Яшел Үзән

Монда һәркем эшли алмый

Фәния турында миңа язуы рәхәт тә, шул ук вакытта җаваплы да. Бергә уйнап үскән күрше кызы бит ул! Кардан ачылып килгән тауда учак ягып бәрәңге пешергән, гөрләвекләр куган, «питке» сикергән, «врач-врач» булып уйнаган чаклар... Балачактан ук үтә тырыш, туган җанлы, тыныч холыклы иде Фәния. Бүген минем алдымда үзен ышанычлы тотучы,...

Фәния турында миңа язуы рәхәт тә, шул ук вакытта җаваплы да. Бергә уйнап үскән күрше кызы бит ул! Кардан ачылып килгән тауда учак ягып бәрәңге пешергән, гөрләвекләр куган, «питке» сикергән, «врач-врач» булып уйнаган чаклар... Балачактан ук үтә тырыш, туган җанлы, тыныч холыклы иде Фәния.
Бүген минем алдымда үзен ышанычлы тотучы, һәр сүзен үлчәп сөйләүче һәм шул ук вакытта эчкерсез, ягымлы ханым - Фәния Габдрахмановна. Үзен авырулар көтүе сизелеп тора. Чыннан да, процедура кабинеты алдында чират, Фәния ханым кая китте инде, дип торалар.
Китми Фәния Габдрахман кызы, монда инде 13нче елын эшли. Яшел Үзән медицина училищесын тәмамлауга, Горький исемендәге заводның медсанчастендә эшләп ала, аннары, тернәкләндерү үзәге ачылгач, бирегә килеп, процедура шәфкать туташы булып эшли башлый.
Физик мөмкинлеге чикле кешеләр гади кешеләрдән әллә ни аерылып тормасалар да, авыру аларның күңелен барыбер җәрәхәтли. Шуңа күрә тернәкләндерү үзәгендә эшләү биредәге хезмәткәрләрдән аеруча мәрхәмәтле, ярдәмчел булу белән бергә, грамоталы белгеч булуны да таләп итә. Ә Фәния Габдрахмановнага Ходай Тәгалә мондый игелекле сыйфатларны өеп биргән. Үзәктә кем белән генә сөйләшмә, барлык авырулар да оешма эшеннән канәгать, ә Фәния ханымга бигрәк рәхмәтле. Соңгы биш елда гына Ольга Мешанина белән парлашып эшлиләр, аңа кадәр 8 ел дәвамында процедура кабинетының бердәнбер хезмәткәре булды ул. Көн саен аларның мәрхәмәтле куллары аша 80-90 авыру үтә. Барысына да диярлек даруны кан тамырына салу кирәк. Ә моны рәттән 40 тапкырдан артык бары үз эшенең остасы гына башкара ала.
Бөтен коллектив хөрмәт иткән ханым өендә дә хөрмәтле ана. Йөзеннән иман нуры бөркелеп торган улы Радик белән килене Ризәлә әни дип өзелеп тора. Бүген улы барысы бергә җыелып яшәү өчен җылы оя кору - өй салу мәшәкатьләре белән йөри. Кызы Гүзәл Татарстанның мәдәни күгендә балкыячак йолдыз - консерваториянең IV курсында укып йөри. А.Фәйзрахманов җитәкчелегендәге татар дәүләт фольклор ансамбле белән илләр гизәргә өлгергән җырчы. Оныгы Амира да аның юанычы. Дәү әтисе - ире Идрис кенә бу көннәрне күрә алмады: төзелештә производство травмасы алып, фаҗигале төстә үлеп китте. Әмма ул барысының күңел түрендә: балаларыбыз чын кеше булсын, хәләлем авырлык күрмәсен, дип тырышты бит ул...
Газетага язу өчен җитәкчелек сине тәкъдим итте, дигәнемә Фәния Габдрахмановна аптырап калды. «Кемнедер аерып күрсәтү бик үк дөрес тә түгелдер инде ул. Чөнки без коллективта, авырулар аякка басып кайтып китсен, тизрәк тернәкләнсен дип, бер йодрык булып тупланып эшлибез. Горничная булсынмы ул, табибмы, шәфкать туташы яки массажистмы, шуның бер генә чылбыры өзелсә, яки йомшаграк булса да, тиешле нәтиҗәгә ирешеп булмый. Шуңа күрә коллективның һәр кешесе мактау тактасына эләрлек бездә. Инвалидларны тернәкләндерү республика үзәге - бары тик шифалы һәм алтын куллылар, миһербанлы һәм шәфкатьле йөрәклеләр генә эшли торган җылы йорт. Башкалар монда эшли алмый», - диде ул.
Гүзәл Минһаҗева

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: