Яшел Үзән

Могҗиза тудыручы Гөлсирин

Кул эшенә оста: бәйләүче, тегүче, чигүче, юк кына әйберләрдән гүзәллек тудыручы кешеләргә кызыгам мин.

Мәктәптә укыганда үземнең дә төрле оекбашлар, киемнәр бәйләргә өйрәнеп караганым булды анысы, тик бу мавыгуым шуның белән тәмамланды дисәң дә була. Чөнки миңа мондый сәләт бирелмәгән.

Күгәйдә яшәүче Гөлсирин Әбделхәева белән танышкач, кул осталарына булган соклануым кабат артты. Кайдан вакыт таба да, кайдан гына уйлап чыгара, диген син?!

Гөлсирин тумышы белән Теләче якларыннан. Яшел Үзәннең медицина көллиятен тәмамлаган. Бергә укыган дус кызы белән Күгәйгә кунакка кайткач, аңа авылның иң шәп егетләренең берсе Алмаз күз сала. Яшьләр 8 ай очрашып йөргәннән соң, гаилә кора. Инде бүген берсеннән-берсе матур, акыллы өч ул тәрбиялиләр. Кул эшләре белән Гөлсирин элегрәк тә шөгыльләнгән булган, нык­лап торып, ел ярым элек кызыксына башлый. Кул эшләре арасында ниләр генә юк: бисердан гөлләр, агачлар, кәгазьдән аккош­лар... Үрнәкләрен исә интернеттан эзли, китаптан таба, кешедә күрә.

- Берәр әйбер ясарга утыргач, мин тынычланып, рәхәтләнеп китәм. Бөтен дөньямны онытып, иҗат эшенә чумам, үземә ләззәт алам. Оекбашлар да бәйлим. Сорап бәйләтүчеләр дә күп. Иҗат җимеш­ләремне мәктәпкә, балалар бакчасына бүләк итәм. Менә бу орхидея гөлен бер көндә ясап була, - дип сөйли Гөлсирин.

Чынлап та, һәркемгә дә мондый сәләт бирелми. Гади генә целлофан пакеттан да чәчәкләр ясау өчен фантазияңнең бай һәм кулыңның алтын булуы кирәк. Ә Гөлсириндә бу сыйфатларның барысы да бар. Ул рәсем ясарга да хирыс, авыл мәдәният йортында бәйләү түгәрәге оештырган. Теләге булган һәркемгә үзенчәлекле, матур оекбашлар бәйләргә дә өйрәтә.

Җәен исә бакча тутырып яшелчәсен үстерә, тирә-юньне чәчәккә күмә. Каз-үрдәкләрен дә күп итеп тота. Әле бик тәмле итеп камыр ризыклары пешерүен дә белдек, бу серне авылдашлары ачты. Болай Гөлсирин мактанып, күп сөйләшә торганнардан түгел. Уллары да чын егетләр булып үсеп килә. Күгәйдә милли көрәшне Сирин белән Ильмирдан башка күз алдына китереп булмый, алар гел алдынгы урыннарда, өйләрендә дә малайларга шөгыльләнү өчен аерым бер почмак булдырылган.

Булганнан бар да була, дигән сүзләрне Әбделхәевлар гаиләсенә төбәп язу һич арттыру булмас иде. Түгәрәк гаиләгезгә күзләр генә тимәсен.

Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: