Яшел Үзән

Мәрхәмәтле язмыш, туган җирдән аермачы мине гомергә

Туган як! Туган җир! Туган туфрак! Туган төбәк! Туган табигать!

Һәрбер кеше өчен нинди газиз, тирән мәгънәле сүзләр! Алар һәркем йөрәгендә яши һәм вакытлар үтү белән тагын да байый, тулылана, ачыграк төс ала бара. Туган җир!
Нинди соң ул минем туган җирем, туып-үскән газиз төбәгем? Моны гади сүзләр белән генә аңлатып бирергә һич тә мөмкин түгел шул! Ерак җирләргә ургылып агучы елгалар да, камышлы зәңгәр күлләр дә - минем газиз туган җирем ул. Шулай ук дөньяда тиңе булмаган матур чәчкәләргә, яшәү куанычы белән очып йөргән кошларга, күбәләкләргә дә туган якның җылысы салынган.Туган якның гүзәллеген, аның сихри матурлыгын һәр кеше тоеп үсәдер. Зурмы, кечкенәме - һәр кешегә үзенең туган төбәге, аның табигате, кешеләре якын була. Без яшәгән җирдә дә элек-электән ата-бабаларыбыз гомер кичергән. Аларның йолалары, бәйрәмнәре буыннан буынга сакланып калган.
Туган якның бай тарихы һәм культурасы, табигате һәм көнкүреше - болар барысы да кече яшьтән үк балалар тормышының бер кисәгенә әверелә. Безнең аңыбыздагы һәм тойгыларыбызда чагылган таныш урыннар, акрынлап Ватан образын күзалларга ярдәм итә.
Минемчә, һәр кешенең йөрәгенә якын, җанына җиңеллек бирә торган урыны булыр­га тиеш. Туган ягын, авылын яратмаган кешеләрне мин күз алдыма да китерә алмыйм. Мин шәһәр кызы булсам да, күңелем авылга тарта. Әтием - Буа районыннан, әнием - Яшел Үзән районының Әрә авылыннан. Җәйге ялларымда мин әлеге авылларның икесендә дә ял итәргә тырышам.
Яшьлекләрендә авылларын ташлап чит җирләргә киткән кешеләр дә, туган туфрак­ларын сагынып, аның табигатенә сокланып, җырлар, шигырьләр язалар. Мин дә чын күңелемнән әнием туып үскән Әрә авылын яратам, аның гүзәллегенә сокланам. Минем өчен ул - туган авылым. Авылымны сөймәслек тә түгел шул. Авылымның бер ягын тау, ә икенче ягын Әрә елгасы әйләндереп алган.
Җәй көннәрендә болын өстеннән талгын җил искәндә, болын өстенең дулкынлануыннан күзләреңне ала алмый торасың. Нинди генә чәчәкләр юк анда! Әйтерсең лә, табигатьтә булган бар төсне шунда җыйганнар. Искиткеч гүзәллек! Әнә шул болын өстеннән әкрен генә иртәнге кояш күтәрелә. Әкияти манзара эчендәге авылым, җәйләрен көннән - көн матурлана, яшеллеккә күмелә. Кеше үз гомерендә бер кайчан да туган җирен оныта алмый. Оныткан очракта да, яшь вакытында гына. Олыгайган көннәрендә ул барыбер, туган авылын, шәһәрен, гомуми әйткәндә туган җирен исенә төшерә һәм анда кайтырга омтыла башлый.
Туган авыл, туган як темасы - язучылар һәм шагыйрьләр өчен дә мәңгелек тема. Туган ягыбызның гүзәл табигате кешегә яшәү өчен көч, дәрт бирсә, шагыйрьләргә илһам, иҗатларына ямь өсти. Һәр язучының, һәр шагыйрьнең әсәрендә туган як якты образ булып, иҗатның буеннан буена сызылып бара. Безнең Яшел Үзән ягы турында сүз кузгалганда, беренче булып аның җырларга кергән тугайлары, тугаенда сайраучы пар сандугачлары, шул сандугачлардан калышмаучы мәшһүр җырчылары күз алдына килеп баса.
Кулымда - якташым шагыйрь, журналист Илгизәр абый Фазлуллинның «Күгеш чишмәсе» дигән зәвыклы, матур итеп эшләнгән китабы... Әлеге китап Илгизәр абыйның олы апасы Фазлуллина Әминә апа тарафыннан (ул әле минем әниемнең беренче укытучысы да)дәү әнием һәм бабама бүләк ителгән.
Лилия Әсәдуллина,
Яшел Үзән
Тулырак - газетаның 70нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: