Яшел Үзән

Минтимер Шәймиев: “Зөя утрау-шәһәрлеген тел шартлатырлык шәһәргә әйләндерергә кирәк”

Зөядә яңа музейлар барлыкка килергә мөмкин (Казан, 11 декабрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бүген Казан Кремленың Вәкиллекле корпусында ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фонды Попичительләр советы утырышы уздырылды. Утырышта Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фондының...

Зөядә яңа музейлар барлыкка килергә мөмкин
(Казан, 11 декабрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бүген Казан Кремленың Вәкиллекле корпусында ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фонды Попичительләр советы утырышы уздырылды. Утырышта Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фондының башкаручы директоры, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР Премьер-министры урынбасары - Министрлар кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, башка министрлыклар җитәкчеләре, дин әһелләре, галимнәр һ.б. катнашты. Чараны фондның Попечительләр советы рәисе, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев алып барды.
Утырышта күтәрелгән иң төп мәсьәлә Зөя (Свияжск) утрау-шәһәрлеген ЮНЕСКО исемлегенә кертү буенча башкарган эшләр һәм киләчәккә планнар белән таныштыру булды.
Иң элек Минтимер Шәймиев Болгар шәһәренең ЮНЕСКО исемлегенә кертү, ЮНЕСКО җитәкчесенең Болгарда башкарган эшләрне югары бәяләве хакында сөйләде. Ул шулай ук, Болгарда язу музее булдыру буенча эш алып барылуын, әлегә ЮНЕСКО тарафыннан рөхсәт алырга гына кирәклеге хакында хәбәр итте. Борынгы Болгарда элек 20 мунча булган һәм якын киләчәктә аларны торгызу эшләре башланачагы хакында мәгълүмат бирде. Кешеләр бернәрсәгә дә мохтаҗ булырга тиеш түгел, дип саный Минтимер Шәймиев.
"Хәзерге вакытта Зөя утрау-шәһәрлегендә иң тарихи соборлар торгызыла. Аларның берсе төзекләндерелеп ачылды инде. Зөядә музей эше буенча зур эш алып барыла, күп музейлар инде булдырылды һәм яңалары төзеләчәк. Зөя утрау-шәһәрлеге - музей-шәһәр булырга тиеш. Бу бәлки көчле яңгырыйдыр, әмма Зөя бик үзенчәлекле, бик матур шәһәргә әйләнә бара", - диде Попечительләр советы рәисе. Ул татарстанлыларның бу өлкәдә эш алып бара белүләре, бары "йомшармаска" кирәклеген искәртте. Шулай ук, Зөядә урнашкан кайбер агач биналар элеккеге хәлендә саклап калырга мөмкин булуы хакында сөйләде һәм утраудагы һәр йорт, кем милке булуына да карамастан, билгеләнгән булырга тиешлегенә басым ясады. "Зөяне тел шартлатырлык шәһәргә әйләндерергә кирәк. Хәзерге вакытта Успение соборын торгызуга зур игътибар бирү бик мөһим. Әлеге собор утрауның иң төп соборына әйләнәчәк", - диде ул.
Попечительләр советы утырышында ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова Зөя утравын төзекләндерү эшләре, ирешкән уңышлар һәм киләчәкккә планнар турында чыгыш ясады. Ул әлеге утрау-шәһәрлекнең ачык һавадагы музей булуын искәртте һәм Зөянең тарихында зур урын тоткан Успение соборы һәм Троица чиркәве хакында сүз алып барды. "Успение соборы үзенең Изге Христофор һәм Явыз Иванның исән вакытта ясалган портретлары диварларга төшерү белән үзенчәлекле", - диде Светлана Персова һәм әлеге соборда башкарылган техник эшләр, тепмература режимын саклау буенча нәрсәләр эшләнелгәне хакында мәгълүмат бирде.
Минтимер Шәймиев исә, Успение соборында даими тепмература булдыру, төзекләндерелгәннән соң да соборны саклап калу бер дә җиңел булмаячагын, моның өчен яңа технологияләр кулланырга, башка ысуллар уйлап табарга кирәклеге хакында искәртте.
Министр урынбасары Троица чиркәве төзекләндерү буенча да зур эшләр башкарылганы, чиркәүне элеккеге халәтенә кайтару өчен күп тырышлык кирәклеге хакында сүз алып барды. Ул, шулай ук, Зөя хакында булган материалларны туплап басма итеп чыгару, ЮНЕСКО исемлегенә керү өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге хакында да әйтеп узды.
Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин Зөя утрау-шәһәрлеген мәдәни мирас буларак файдалану, дәүләт тарафыннан аны саклау өчен ниләр эшләргә кирәклеге турында фикерләре белән бүлеште. "Зөядәге барлык биналарны да бөрбөтен итәргә кирәк: монда тарихи әһәмияткә ия XVI гасыр бинасы, ә тегендә торак йорт дип кенә карау дөрес түгел: аларны бер дәрәҗәдә саклау мөһим. Утрауның һәр квадрат метры үлчәнелгән, билгеләнгән булырга тиеш, чөнки анда яшәүчеләр, күп очракта, ул җирләренең нинди тарихи кыйммәткә ия булуын белмәскә дә мөмкин", - диде һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына Зөя утравын саклау, анда видеокүзәтү җайланмалары урнаштырырга ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.
Александр Тыгин фикеренчә, утрау-шәһәрлектә вакыйгаи туризмны үстерү өчен барлык шартлар да бар. Мисал өчен, 15 декабрьдән алып 15 гыйнварга кадәр Зөядә Яңа ел чаралары узачак. Моңа әзерлек эшләре башланган инде. Утрауда боздан сыннар ясала, кызыклы программалар эшләнелә. Узган ел 19 гыйнвар - Чукындыру көненә генә дә Яшел Үзән территориясенә 60 меңнән артык кеше килгән булган. Быел да әлеге вакыга уңаеннан туристлар, бәкегә чумарга теләкләре булган христианнар өчен чаралар оештырылак. Биредә яшәүче һәр кешенең утрау тормышында катнашырга җәлеп итәргә кирәклеген, сувенир продукциясе сәүдәсе, рәсем сәнгате өлкәсен үстерү буенча эш алып барылуын ассызыклады.
ТРның туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов хәбәр иткәнчә, быел 11 ай эчендә Зөя утравында 179 мең турист булып киткән, узган ел бу 108 меңне тәшкил иткән. "Утрауга керү контрольдә тотылмый, әлеге эшне җайга салу мөһим бурыч булып тора. Кыска вакыт эчендә утрау территориясендә юл билгеләре куярга һәм юл кагыйдәләрен үтәүне тәэмин итәргә, туристлар өчен ашап алу урыннарын арттырырга, аларны ризык белән тәэмин итәргә, квалификацияле медицина ярдәме күрсәтү, елга вокзалы тирәсендә машина кую өчен урын булдыру кирәк", - диде ул эшлисе эшләр хакында.

Зөя утрау-шәһәрлегендә экскурсияләр уздырырга гидлар җитмәү мәсьәләсенең кискен булу проблемасын кузгатып: "Зөя утравы − ул дөньякүләм мөһим туристик объект, шуңа да туристларга хезмәт күрсәтү югары дәрәҗәдә оештырылган булырга тиеш", - диде Сергей Иванов чыгышында.
Минтимер Шәймиев бу җитешсезлекләр хакында: "Безгә үз-үзебезгә ышаныч җитми. Республика өчен мөһим булган сорауларны куярга кирәк, алар, һичшиксез, чишелеш табачак. Зөядә туристларга хезмәт күрсәтүчеләр арасында һәр турист өчен көрәш барырга тиеш", - диде.
Зөя утравы "Богородица-Успение соборы" ирләр монастыре вәкиле сүз алып, биредә туристлар өчен генә түгел, ә гыйбадәт кылу урыны итеп җәмәгатьчелеккә җиткерергә кирәклеген, могахлар җитмәү мәсьәләсен күтәрде.
Зөянең "Зөя утрау-шәһәрлеге" дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музее директоры Артем Силкин сүзләренчә, утрауда туризмны үстерү өчен, туристлар өчен яңа маршрутлар, яңа объектлар, музейларлар өчен яңа мәйданнар булдырырга кирәк. Яңа маршрутта рәссам Г. Архиееров музее, Өяз медицина музее, Елга пиратлыгы музее, Православие мәдәнияте музее, Вакыйгаи музей (төрле даталарга бәйле рәвештә) барлыкка килергә мөмкин. Ул, шулай ук, хәзерге вакытта Зөя утравы дәүләткә елына якынча 250 миллион сум акча китерә ала, килчәктә бу сумманың тагын да арту мөмкинлегенә ия, диде.
ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, хәзерге вакытта үз эшен белеп һәм җиренә җиткереп башкаручы музей хезмәткәрләре аз, диде һәм Артем Силкинның хезмәтен югары бәяләде., дип яза ТАТАР-ИНФОРМ агенттлыгы хәбәрчесе Лилия Локманова. http://img-fotki.yandex.ru/get/9303/5783126.2f/0_bdbe1_5063a1c_L.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: