек юлга баскан егеткә нинди карар чыгарыр? Монда күрәзәче булырга кирәкми, аны бик җитди җәза көтә.
Әлфия Зыякаева

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 23 октября 2017 - 14:24
    Защити себя!
  • Тормышыгызда нәрсәләрне үзгәртер идегез?
    Проголосовало 38 человек
  • Яшел Үзән – Җиңү язы һәркем күңеленә яшәү дәрте, рухи көч өсти
  • Мин авылны сайлыйм!
  • «Ашыгырга ярамый, без бит балаларны йөртәбез!»
  • Яшел Үзәндә төрле милләт балалары татар телендә шигырьләр укыды
  • «Дуслар чабышы» Маяк спорт комплексында узды
  • Бакырчыда Мәүлид бәйрәме
  • Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиясендә ничек бәйрәм иттеләр?
  • Авыр атлетлар кабат Яшел Үзәндә
  • Бакырчыда каз өмәсе
  • Яшел Үзән полициясе бәйрәм итте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • 8 мая 2018 - 10:44
    Сатам Авылда йорт сатам.
  • 8 мая 2018 - 10:27
    Сатам ЖБИ-кольца, брусчатка заводского производства.
  • 20 марта 2018 - 15:31
    Игътибар! Түбән Урысбага авыл җирлегенә сәркатип кирәк.
  • 19 мая 2018 - 08:02
    ЧӘЧҮ БЫЕЛ АВЫР БАРА Аграр ел, уңыш җыеп алу белән көзен тәмамлана һәм кырларга беренче трактор керерлек булгач, язын кабат башлана.
    217
    0
    0
  • 18 мая 2018 - 07:21
    "Иң яхшы ишегалды" җәйге фотоконкурс старт ала Үзегезнең өй яны тирәсеннән фотоларыгызны җибәрегез.
    203
    0
    1
  • 21 мая 2018 - 08:35
    Яшел Үзәндә Сабан туе кайчан була? Татар халкының милли сабан туе Яшел Үзәндә 16 июньдә уздырылачак.
    121
    0
    0
  • 19 мая 2018 - 15:05
    Рәхмәт хаты Бакырчы авылында туып, хәзерге вакытта шушы авылда яшәүче, кадерле туганым, укытучым Рәхимулла кызы Рәйханә апа Зәйнуллинаның яңа гына табадан төшкән «Мин көзләргә гашыйк» һәм «Бакырчымда таңнар ата» дигән китапларын укып чыктым.
    115
    0
    1
  • 19 мая 2018 - 13:59
    Күчмә Кубок кемнәр кулында? Бөтендөнья бию көне уңаеннан Норлат мәдәният йортында зур бию бәйрәме булды: 23 авыл Күчмә кубокны алу өчен көч сынашты.
    106
    0
    0
  • 19 мая 2018 - 18:36
    Ачыктан-ачык: Илназ Гариповка әти булырга тәкъдим ясаганнар Популяр җырчы Илназ Гарипов белән соңгы арада әллә нинди хәлләр булып тора. Төрмәдә дә утырып чыкты, концертына памперслар да алып килделәр.
    94
    0
    0
  • 19 мая 2018 - 17:21
    «Хәзер ботымны кисеп бирәм!» дигәч, әнине кочып еладык Миңа 10 яшь. Кояшлы матур җәйге көн. Бөтен кеше бәйрәмгә, Сабан туена әзерләнә. Без, балалар да, матур күлмәкләр, яулыкларны хәзерлибез. Кинәт коточкыч хәбәр – сугыш. Аяз көнне яшен суккандай булды. Аптырау, елау... Менә шуннан башланды мәхшәр.
    92
    0
    1
  • 21 мая 2018 - 09:24
    Эш урыннарын бушаттылар ЯҮМР депутатлары сессиясендә Яшел Үзән муниципаль район башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиевнең үз теләге белән эшеннән китүе билгеле булды.
    91
    0
    1
Ночной режим