Яшел Үзән

Миңнеханов Марат Хөснуллинның билгеләнүен шәрехләде

"Марат Хөснуллин тәҗрибәсе Россия Хөкүмәте алдында торган төзелеш тармагын үстерү өлешенә куелган бурычларның киң даирәсен хәл итәргә мөмкинлек бирә"- шулай дип ТР Президенты Татарстанның төзелеш министрлыгы элеккеге башлыгы Россия вице-премьеры итеп билгеләнүен шәрехләде.

"Марат Шакирҗан улы - таләпчән, бик кырыс җитәкче. Мәскәүдә хәл иткән бурычлар безгә төзелеш тармагы, төбәк үсеше өлешендә Хөкүмәт алдына куелган бурычлар гамәлгә ашырылачагы турында әйтергә мөмкинлек бирә", - диде Миңнеханов. 
Исегезгә төшерик, Россия Президенты Владимир Путин кичә РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасарын һәм урынбасарларын, шулай ук федераль министрларны билгеләү турындагы указларга кул куйды. Төзелеш тармагы өчен җаваплы вице-премьер итеп Татарстаннан чыккан Марат Хөснуллин билгеләнде, ул 2001 елдан алып 2010 елга кадәр республикабызда төзелеш министры вазыйфасын башкарды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: