Яшел Үзән

Мулла Иле авылында фольілор бәйрәмет (фотолар)

Ил йоласыз булмый. (Татар халык мәкале). "Гасырлар тирәнлегеннән агып килә торган халык иҗаты дигән дәрья бар. Бүген без шул дәрьяның көмешсыман бер йомгагын - халкыбызның бәетен мөнәҗәтләр дип аталган күңел җәүһәрләрен сезгә җиткерергә җыелдык",- дигән сүзләр белән башланып китте Мулла Иле мәдәният йортында үткәрелгән фольілор бәйрәме. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, милли йолаларын,...


Ил йоласыз булмый.

(Татар халык мәкале).

"Гасырлар тирәнлегеннән агып килә торган халык иҗаты дигән дәрья бар. Бүген без шул дәрьяның көмешсыман бер йомгагын - халкыбызның бәетен мөнәҗәтләр дип аталган күңел җәүһәрләрен сезгә җиткерергә җыелдык",- дигән сүзләр белән башланып китте Мулла Иле мәдәният йортында үткәрелгән фольілор бәйрәме. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, милли йолаларын, мәдәни мирасларын саклап калу һәм киләчәк буынга җиткерү максатыннан чыгып, "Идел аръягы" үзәкләштерелгән клублар системасы фольілор коллективлары арасында бәйге игълан итте. Районыбызның һәр мәдәният учагы бу бәйгегә ныклап әзерләнде. Алар төрле йолаларны, халкыбызның уеннарын, җыр-биюләрен яңарттылар. "аулак өй", "Әбием сандыгы", "Язгы ташу", "Кичке уен", "Май чабу", "Кыз яучылау" кебек йолаларны күрсәттеләр. Төбәктәге 23 клубның күбесендә инде фольілор бәйрәмнәре узды. Берсеннән-берсе уздырып әзерләнгән матур күренешләр, милли йолаларны күрсәттеләр.

Мулла Иле мәдәният йортының сәхнә түренә борынгы моңлы көй сибелә. Сәхнә чиккән сөлгеләр, җәймәләр, кашагалар белән бизәлгән. Залга гаять кызыклы, үзенчәлекле ядкарьләр, кул эшләре, өй бизәү әйберләре, көнкүреш җиһазлары, экспонатлар куелган. Татар хатын-кызларының күз нурларын , кул җылысын саклаган чигүле эшләрен карап, һәр кеше сокланды. Нәгыймә апа Галиева чиккән кашагалар - чын иҗат җимеше. Бу ядкарьләр иң әүвәл матурлыгы белән хәйран итә. Күз явын алырдай чигешле япмалар, челтәр җәймәләр, төсле эскәтерләр үзе бер хәзинә.

Йолаларыбызга хөрмәтле булуларын дәлилләп, энҗе калфаклар киеп, чуклы ак шәлләр ябынган апалар сәхнәнең бер ягында, икенче як түрдә ак яулыклы сылу яшә кызлар тезелеп утырганнар. Халкыбыз моң-сагышын, фани һәм бакый дөнья хәбәрләрен мөнәҗәтләрдә сүрәтләгәннәр. Кадрия апа Рәхмәтуллина искиткеч матур итеп көйләп "муса пәйгамбәргә мәдхия" дигән мөнәҗәтне, моңлы тавышы белән Сания Шәһабиева "Ялгыз ана" мөнәҗәтләрен әйткәндә күңелләр сафланып, йомшарып китте.

Мөнәҗәтләргә жанры буенча бәетләр якын тора. Бәетләр үзләренең фаҗигале булулары белән аерылып торалар. Аларда тарихи яисә шәхси фаҗигаләр чагыла. Менә Гөлсинә апа Сәлахиева барлык нечкәлекләрен, җирле үзенчәлекләрен дә кулланып - Зифа бәетен, Фәридә нуруллина халык җанына якын, кадерле итеп Гөлсем бәетен укыганда күңелләр мөлдерәмә булып тулды.

Кичә җыр-моң белән үрелеп барды. Хәдис Гыйззәтуллин татар халык көен уйнап җибәрүгә, бәйгедә катнашучылар "Ай йолдызым" җырын күңелле итеп башкардылар. Яшь кызлар чын милли итеп Кулъяулык биюен бик тә оста итеп биеделәр. Өлкән буын аларга кара-каршы басып Чабата биюен биеп күрсәтте.

Тормыш күрсәткәнчә, халык йолалары бик яшәүчән, аларның матур үрнәкләре әдәбиятта да сакланып килә һәм кабат яңартып җибәрүне, игътибарны көтеп яталар. Авыл клубының каршында гына йортта 19 гасыр ахырында Вафа исемле мулла яшәгән. Менә күптән түгел генә мулла кызы Рәхимә тарафыннан бер гасырга якын элек язылган кулъязмалар табылган. Бу кулъязмаларда Сак-Сок бәетенең ике төрле язылышы, Зифа, Ышна бәетләре, ирексезләп кияүгә бирелгән кыз бәете һәм бихисап күп шигырьләр сакланган. Авылның бик борынгыдан килә торган мондый хәлләрне үзендә саклавы - безнең рухи байлыгыбыз.

Бәйгедә катнашучы яшьләр тагын бер ядкарьне тамашачы игътибарына тәкъдим итте. Монысы моннан 70 ел элек язылган, 7 класс укучыларының истәлек дәфтәрләре, икенчесе егет-кызларның 1943-1944 елларда бер-берсенә язышкан хатлары, кулъязмалары.

Бәетләргә яңадан әйләнеп кайтыйк әле. Сак-Сок бәете халык арасында иң киң таралган, иң популяр һәм үлемсез бәетләрнең берсе. "Бу бәеттә Сак белән Сок дигән кошларга әйләнгән ике бала язмышы сурәтләнә. Бәет нигезендә ана каргышы төзәтеп булмаслык бәхетсезлеккә китерә дигән караш ята. Балаларның кош булып урманда очып йөрүләре кебек фантастик элементлар да бар. Бу әсәрдә фантастика белән чынбарлык тигез үрелеп барыла. Сак-Сок бәете гасырлар аша безгә килеп ирешкән әсәр",-дип бәян итте Зөләйха апа Сафина һәм фольілор төркеме җырлап та күрсәтте.

Кичәнең икенче өлешендә балалар драмтүгәрәге сәхнәләштергән Сак-Сок бәетен күрсәттеләр. Ана ролен Сиринә Насыйбуллина кешеләр йөрәгенә үтеп керерлек итеп искиткеч оста башкарды. Сак белән Сокны Илназ Биктаһиров һәм Айнур Төхвәтуллин яратып, охшатып уйнадылар. Эмиль һәм Адел Җиһаншиннар, Рәлинә Яруллина, Рәзинә Хәлилова, Ләйсән Рәхмәтуллина бик тә килештереп, үз рольләрен оста башкарды.

Фольілор кичә бик тә эчтәлекле, тарихи вакыйгаларга нигезләнеп төзелгән иде. Катнашучыларның һәрберсе мирасыбызны күңеле аша үткәреп, тамашачының йөрәгенә җиткерә алды.

Мирасның иң кадерлесе халыкның телендә, гореф-гадәтендә, йолаларында, бәйрәмнәрендә саклана. Ул мирас буыннан-буынга, гасырлардан гасырларга тарих чылбыры булып үрелеп барсын иде.

Гөлфинә Канакова.

Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: