Яшел Үзән

Мәшһүр җитәкчеләр тәрбияләгән Гомәр абый

- Хәзер заводка бик аз кеше бара - безнең заманда урам тутырып килә иде халык. Эшсезлек дигәннәре шуннан да чамалана инде, - дип башлады сүзен Гомәр абый. Эшсезлек - безнең заман бәласы. Лаеклы ялга чыккан кешегә ул берничек тә кагылмый кебек. Әмма танышымның җәмгыятебез чирен игътибарсыз калдырмавы да гаҗәп түгел:...

- Хәзер заводка бик аз кеше бара - безнең заманда урам тутырып килә иде халык. Эшсезлек дигәннәре шуннан да чамалана инде, - дип башлады сүзен Гомәр абый.
Эшсезлек - безнең заман бәласы. Лаеклы ялга чыккан кешегә ул берничек тә кагылмый кебек. Әмма танышымның җәмгыятебез чирен игътибарсыз калдырмавы да гаҗәп түгел: өлкән буында җаваплылык хисе шулай көчле тәрбияләнгән инде. Алай гынамы соң! Әле шул мәсьәләне хәл итү юлын да белә ул.
- Машина төзелеше тармагы заводларын күтәрергә кирәк. Анда бик күп төрле һөнәр ияләре: токарьлар һәм фрезерлаучылар, шомартучылар һәм штампчылар, эретеп ябыштыручылар һәм газ белән кисүчеләр, слесарьлар һәм инженерлар хезмәт куя. Җыеп кына әйткәндә, бар кеше дә эш таба анда! - дип дәлилләп аңлатты үз фикерен мөхтәрәм ветеран.
Ни кызганыч, өлкән буын кешесе белән килешми дә булмый шул. Үзе машина төзү тармагы ветераны булганга арттырыбрак җибәрә инде ди­сәк тә, хаклы ул. Кешене күпләп җыя торган хезмәт оештырыла бит анда. Узган гасырда әлеге тармак заводлары гөрләп торганга күрә, эшсезлек дигән бәла борчымаган җәмгыятьне. Хәзер эшләре сүрелде заводларның. Машина төзелеше дип аталган тармакның җәмгыятебез өчен әһәмиятле ягы, беренче чиратта, шуннан гыйбарәттер дә әле.
Инде килеп, нигә нәкъ менә Гомәр абый белән сөйләшергә уйлавымның сәбәбен дә әйтим. Соңгы вакытта мәгълүмат чараларында хезмәт кешесе һәм, гомумән, завод турында мәкаләләр чыкса да, ул, гадәттә, җитәкче сүзенә таянып кына язылган була. Журналистлар белән сөйләшергә предприятие хуҗасы үзе генә чыга шул. Югыйсә, ул җитәкләгән хуҗалыктагы эшне кем күтәрүен дә беләсе килә. Мин үзем инженер булгач, завод тормышын беләм һәм андагы эш Гомәр абый кебек оештыру сәләтенә ия кешеләр - мастерлар иңсәсендә торуын да яхшы аңлыйм.
...Гомәр абый белән мин, сүз куешканча, кеше эшкә бара торган иртәнге сәгатьтә очраштым. Урамда көтәрмен дип әйткән иде ул телефоннан сөйләшкәндә. Үзе күп еллар эшкә йөргән шул урамны иртәнчак әйләнеп керергә ярата икән. Әйе, күрешкәч, сүзебез шулай бүгенге заман проблемасыннан башланып китте.

Алтын куллы оста
Гомәр абыйның заводта узган еллары турында исә, фото-альбомнарын һәм төрле елларда бүләкләнгән Мактау грамоталарын карый-карый, өенә кергәч сөйләштек. Ул үзенең тормышын заводта узды дип әйтә. Кызыл сүз түгел бу. 1955 елда һөнәри училищены тәмамлагач, Яшел Үзән корабль төзү заводына эшкә кереп, шунда 46 ел хезмәт куйган бит кеше.
Кырык алты ел заводта эшләү дәверендә алган мактау кәгазьләре кебек бүләкләре калын бер альбомда шып­лап тулып торса да, үзен бик тыйнак тотты ветеран. Теленә салынмыйча эш белән танылу гадәте канына сеңгән инде завод кешесенең. Үзе өчен менә шул бүләкләренең иң кадерлесе кайсы дигән соравыма ул:
- «Алтын куллы оста» дигән мактаулы исем! - дип өздереп җавап бирде. Хикмәт нидә икәнлеген шундук аңлатып та күрсәтте:
- Заводта эшчегә бирелә торган иң мәртәбәле исем иде ул, юкка гына «Алтын куллы оста» дип аталмагандыр инде. Бүләкләнгән чагым әле дә истә. Аңа кадәр әллә ни бүләкләр алган да юк, егерме сигез яшь кенә миңа. Залы шыгрым тулган мәдәният йортында, бөтен халык тын калып карап торганда сәхнәгә чыгып, директорның кулыннан кызыл кенәгәне алганда йөрәк нык типте шул...
Завод күләмендә исеме күренгәч, Гомәр Хәлил улы Абдуллинның дәрәҗәсе дә күтәрелә башлый: бригадир, мастер, өлкән мастер, участок җитәкчесе...
Дөрес, Гомәр абыйның үзенең болай карьера баскычларыннан үргә менүенә исе китми. Дәрәҗә үссә дә, асылда, эш - шул ук мастер мәшәкатьләре инде, диде ул. Ягъни җитәкләгән участогыңда план өчен һәм шунда эшләүчеләр өчен - кыскасы, барысы өчен дә җаваплы булу, дигән сүз бу.

Абдуллин участогы
Мастер мәшәкатьләре, дигәннән, завод тормышының нигезен, асылда, нәкъ менә шул тәшкил итә дә инде. Җимешнең төше, дисәң ярый мастерны. Айлык планны үтәүне оештырыр­га тиеш ул, һәм шул ук вакытта, эш башыннан түләнүче хезмәткәрләрне хезмәт хакы белән тәэмин итү дә аның изге бурычы... Гомәр абый эшләгән машина төзелеше тармагы цехы гаҗәп тә үзенчәлекле дә әле. Ай саен яңа төр конструкцияләр ясала анда. Бу сиңа, бер үк әйберне күп­ләп җитештереп, сан артыннан куу гына түгел инде! Хезмәтне оештыру үтә четерекләнә. Мастерның планны үтәү өчен бөтерелгәндә аккан тирләре күлмәгендә ак тоз булып кибә... Менә бу эшкә, гадәттә, уку йортларын тәмамлап, заводка килгән яшьләр куела һәм ул дөрес тә. Яшь кеше менә шул участокта, кем әйтмешли, үз кулы белән хезмәт оештырырга өйрәнә дә инде. Булачак җитәкчеләр эшче кеше белән эшләргә дә шунда остаралар. Гомәр Абдуллин участогында сабак алдым, дип горурлана торган булганнар алар. Заводта шундый гыйбарә йөргән ул чакта. «Әгәр җитәкченең бездә эш оештырыр­га кодрәте җитсә, ул бүтән җаваплырагында да алдырачак!» - дигәннәр участокның тәҗрибәле эшчеләре дә. Чыннан да, бу цехта чарланган җитәкчеләр башкаларында да алдырганнар. Шунда канатларын ныгытып, заводның җаваплы урыннарында хезмәт куйган осталарның исемнәрен байтак әйтте Гомәр абый. Кайбер предприятиеләрне җитәкләүчеләр дә үз вакытында тәрбия алган анда. Бу мәкаләмдә шуларның берсен генә әйтү дә җитәр кебек.

Генераль директорның лейтенант чагы
Радик Шәүкәт улы Хәсәнов - шундый уңганнарның берсе. Бөтен илгә мәгълүм «Серго исемендәге Яшел Үзән заводы» җитештерү берләшмәсе» җәмгыятенең генераль директоры Радик Шәүкәт улы да эш оештыру тәҗрибәсен әлеге цехта туплый башлый. Ул институтны тәмамлагач килә анда. Яшь белгеч мастер буларак таныша завод хезмәте белән. Һәм, кем әйтмешли, күз ачып йомганчы, цех җитәкчесе урынбасары урынына күтәрелә. Җитез һәм бик зиһенле иде, дип искә алды аны Гомәр абый. Завод эшендә беренче чыныгуларын үткән Радик Шәүкәт улы армия хезмәтеннән соң да шунда кайта. Хәер, офицер киемен кигәч тә онытмый ул коллективны. Хезмәтен Казанда үткәргән яшь лейтенант еш кайта Яшел Үзәнгә, бергә эшләгән иптәшләре белән очраша, бәйрәм демонстрацияләрендә дә катнаша. Менә 7 ноябрь демонстрациясе вакытында төшкән фото рәсемен дә табып күрсәтте Гомәр абый... Яшел Үзән халкы «Серго» дип кенә йөрткән куәтле берләшмә, үз вакытында, егерме меңгә якын кешене эшле иткән. Туксанынчы елларда - предприя­тиенең мөшкел хәлгә төшкән чагында җитәкче рулен кулына ала Радик Шәүкәт улы. Һәм, мәгълүм булганча, «Серго»ның данын ул тагын да югарырак күтәрүгә иреште.
Ильяс САЛИХҖАН

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: