Яшел Үзән

Мулла Илендә яшәүче Эльмира Халыкара авыл хатын-кызлары көне бар икәнлеген белми дә

Бу атнада авылда хезмәт итеп яшәүче хатын-кызларыбыз үзләренең бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Андый бәйрәм дә бармени? - диярсез. Бар икән андый көн. Тик Сезнең аны календарьларда күрергә дә, ял оештырып билгеләп утырырга вакытыгыз юк шул. Чөнки Сез андый юк-бар ваклыклардан өстен, Сезнең нәфис иңнәрдә дөнья мәшәкате, дөнья йөге. Әлеге язмамда һәрбер...

Бу атнада авылда хезмәт итеп яшәүче хатын-кызларыбыз үзләренең бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Андый бәйрәм дә бармени? - диярсез. Бар икән андый көн. Тик Сезнең аны календарьларда күрергә дә, ял оештырып билгеләп утырырга вакытыгыз юк шул. Чөнки Сез андый юк-бар ваклыклардан өстен, Сезнең нәфис иңнәрдә дөнья мәшәкате, дөнья йөге.

Әлеге язмамда һәрбер авыл хатын-кызы үзен таныр, мөгаен. Чөнки аларның тормышлары бер-берсенә охшаш. Алар гомер-гомергә ирләре белән бер рәттән авыр физик хезмәттә - тик берсеннән дә бер зар сүзе ишетмәссең, чөнки башкача булуы мөмкин дә түгел. Ә күбесе, иремә җиңелрәк булсын, дип, бүрәнәнең юан башын да үзе күтәрә әле. Авыр сугыш елларында ат урынына җигелеп җир эшкәртүчеләр дә, ирләре кайтканчы авылны, нигезен саклап калучылар да шулар - сабыр һәм түзем авыл хатын-кызлары. Бүген сүзебез әлеге гүзәл затларның берсе, Мулла Илендә яшәүче Әнвәрова Эльмира турында булыр.

И тыйнак та инде бу авыл хатыннары! "Эшемнән бер сәгатькә дә калмыйм, язмагыз да, мактамагыз да!" - дип кырт кисте. Берничә сорауга җавап бирергә көчкә күндердек.

Эльмира 10 балалы гаиләдә 9нчысы булып дөньяга аваз салган. Мондый йортта теләсәң-теләмәсәң дә кечкенәдән эшкә өйрәнеп үсәсең. Чөнки кеше күп булган саен - эше дә шуның кадәр. Мәктәпне тәмамлагач Яшел Үзәнгә китеп 3 ел буе авылны сагынып яши ул, атна саен туган йортына атлыга. Шундый тыйнак, акыллы кызга авылдаш егете Галим күз сала. Ул да ишле гаиләдә туып үскән (7 бала), бер-берсен тиз аңлашып, кавышып та куялар. "Шәһәрне бер дә яратмадым, авылга кайтканыма беркайчан да үкенмәдем дә, үкенмәячәкмен дә", - диде Эльмира. 1991 елда тормышка чыкканнан бирле сыер савучы булып эшли. Хәзерге вакытта "Мулла Иле" мега фермасында кул астындагы 300 баш сыерны 12шәр сәгать сменалап сава. Ярты тәүлек эшләп кайттым, дип ятып йокларга вакыты юк авыл хатынының - өйдә җитмеш төрле мәшәкать көтеп тора: ике сыер, биш үгез, егерме биш баш сарык, тавыклар. Тормыш терәге Галим белән бер җан булып, бик тату, матур гомер кичерәләр алар. Шуңа да тормыш авырлыклары, тавык та чүпләп бетермәслек эш парлашып, киңәшләшеп башкарганда җиңел тоела аларга. Ире төп нигез сакчысы булганлыктан, әти-әнисе белән бергә яшиләр. Каенатасы Гомәр абый инде 2010 елдан бирле урын өстендә, каенанасы Хәйрикамал апа әле Ходайга шөкер, аякта. 85 яшьлек карт белән карчыкны да бала караган кебек тәрбияләргә вакыт табалар алар. Галим дә тормыш иптәше итеп Эльмираны сайлавына шөкер итеп туймый: "Ул минем дөньядагы иң уңган, иң булган, иң сабыр һәм йөзе белән генә түгел, күңеле белән дә иң гүзәл хатын", - ди. (Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сез иренең хатынын шулай төче телләнеп мактап торган, дип уйласагыз - ялгышасыз. Мин аның сөйләшкәндә гомуми сүзләреннән аңлаганымны кыскартып кына шулай турыдан "ярдым". Ялгышмаганмындыр, дип уйлыйм, чөнки аларның бер-берсенә ташлаган карашларыннан да җылылык, хөрмәт бөркелеп тора иде).

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: