Яшел Үзән

Минем гаиләм язмышында сугыш фаҗигасе

Сугыш башлану хәбәрен бабам Фатыйх Сафин Олы Ачасыр авылында «Искра» колхозы басуында ишетә.

Бу дәһшәтле хәбәр халыкны кайгыга сала. Авылдан төркем-төркем кешеләрне сугышка озата башлыйлар. Авыл халкы һәр көнне радиоалгычтан сугыш хәбәрләрен өзлексез тыңлый. Көннәрнең берсендә минем бабама да сугышка китәргә хәбәр килә. Ул - колхозның бердәнбер шофёры, үзенең машинасы белән авыл уртасыннан юлга кузгала, авыл халкы, дошманны җиңеп кайтуларын теләп, озата бара. Бабай Ватанны соңгы тамчы канына кадәр сакларга ант итә. Әтисенең, сугышка киткәндә кысып кочаклап: «Мин кайтканчы зур үс, балам. Без җиңеп кайтырбыз!» - дигән сүзләрен искә алганда дәү әниемнең күзләренә хәзер дә яшь тула. Ул вакытта алар, бу соңгы сөйләшү, соңгы күрешү булыр дип күз алдына да китермәгән. Ирләр авылда бик аз кала. Барлык эшне хатын-кызлар һәм 13-17 яшьлек үсмерләр башкара. Сугыш чоры балалары язмышы белән дәү әнинең дә язмышы аваздаш. Авылда ашарга азык, кияргә кием булмаган. «Яз көннәрендә басуда черек бәрәңге җыйдык. Эх, тәмле дә була иде шул бәрәңге», - дип сөйли дәү әнием. Әле кечкенә булуына карамастан, әнисе белән басуга йөргән, урак урган, энеләрен карарга булышкан. Һәр кеше кулыннан килгән кадәр тырышкан: басу да сукалаган, үгез һәм ат белән йөкләмә ашлык ташыган, урман кисәргә йөргән. Көченнән килгәнчә Җиңү көнен якынайтуга үзенең өлешен керткән. Авылга бер-бер артлы сугышта үлүчеләр турында хәбәрләр килеп тора.

Диләрә Айметдинова,
14нче лицей укучысы.
Яшел Үзән

Язманың тулырак вариантын газетаның 49нчы саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: