Яшел Үзән

Минем яраткан укытучым

Укытучы, мәктәп... Бу сүзләрне ишетүгә колагыма көмеш кыңгырау чыңы ишетелеп киткәндәй була.

Инде ул көннәрдән алып сигез ел узып китте. Еллар белән бергә укый тоган дәрес­лекләр дә, укытучылар да алышынды. Әйе, инде минем укытучыларым шактый. Алар бөтенесе дә бик әйбәт, үз һөнәрләрен белә һәм ярата. Мин бөтен укытучыларны да хөрмәт итәм һәм безгә белем бирүләре өчен аларга бик рәхмәтлемен. Араларында минем яраткан укытучым - Резедә Һидиятова. Ул безнең сыйныфта татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта. Үзенең көләч йөзе, ягымлы күз карашы һәм тыныч тавышы белән барыбызны да үзенә каратты, күңелләребезгә ачкыч тапты. Менә шулай зур сабырлык белән безне белем диңгезенә алып кереп китте. Резедә Һидиятова дәресләрне мавыктыргыч, кызык итеп алып бара белә. Авыр темаларны да җиңел һәм аңлаеш­лы итеп ачып бирә. Ул безнең арабызда берәр нинди аңлашылмаучанлык килеп чыгуын, авырып китүебезне яки кәефсез чагыбызны бик тиз сизеп ала. Тырышканны күреп, мактый, кирәкле урында ачулана да белә. Кызганыч, без кайчак­ларда билгеләребез белән аның күңелен дә төшерәбез, әмма аларны шундук төзәтергә дә тырышабыз. Ә инде «4», «5»леләр алган көнебез безнең өчен зур шатлык. Иң кызыгы шунда: «Тырышып укысагыз, «5»леләр алсагыз, ул сезнең миңа бүләгегез», - ди. Әлбәттә, һәр укытучыга укучылары үз фәненнән яхшы билгеләр алганда бик тә күңелле. Мин Резедә Һидиятова алып барган әдәбият дәресләрен бик яратам. Ул шундый матур итеп безгә шигырьләр, хикәяләр укыганда, үзеңне шул шигырьләрдәге бакчаларда кебек итеп хис итәсең. Язучыларның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнгәндә, төрле презентацияләр кулланып, безнең игътибарны үзенә җәлеп итә. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә туган телгә мәхәббәт, халкыбыз­ның үткәне, киләчәге белән кызыксыну, горурлану хисләре тәрбияли. Безнең уку һәм фикерләү сәләтебезне үстерү, әхлаклылык, гаделлек, матурлыкны күрә белү сыйфатлары булдыру - апабызның хезмәт максаты.
Укытучының эш нәти­җәсе укучы эшчәнлегендә чагыла, дип уйлыйм мин. Резедә Һидиятова безне олимпиадаларга, төрле конкурсларга әзерли. Ата-аналар, укытучылар алдында чыгышлар ясый, тәҗрибә уртаклаша. Минем укытучымның исеме дә җисеменә туры килә. Ул гөл кебек матур, наз­лы. Аның белән hәрвакыт серләшәсе, күңелдәгене сөйлисе, көлеп кенә торасы килә. Тәнәфескә кыңгырау булгач та, укытучыбыз яныннан китәсе килми. Резедә Һидиятованың сыйфатлары миңа бик ошый. Мин көн дә күтәренке күңел белән мәктәпкә барам, чөнки анда мине яраткан укытучыларым көтә. Минемчә, Резедә Һидиятова hөнәренә тугрылыклы, олы җанлы, киң күңелле, зирәк hәм таләпчән, зур ихтирамга лаек укытучы. Бәя биреп бетергесез авыр хезмәтендә укытучыбызга иҗади уңышлар, күңел байлыгы телисе килә.
Диләрә Айметдинова,
14нче лицей укучысы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 20 января 2018 в 20:27
    Мулла Иле егете бит ул! Узган елның декабрь ахырында Яшел Үзән шәһәре һәм районының 50 сәләтле укучысы музыка театрының колонналы залында башлык Александр Тыгин белән очрашты. Мондый бәхет республика, бөтенроссия буенча фән олимпиадаларында, иҗади бәйгеләрдә, билгеле спорт ярышларында җиңү яулаган, иҗтимагый тормышта актив катнашкан балаларга елмайды. Башкаларга үрнәк булып торган укучыларның әти-әниләре дә чакырулы иде.
    26
    0
    0
  • 20 января 2018 в 18:40
    «Бакырчымда таңнар ата» Әй, Бакырчым, минем туган җирем, Тирә-якта сиңа тиңнәр юк! Туган авылының чын патриоты, аның әле бик күп гасырлар яшәвен бар булганы белән теләп, киләчәге, язмышы өчен ихлас борчылучы шәхес, бакырчылы Рәйханә Зәйнуллинаның «Бакырчымда таңнар ата» дип тирән мәгънә салынган исем астында 287 битле китабы яңа гына табадан төшеп, дөнья күрде.
    36
    0
    0
  • 20 января 2018 в 16:59
    Рамил Әсхәдуллин: «Әти безнең белән аралашмыйча яшәсә, трагедия булыр иде» Рамил Әсхәдуллин күпләргә Гамил Әсхәдуллинның улы һәм «Мунча ташы» театрында җырлап йөрүче егет буларак таныш. Җырлаудан кала, аранжировка, көйләр язу белән дә шөгыльләнә ул. Мәктәптә укыганда егетнең каратэ белән шөгыльләнәсе килсә, Гамил абый аны оста баянчы итеп күрергә тели.
    25
    0
    0
  • 20 января 2018 в 15:26
    Күңелемдәгесен әйтәм Идел катса да, шатлык китермәде. Авылга барыбер юл кыскармады. Боз кичүе - бер якка 170 сум. Артык кыйммәт. Әйләнгечтән кайтырга туры киләчәк.
    35
    0
    0
  • 20 января 2018 в 14:05
    Аерылышкач та хатынның баласына алимент түләргәме? – Бер хатынга өйләнеп аның баласын уллыкка алырга телим. Аерылыша калсак аның алимент таләп итмәячәге турында өйләнешү килешүендә (брачный контракт) язып буламы? Баласын да, үзен дә минем торакта теркәгән очракта, шулай ук аерылыша-нитә калсак, проблемалар булмасмы икән?
    20
    0
    0
  • 20 января 2018 в 12:50
    «Яшел Үзән» остаханәсе Кыш – кошларга аеруча авыр ел фасылы. Чөнки нәкъ менә бу вакытта аларга азык табуы авырая. Һәм кошлар безнең ярдәмгә мохтаҗ. Моның өчен әйдәгез җимлекләр ясыйк. Ә аны ясау ысуллары бихисап. Без сезгә иң гадиен тәкъдим итәбез.
    25
    0
    0
  • 20 января 2018 в 11:12
    Сайлауларга бар да әзер 2018 ел сайлауларының кайчан буласы инде һәркемгә мәгълүм – бу 18 март. Шулай ук, 6 елга президентлыкка кемнәрнең кандидат булып торуларын да һәркемнең беләсе килде. 12 гыйнвар төнендә бусы да ачыкланды. Исән-имин, билгеләнгән датаны җиткереп, күңелебезгә хуш килгән ил башлыгын гына сайлыйсы калды.
    29
    0
    0
  • 20 января 2018 в 09:52
    Урамда – кыш... Чана, чаңгы шуар чак Спорт белән шөгыльләнү бүген, чынлап та, модада. Элек тә чаңгыда, тимераякта шуа, хоккей уйный идек инде, диярсез. Шулайдыр да, тик бүген авылларда, берсеннән-берсе күреп, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга омтылучыларның көннән-көн артуы үзенә бер күңелле. Авылны һич кенә дә кышкы йокыга талган дип әйтеп булмый, җәмәгать. Киресенчә, кичен салада икенче тормыш башлана гына әле.
    40
    0
    0
  • 20 января 2018 в 08:40
    Дмитрий Рогозин: «Без сезнең эштән канәгать» А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводында 22160 проектындагы патруль корабле сериясендә алтынчы корабльгә нигез салу тантанасы булды.
    22
    0
    0
  • 19 января 2018 в 19:47
    Яшел Үзәндә татар телен өйрәнергә теләүчеләр шактый җыелган Яшел Үзәндә мәчетләр оештырган татар теле курсларында тел һәм дини, милли, кыйммәтләр турында сөлиячәкбез, - ди Яшел Үзән имам-мөхтәстибе.
    63
    0
    0
  • 19 января 2018 в 16:27
    Татарстанда -25 градуска кадәр суыта Урыны белән бераз кар явачак.
    52
    0
    0
  • 19 января 2018 в 15:32
    Ялганга ышанмагыз! Татарстан Республикасында пенсионерларга Пенсия фондының биш мең сум күләмендә акча түләү белән бәйле мошенниклык очраклары күзәтелгән. Әмма бу хәбәр дөреслеккә туры килми, быел андый өстәмә түләү көтелми.
    62
    0
    0
  • 19 января 2018 в 14:22
    Иң кайнар яңалыклар Олы Яке мәктәбе укучылары бу көннәрдә тырышып җимлекләр ясый. Алардан мәктәптә күргәзмә оештырылачак. Аннан төрле номинациядә җиңүчеләр ачыкланачак. Җимлекләрне өйләренә алып кайтып элгәннән соң, укучылар күзәтүләрен проект эшендә тәкъдим итәчәк.
    92
    0
    0
Реклама
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!
  • Бакырчыда Мәүлид бәйрәме
  • Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиясендә ничек бәйрәм иттеләр?
  • Авыр атлетлар кабат Яшел Үзәндә
  • Бакырчыда каз өмәсе
  • Яшел Үзән полициясе бәйрәм итте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Газовикларның риск зонасына васильеволылар да эләгә
  • Безнең кораблар Гарәп диңгезен иңли башлады
  • Маякта йозлэгэн казый жыелды. Нэрсэ булган???
  • МЕТЕОРда балалар өчен оештырылган ярыш
  • Юныс Сафиуллин белән очрашу кичәсе
  • 19 января 2018 в 10:17
    Яшел Үзән районыннан чыккан батырларны ил белергә тиеш
    Уважаемые читатели! Скоро наша страна будет отмечать 73-летие Великой Победы над фашистской Германией. На протянувшихся от Северного Ледовитого океана до Черного моря фронтах Великой Отечественной войны наши земляки из дер. Паново проявляли мужество и отвагу. Благодаря рассекреченным в 21 веке архивным документам можно написать о каждом солдате и офицере, участвовавшим в ВОВ. Сегодня сообщаем о героях, чьи подвиги стали нам известны. Они были призваны различными городскими и районными военкоматами Советского Союза, в том числе Нурлатским и Зеленодольским военкоматами ТАССР.
    89
    0
    0
  • 1 ноября 2017 в 10:53
    БЕЗ СЕЗНЕ КӨТӘБЕЗ! Белдерүләрегезне 5-67-02 телефоны аша яки Гоголь ур, 23а йортына килеп калдыра аласыз.
  • 18 января 2018 в 14:42
    Дөрләп янган автобус эчендә 52 кеше һәлак булган (ВИДЕО) Фаҗига Казахстанда булган. 52 кеше тереләй янып үлгән, нибары 5 кеше генә чыгып котыла алган.
    213
    0
    0
  • 17 января 2018 в 13:18
    Билгеләнү 2018 елның 9 гыйнварында Яшел Үзән РУЭСы җитәкчесе итеп Шабалдашов Владимир Николаевич билгеләнде.
    198
    0
    0
  • 17 января 2018 в 15:20
    Бәхетле дә инде Бакырчы балалары! (Фото) Чынлап та, бәхетле. Кечкенә генә авылда яшәсәләр дә, шәһәрдәге яшьтәшләреннән бер генә ким җирләре дә юк.
    196
    0
    1
  • 17 января 2018 в 11:49
    Кар машиналарын тикшерәләр ТРның Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе башка күзәтчелек һәм хокук саклау органнары белән берлектә 2018 елның 15 гыйнварыннан 7 мартка кадәр республика территориясендә “Кар машинасы-2018” профилактик чарасын уздыра башлады.
    133
    0
    1
  • 18 января 2018 в 16:47
    Белдерү 26 гыйнварда 10 сәгатьтә "Родина" мәдәният сарае китапханәсе уку залында Яшел Үзән муниципаль районы авылларында һәм шәһәре мәктәләрендә "Илһам чишмәсе" иҗат берләшмәсендәге шигырьгә гашыйк укытучыларның - барысын да милли-мәдәни үзәкнең киңәйтелгән утырышына чакырабыз.  
    128
    0
    0
  • 18 января 2018 в 11:28
    Чүп яндыру заводы төзелә. Кайда икән? Татарстан Экология министрлыгы сайтында «АГК-2» компаниясе көнкүреш калдыкларын яндыручы заводның Яшел Үзән районында төзелергә мөмкин дип хәбәр ителә.
    122
    0
    0
  • 17 января 2018 в 08:32
    Россиядә иң кирәкле даруларның бәясе арзанайды Бу - әлеге категориягә кергән дару бәяләрен җайга салуда дәүләт сәясәте белән бәйле, дип искәрттеләр РФ Сәламәтлек саклау министрлыгында.
    110
    0
    0
  • 17 января 2018 в 16:41
    100
    0
    0