Яшел Үзән

Нарат күркәләреннән кайнатма - файдасы һәм зыяны

Нарат күркәләреннән кайнатма тәмле, гадәти булмаган һәм бик файдалы азыклар исемлегенә керә.

Борынгы заманнардан ук, мондый варенье төрле авыруларны дәвалау өчен киң кулланылган, ә аның гадәти булмаган тәме һәм хуш исе бу шифалы продуктка популярлык өстәгән генә. Нарат ул - фитонцид үсемлек булган мәңге яшел агач. Фитонцидлар - бактерияләр һәм гөмбәләрнең үсүен тәэмин итүче биологик актив матдәләр, һәм алар нарат күркәләрендә күп санлы. Әлбәттә, варенье өчен иске, күгәрек, карт күркәләр алу ярамый. Моның өчен озынлыгы 4 см дан артмаган яшь күркәләр алу мәслихәт. Нарат күркәсеннән кайнатма, барыннан да элек, сулыш органнары авыруларын, бронхитлар, плевритлар, пневмония, бронхиаль астма, туберкулез, шулай ук грипп һәм салкын тиюне дәвалау өчен кулланыла. Тәүлегенә ике аш кашыгы варенье кабул итү - дәвалауны тәэмин итәчәк. 
Нарат күркәләре ашказаны секрециясен көчәйтә, шуңа күрә аларны ашкайнату юллары белән бәйле проблемалары булган, шул исәптән язва вакытында да кабул итәләр. Бу төр варенье кандагы гемоглобин дәрәҗәсен күтәрә, сидерүче чара булып та тора. Күркәләрдә антиоксидантлар бар, алар ирекле радикалларны организмнан чыгара һәм яман шешкә каршы көрәшергә сәләтле. Нарат күркәләреннән вареньены шулай ук теш казналыгында авырулар булган очракта, авыруга каршы торучы чара итеп файдаланырга мөмкин. 
Үзенең бай составы аркасында, чыршы күркәләреннән ясалган кайнатма ялкынсынуга каршы, микробларга каршы һәм авыртуны баса торган үзлекләргә ия. Ул салкын тигән очракта, бронхит, пневмония, ангина, уретрит, цистит, остеохондрозны дәвалаганда алыштыргысыз. Бу продукт иммунитетны күтәрүгә ярдәм итә һәм инфаркт яки инсультлардан соң йөрәк һәм кан тамырларын торгызганда кулланыла. 
Әмма чамадан тыш әлеге төр продуктны кулланырга кирәкми - тәүлегенә 2 кашык варенье ашап кую җиткән. Аны 60 яшьтән соң олыларга, йөклелек, бала имезгән вакытта, гепатит белән чирләгән вакытта, кулланырга ярамый. 
Чыршы һәм нарат күркәләреннән варенье кайнатабыз. Моның өчен 1 кг яшь күркәне 3 литр су салып 4 сәгать пешерәбез. Шуннан соң күркәләрне кайнатмадан сөзеп алабыз, бирегә 1 кг шикәр өстибез дә, гадәти варенье кебек, ике тапкырга бүлеп пешерәбез. 
Күркәләр вареньесын ике төрле сул белән пешерергә була. 1 кг күркәне 15-20 минут кайнатырга, аннары 1 кг шикәр һәм 2 стакан кайнатмадан сироп ясап, анда күркәләрне салырга, шуннан соң тагын 30 минут пешерергә. Икенче ысул: 1 кг күркәгә 1 кг шикәр һәм 2 литр су алырга. Күркәләрне салкын суга урнаштырырга һәм бер тәүлек шуңарда төнәтергә, суын агызырга, ә күркәләрне ачылганчы, куе шикәр сиробында кайнатырга.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: