Яшел Үзән

Мылтыгы булмаса да, патроннар табылган

Полиция хезмәткәрләре Карамалы Тауда яшәүче 32 яшьлек ирнең йортында тентү барышында ату коралы өчен яраклы 170 данә патрон табып алган.

Экспертиза аларның куллануга яраклы булуын ачыклаган. Ир бу патроннарны ни өчен саклагандыр, шулай коралланып нинди ауга барырга җыенгандыр? Аю атаргамы, әллә башкагамы. Анысын да ачыкламый калмаслар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: