Яшел Үзән

МОГҖИЗА ЯНЫБЫЗДА ГЫНА (2нче бүлек)

Мин нәрсә уйларга да белмәдем. Тышкы кыяфәтенә караганда – Исламов тилегә охшамаган.

Утыз биш яшь тирәсе, озын буйлы, ыспай, брюнет – миңа ошый торган тип. Сөйләшүенә караганда, югары белемле һәм ахмак түгел. Бай. Нормаль гаилә булдыра алмыйм, дигән фикер кайдан килде икән аңа? Нигә аны суррогатка алыштырасы килә? Мин бик озак уйландым. Нәрсәсе беләндер бу  «чудик» мине каптырды. Нәрсәдер аның тәкъдимен кире кагарга ирек куймады. Нәтиҗәдә, әлеге «нәрсәдер»нең гап-гади файда булуын аңладым. Бизнесменның хатын хезмәтен башкарган өчен тәкъдим иткән хезмәт хакы минем хәзергесеннән ун тапкырга артык... Ә мин шуның өчен якты көн күрми, инде берничә ел ял да алмый «сөрдем». Һәм мин бераз икеләнеп торганнан соң, ризалаштым. Ошамый икән, контрактны теләсә кайчан өзә алам.
Шулай итеп мин, уңышлы журналисттан – ялланган хатынга әверелдем. Әти-әниемә һәм дусларыма, коммерцияле фирмага сәркатип булып урнаштым, дидем. Офис шәһәр читендә булганлыктан, махсус арендага алынган фатирга күчендем, дип аңлаттым. 
Бизнесмен хатынының көне бик иртә башлана. Алтынчы яртыда торып «иремә»  иртәнге аш әзерлим. Ике катлы зиннәтле йортта, әлбәттә, хезмәтче бар. Тик хуҗа аны төнгегә калдырыр­га яратмый иде.  Шуңа күрә, таң тишегеннән «хуҗабикәгә» әзерләргә туры килә. Аннары «ир» эшкә китә, ә «хатын» өй һәм үзе белән шөгыльләнә. Һәм мин хәйран калып, «яңа татар» хәләл җефетенең тормышы бик үк шәп һәм ирекле булмавын ачыкладым. Хезмәтчеләр белән идарә итәргә, барлык сатып алуларны һәм чыгымнарны контрольдә, утар тирәсендәге мәйданнарны карап, тәртиптә тотарга кирәк. Болардан тыш, көн саен матурлык салонына һәм фитнес-үзәккә йөрү чын мәгънәсендә газап. Һәрвакыт чибәр булу туйдыра. Бик тә киеренкелектән котыласы, һич югы бер көн булса да парикмахер, косметолог һәм массажистка бармый каласы килә. Иске футболканы киеп, чипсы кимереп телевизор каршында аунау сагындыра. Әмма бу мөмкин түгел, көн минутына кадәр билгеләнгән.
Данияр «хатынының культура дәрәҗәсен күтәрү» өстендә эшләүдә нык торды. Һәм мин бик кыйммәтле, әле икебана, әле тайларча массаж ясарга, әле ирләр психологиясен өйрәткән семинарларга йөрдем. Ә кичләрен «ирем» белән төрле темаларга әңгәмә корып «сайрарга» тиеш идем. Даниярның холкы бер дә «шикәр» булып чыкмады. Ул һәрдаим миңа түләгәнен исемә төшереп торды, бик сирәк рәхмәт әйтә һәм шул ук вакытта минем аңа мәхәббәтле күзләрем белән каравымны таләп итә. Дөньядагы белән үземне әрлим һәм һәр кич, иртәгә үк китәм бу эштән, дип сүз бирә идем. Тик... иртәгәсен алтынчы яртыда плитә янына торып басам. Шулай итеп ике ай узып китте. Мин бик нык яхшы якка үзгәрдем, тагын да чибәрләндем. Спорт белән шөгыльләнү һәм стилист тырышлыгы үзенекен итте. Мин чын «светская львица»га әверелдем... «Ирем» белән дөньяга чыга башладык, кичәләргә, театрларга, презентацияләргә йөрдек. Ир-егетләр миңа игътибарлы була, хатын-кызлар артымнан көнләшеп пышылдашып кала, фотоларым төрле журналларда күренә башлады. Таныш­ларым танымаса ярар иде, дип борчылдым. 
Бер көнне Данияр шалтыратып, өйгә кунарга кайтмаячагы турында әйтте. Көтмәгәндә ачуым чыкты, хыянәтче «иремә» каты сүзләр әйтүдән чак тыелып калдым. Аның ниндидер озынаяклы буш баш белән күңел ачуын күз алдыма китереп, үземә урын таба алмадым. Төне буе күземә йокы кермәде. Ә иртән гашыйк булуымны аңладым. Кай арада? Ничек? Ул күзле бүкәнгә ничек гашыйк булып булсын?! Тик факт – факт булып калды. Мөнәсәбәтләребез башында мин кабул иткән «файда»  – ошату булган, тора-бара шул мәхәббәткә әверелгән. 
Хәзер минем өчен эшем газапка әйләнде. Данияр элеккечә үк ихтирамлы, әмма салкын булып кала бирде. Төнгә битемнән «пәп» итә дә... үз бүлмәсенә кереп китә. Мин – бары тик ялланган хезмәтче! Ә хатын-кыз түгел. эшемнән китәргә дә көчем җитмәде. Мин тормышымны үземнең Исламовымнан башка күз алдына китерә алмый идем инде. Тәмлерәк ризык әзерләп өлгерү өчен таңгы биштә үк сикереп торам. Иң матур күлмәкләремне киям, өйдә дә кунакка баргандагы кебек зыялы һәм гүзәл, төнге уникегә кадәр аны көтеп утырам. Ул үзгәрешләрне күрде... һәм хезмәт хакымны арттырды.
Мин ябыктым, начар йоклый башладым. Күз төпләремә шәүлә төште. Бер көнне кич белән, Данияр эшеннән гадәттәгедән соңрак кайтты һәм мин кәефемнең юклыгын яшерә алмадым. Ул  «хатынына» күз кырые белән генә карап, коры гына кызыксынды:
–Ни булды?
–Гафу ит, – дидем мин ирен читемне тешләп. – Контракт моны тыя...
Ул миңа якын ук килеп иңнәремнән тотып күзләремә карады. Мин башка тыелып тора алмадым, елап җибәрдем.
–Мин башка болай булдыра алмыйм! Яши алмыйм болай! Мин бу контрактны өзәм, шайтаныма олаксын!
–Нишлисең инде, ярар, – диде ул салкын гына читкә тайпылып. – Иртәгә хисап алырсың. Сине нәрсә канәгатьләндермәгәнен белергә ярыймы?
Мин:
–Дурак! Син – сукыр идиот! Күрә алмыйм үзеңне! – дип кычкырып, йодрыкларым белән аңа ташландым. – Мин сине күрә алмыйм!
–Ниһаять! – диде ул, җиңел сулап һәм мине кысып кочаклап алды. – Белсәң иде бу сүзләрне минем ничек озак көткәнемне!
Мин аптырап, авызымны ачып аңа карап каттым.
–Мин дә сине яратам, матурым, – диде Данияр елмаеп һәм йомшак кына үбеп алды. – Һәм бу юлы инде чынлап, минем хатыным булуыңны телим.
Минем язмамны укып, әкият бу, чынбарлыкта алай булмый, дип уйларга мөмкин. Әмма бу чынлап та шулай, реаль тормыштан, реаль очрак. Без нигәдер начарлыкка бик тиз ышанабыз, ә яхшы нәрсәләргә – бик авыр. Могҗизалар безнең янда гына, аларга ышанырга кирәк һәм алар чынга аша башлаячак. Теге вакытта үземнең принцип­ларыма таянмавыма, хатын булып яллануыма мин бик шат. Әгәр дә кире уйлаган булсам, үземнең насыйбымны тапмаган булыр идем. Бер айдан безнең туй, чын туй...

Асия, 29 яшь.
Ахыры. Башы сылтама буенча http://yashel-uzan.ru/news/yash%D3%99esh/mogiza-yanybyzda-gyna

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: