Яшел Үзән

Мәктәпкә гаджет кирәкме?

Мобиль элемтә чарасы хәзер безнең тормышка бик нык үтеп керде. Кесә телефоныннан башка өйдә дә, урамда да яшәешебезне күз алдына китереп булмый.

Бу гаджетның уңай яклары бик күп булса да, тискәре йогынтысын да яхшы белергә кирәк. Бигрәк тә үсеп килүче буын өчен ул даими кулланыла торган «уенчык» түгел. Соңгы вакытта мәгариф учреждениеләрендә бу темага бәхәсләр куерганнан куера. Якын киләчәктә, бәлки, нинди дә булса закон уйлап табарлар. Тик менә төймәгә басарга яраклашып ук туган балаларны аннан читләштерү мөмкин булырмы икән? Чөнки смартфон сабыйга имезлек тә, уенчык та һәм, хәтта, кайчакта әти-әнине дә алмаштыра ала. Шулай да белгечләр бу уңайдан ни әйтер икән соң?
Агымдагы елның 14 августында Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анна Попованың «Гомуми белем бирү оешмаларында мобиль элемтә җайланмаларыннан файдалану турында методик тәкъдимнәре» расланды. Әлеге тәкъдимнәр буенча без «ТРның гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Яшел Үзән филиалының гомуми гигиена буенча табибы Надежда Костюкка мөрәҗәгать иттек:
–Тәкъдимнәр чыгаруның төп максаты Россия Федерациясе мәгариф оешмаларында мобиль элемтә җайланмаларыннан файдалану, укучыларның сәламәтлеген профилактикалау һәм белем бирү процессының нәтиҗәлелеген арттыру тәртибен билгеләү булып тора, – дип сүзен башлады белгеч. – Кыскасы, бу үзенә күрә заман таләбе дә. Чөнки смартфоннар белән эш итәбез, ә аларга карата бернинди чикләүләр дә, кануннар да әлегә юк дәрәҗәсендә. Аерым алганда, балаларга кагылышлы өлешендә. Тикшерүләр күрсәтүенчә, мобиль элемтә җайланмаларын иртә яшьтә куллана башлау баланың психикасын бозуга китерә, гиперактивлык, ярсучанлык китереп чыгара, хәтер һәм акыл сәләтен киметә, коммуникативлыгын боза, йокысын какшата.
Йокларга ятар алдыннан электрон чаралар кулланган балалар психологик һәм физиологик киеренкелек кичерә.
Россия галимнәренең тикшеренүләре нәтиҗәсе буенча, белем бирү оешмасында кесә телефоннарын кулланучы балаларда мобиль җайланмалардан файдаланмый торган яшьтәшләреннән аермалы буларак, тискәре реакция ачык ланган. Бу реакция хәтер һәм игътибарның начараюы, аудиомотор реакция тизлегенең кимүе, ярсучанлык арту, йокы бозылу кебек күренешләр белән чагылган.
Үткәрелгән тикшеренүләр смартфоннан файдаланган укучыларның өлгереше турында сөйли: ул көн саен мобиль элемтә чарасына вакытын сарыф итә, уку тестларын начаррак үти. Шулай итеп, телефонны интенсив куллану – уку, дәресләрне үзләштерү эшчәнлегенә тискәре йогынты ясарга мөмкин.
Тикшерүчеләр мондый бәйлелекне күп максатчанлык феномены белән бәйли. Телефон функцияләренең күп булуы, бер төр активлыктан икенчесенә даими күчеп торуны таләп итә. Бу материалны үзләштерүнең начарлануына һәм өлгерешнең кимүенә китерә.
– Надежда Александровна, укыту эшчәнлегендә смартфоннарны куллануны тыю буенча дөнья тәҗрибәсе бармы? 
– Бөекбританиядә мәктәптә телефоннан файдалануны тыю 16 яшьлек укучыларда тест тапшыруның уңышлылыгын 6,4 процентка арттырган. Австралия, Бельгия, Бөекбритания, Канада, Малайзия, Нигерия, Франция, Үзбәкстан, Угандада балалар, шул исәптән мәгариф учреждениеләрендә мобиль элемтә җайланмаларын куллану тәртибе буенча тәкъдимнәр эшләнгән. Франция мәктәпләрендә барлык төр кәрәзле телефоннар, шулай ук планшетлар һәм смарт-сәгатьләрне тыю буенча закон кабул ителгән. Бельгиядә һәм Бөекбританиядә кәрәзле телефоннарны куллануны тыю мәсьәләсе һәр мәктәп буенча аерым хәл ителә. 2019 елдан Онтарио провинциясе (Канада) һәм Яңа Көньяк Уэльс штаты (Австралия) мәктәпләрендә, 2012 елдан Малайзиядә һәм Нигериядә, 2013 елдан Угандада кәрәзле телефоннардан файдалану тыела.
– Белем бирү оешмаларында мобиль элемтә җайланмаларын куллануны тәртипкә салу буенча нинди тәкъдимнәр кертелә?
– Россия Федерациясенең муниципаль районнарның җирле үзидарә һәм шәһәр округларының мәгариф өлкәсенә, гомумбелем бирү учреждениеләренә сәламәтлек торышы буенча мондый җайланмалардан файдалануга мохтаҗ балалардан тыш (1 типтагы шикәр диабеты вакытында кандагы шикәр мониторингы һ.б.), белем бирү оешмасында мобиль элемтә җайланмаларын куллануга бәйле рәвештә балаларның сәламәтлегенә һәм үсешенә зыян китерү куркынычын киметү максатларында, гаджетларны куллануны чикләү турындагы мәсьәләне карарга тәкъдим ителә. Әлбәттә, бу мәсьәлә астында күп нәрсәгә аңлатма бирергә кирәк булачак. Укучыларның мобиль элемтә җайланмаларын саклау урыннарын алдан билгеләү, уку процессы барышында смартфоннан файдалануны чикләү буенча тәкъдимнәр бар. Телефоннан файдалану культурасын булдыру да яки аларны тәнәфес вакытларына куллану (шалтырату яисә смс-хәбәрләр өчен) кебекләр дә тәкъдим ителә.
Балалар сәламәтлегенә тискәре йогынтыны киметү максатыннан, мобиль элемтә җайланмаларын муенда, билдә, кием кесәләрендә йөртмәскә, әлеге чаралар белән элемтә вакытын мөмкин кадәр кыскартырга, элемтә сигналын тотрыксыз кабул итү шартларында телефоннан шалтыратуларны чикләргә (автобус, метро, поезд, автомобиль), төнгә телефоннарны 2 метрдан артык ераклык та урнаштырырга киңәш ителә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: