Яшел Үзән

Минтимер Шәймиев Зөя утрау-шәһәрлегендә мәчет төзү турында хәбәрне “ялган һәм уйдырма” дип атады

ТР Дәүләт Киңәшчесе ММЧда булган имеш-мимешләргә карата үз фикерен әйтте

ТР Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу буенча "Яңарыш" фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Зөя утрау-шәһәрлегендә мәчет төзеп, анда татарларны күчереп утырту хакында ММЧ да булган имеш-мимешләргә карата үз фикерен җиткерде.

Искәртеп үтәбез: Интернет сайтларның берсендә петиция урнаштырылган иде. Ул РФ Дәүләт Думасы Рәисе Дмитрий Медведевка һәм РФ мәдәният министры Владимир Мединскийга адресланган. Петиция "Зөянең үзенчәлекле рус йөзен саклап калыйк!" ("Спасем уникальный русский облик Свияжска!") дип атала. Аның беренче вариантында утрау-шәһәрлектә мәчет төзеләсе хакында әйтелә. Соңрак бу мәгълүмат алып ташлана. Зөя авыл җирлеге башлыгы Владислав Четверкин әлеге мәгълүматны "саташу" дип атады. Минтимер Шәймиев тә шундыйрак рухтагы фикерен җиткерде.

"Әгәр аларның аз гына булса да намуслары бар икән, алар алдашкан һәм ялган сөйләгән өчен гафу үтенергә тиеш", - диде ТР Дәүләт Киңәшчесе бу уңайдан.

Язма «ТАТАР-ИНФОРМ» мәгълүмат агентлыгыннан алынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 23 октября 2017 - 14:24
    Защити себя!
  • Тормышыгызда нәрсәләрне үзгәртер идегез?
    Проголосовало 41 человек
  • «ЯҮ» журналистлары язгы кыр эшләре барышы белән танышты!
  • Яшел Үзән – Җиңү язы һәркем күңеленә яшәү дәрте, рухи көч өсти
  • Мин авылны сайлыйм!
  • «Ашыгырга ярамый, без бит балаларны йөртәбез!»
  • Яшел Үзәндә төрле милләт балалары татар телендә шигырьләр укыды
  • «Дуслар чабышы» Маяк спорт комплексында узды
  • Бакырчыда Мәүлид бәйрәме
  • Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиясендә ничек бәйрәм иттеләр?
  • Авыр атлетлар кабат Яшел Үзәндә
  • Бакырчыда каз өмәсе
  • 8 мая 2018 - 10:44
    Сатам Авылда йорт сатам.
  • 8 мая 2018 - 10:27
    Сатам ЖБИ-кольца, брусчатка заводского производства.
  • 20 марта 2018 - 15:31
    Игътибар! Түбән Урысбага авыл җирлегенә сәркатип кирәк. Югары хезмәт хакы.
Ночной режим