Яшел Үзән

Мисырга да бара алмыйлар, акчаларын да югалталар

Россия Президенты Владимир Путин кичә, 6 ноябрь көнне, Россиядән Мисырга самолет рейсларын туктату турында карар кылды. Ул ФСБ җитәкчесе Александр Бортников киңәшенә колак салган. Шул ук вакытта Путин махсус хезмәтләрнең хәзерге вакытта Мисырда булучы россиялеләрне исән-имин килеш туган илебезгә кире кайтаруына кагылышлы әмер дә бирде.

Ростуризм башлыгы Олег Сафронов хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Мисырда 45 меңнән артык россияле ял итә. Аларның кире кайтуы мөмкин кадәр планлаштырылган (ягъни билетларда күрсәтелгән) вакытка якынайтып оештырылачак дип вәгъдә ителде.

Әмма бит Мисырга билетларны алдан алып, китәргә өлгермәгән россиялеләр бар. Аларга үз ялы турында онытып торырга туры киләчәк. Әмма акчалар инде түләнгән бит. Россия гражданнарына путевка бәяләренең 60-70 % гына кайтарулары ихтимал икән. Компенсация артыннан үз туроператорыңа мөрәҗәгать итәргә кирәк.

- Туроператор акчаларны тулы күләмдә кайтара алмас, мөгаен, чөнки ул берникадәр чыгымнар тоткан инде. Ә 60-70% компенсация түләүгә исәп тотарга мөмкин, - дигән"Турярдәм" ассоциациясе директоры Вячеслав Басов.

Чыганак - интертат.ру

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: