Яшел Үзән

Мәүлид бәйрәменә рәхим итегез!

Бу айда пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең туган көне - Мәүлид бәйрәме. Аны Ислам дөньясында мөбарәк көн буларак билгеләп үтәләр.

Яшел Үзәндә дә аны быел зурлап билгеләргә җыеналар. Бәйрәм якшәмбе көнне - 20 декабрьдә А.М.Горький исемендәге мәдәният сараенда булачак. Мөхтәрәм тамашачылар өчен бик эчтәлекле программа әзерләнгән. Пәйгамбәребез тормышын чагылдырган сәхнә күренешләре, конкурслар, викториналар, хәзрәтләр чыгышлары оештырыла.
Бәйрәмгә теләүчеләрнең барысы да чакырыла. Ул 14 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: