Яшел Үзән

Мөршидә апа чәчәкләр ярата

Мөршидә Ихсановаларның капкаларын ачкач, бер мәлгә туктап калдым. Ишегаллары шау чәчәктә иде аларның. Тигез күтәрелгән алсу, сары, кызыл төсле чәчәкләргә мөкиббән китеп карап тордым. Көз көне мондый матурлыкны күргәч, ирексездән, гаҗәпкә калдым шул. Авылларга еш чыгам мин, әмма биредәге кебек күп итеп чәчәк үскән ихатаны беренче тапкыр күрүем иде. Җәй...

Мөршидә Ихсановаларның капкаларын ачкач, бер мәлгә туктап калдым. Ишегаллары шау чәчәктә иде аларның. Тигез күтәрелгән алсу, сары, кызыл төсле чәчәкләргә мөкиббән китеп карап тордым. Көз көне мондый матурлыкны күргәч, ирексездән, гаҗәпкә калдым шул.
Авылларга еш чыгам мин, әмма биредәге кебек күп итеп чәчәк үскән ихатаны беренче тапкыр күрүем иде. Җәй көне анда кешенең һәр минуты кадерле, гөлләр үстерергә вакыты да җитми, билгеле. Кош-корт һәм мал-туар асраганда кыен да әле ул.
Күгәйдә яшәүче Мөршидә апа исә үзләренең ихаталарын менә шулай матурларга уйлаган. Сәбәбен өйләренә кереп сөйләшеп утырганда әйтте:
- Мин үзем чәчәкләр яратам. Яңа йорт җиткереп искесен сүткәч, аның урынында гөлләр үстерәбез дидем. Яз җитүгә җирен әзерләп шунда чәчкә чәчәбез хәзер!
Күгәйгә килеп танышкан өлкән яшьтәге апабыз менә шулай табигый гүзәллеккә гашыйк булып чыкты. Яше җитмеш тугызга җиткән Мөршидә апага гаҗәпләнеп тә сокланып та карыйсың. Без аның яшендәгеләрне болай да хөрмәт итәбез. Аның сөйләгәнен тыңлаган чагында күңелемдә олы яшьтәге әби-апа­ларыбызга карата ихтирам хисе тагын да ныгый барды дип әйтә алам. Башкача мөмкин дә түгел! Менә шул өлкән буын күтәргән бит илне сугыштан соңгы авыр елларда. Әйтик, Мөршидә апа бала чагыннан ук колхоз эшенә керешкән.
- Унбер яшемдә Свияжскидан чәчү орлыгы ташый башладым. Юлчыга янчык та авыр, ә безнең җилкәдә егерме килолы капчык! Шул араны җәяү күпме урый идек без, исем китә хәзер... Аннары атка атланып җир тырмаладым. Менә сиңа, унбер яшьлек кыз бала! - дип сөйләде ул үзенең нинди хезмәт белән чыныга башлавын.
Түзсә дә түзәр икән кеше! Менә шулай колхозда игенчелектә башлый хезмәт юлын кечкенә Мөршидә. Көз җиткәч аны терлек фермасына күчерәләр. Беренче кышны 46 башмак карап чыга ул. Маллары да ачлы-туклы бит әле аның, алларына салырга саламнан гайре берни дә юк. Бозланып каткан саламны ташып иза чигүләре бүгенгедәй хәтерендә аның. Терлекләрне исән-имин кыш­латуына үзе дә аптырый хәзер. Тәки шул терлек фермасында эшләп китә Мөршидә апа. Унҗиде яшендә ферма белән җитәкчелек итә башлый. Булачак ире Хәлим абый белән дә шунда таныша. Яшьлек елларын һәм, гомумән, гаилә тормышын да эшеннән аермый ул:
- Фермада узды яшьлегебез. Иртә таңнан караңгы төнгә хәтле маллар арасында. Хәлим дә шунда эшли иде. Унҗиде яшемдә аның белән гаилә корып җибәрдек. Язылышкан гына идек, Хәлим кинәт авырып китте әле. Үземнең эшне дә алып барам, аның урынына көтү дә көтәм... Менә шундый кызыклар булгалады. Унтугызда беренче баламны таптым, аннары икенчесен, өченчесен, дүртенчесен. Гаиләбез ишле булды, әмма эштән аерылмадым, ул чакта декрет ялы юк иде ич. Инде кырыкка җиткәч бишенчесе, төпчегем, туды. Бусында декрет ялы алырга була иде инде. Безнең «Ильич» колхозы рәисе Галим абый миңа: «Мөршидә, ялыңның акчасын да түлим, әмма эштән китмә. Синең урынга куяр кешем юк», - диде. Шулай итеп декретка да чыкмыйча балаларны үстердек. Иң мөһиме, гаиләдә тавыш чыкмавы бит. Балалар бәхете өчен тырыштык. Хәлим белән без барлыгы илле сигез ел гомер иттек. Тату яшәгәч, яңа йорт та төзеп куя алдык. Аллаһка шөкер, иркен яшибез хәзер. Бабай гына иртәрәк китте, ике ел инде үлгәненә. Авыр туфрагы җиңел була күрсен...
Мөршидә апа шунда сүзеннән өзелде. Әмма ямансулавы озак дәвам итмәде. Өйгә күңелле шаулашып малайлар килеп керде. Хуҗабикәнең йөзен елмаю яктыртты.
- Оныкларым болар, менә шулар белән юанам мин хәзер! - диде бәхетле әби.
Монда инде тагын сораулар биреп торасы да юк кебек. Аның киләчәктә дә сау-сәламәт яшәвен телисе генә кала.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: