Яшел Үзән

«Мин синсез яши алмыйм...»

Кышкы каникуллардан эшкә чыккач, газетабызның электрон почтасында түбәндәге хатны күрдек һәм эчтәлеге белән сезне дә таныштырырга булдык. Бу язма авторының теләге.

Әлеге ханым, мәхәббәттә югалту кичерүчеләргә төшенкелеккә бирелмәскә, Яңа ел төненең, чынлап та, могҗизаларга бай булуын җиткерергә тели.
Мәхәббәт темасы – мәңгелек. Әлеге кайнар хисне саклап калу өчен гашыйкларга никадәр киртәләрне һәм сынау ларны узарга кирәк! Әмма, кешеләр бер-берсеннән ерак булганда йөрәктә аның ялкынын саклау авыр. Шул вакытта алар аңа суынырга ирек куймас өчен бөтен мөмкинлекне куллана. Бер-берсен яратучы икәү янәшә торганда, башка батырлык эшли – бер-беренең авырлыкларына һәм җитешсезлекләренә түзә, шулай да араларында мәхәббәт яши. Ә инде мөнәсәбәтләрендә бәла килеп туса? Кайсыдыр ялгыш адым ясап, аннары хатасын аңласа һәм гафу сораса? Чын хис нишләячәк? Һичшиксез, кичерәчәк! Авыр, яралар гел кан саркып тора, әмма чын хис – яраларны төзәтергә сәләтле дару, могҗизалы эликсир кебек. Мин бу сүзләрне, фәлсәфи булса да, ышанып әйтәм, чөнки үз башымнан кичте... Узган елның яңа ел төне тез астыма сугып, екса, быелгысы - күтәреп торгызып, могҗиза бүләк итте. Бу минем бер елга сузылган әрнүле йөрәк сагышыма түзеп яшәргә көч табуым өчен бүләктер, дип уйлыйм. Ә мәхәббәтнең нинди газаплы хис булуын миңа тормыш болайрак күрсәтте: 
...2018 елның 31 декабрь төне. Залдагы тәбәнәк журнал өстәленә генә икебезгә әзерләнгән табын. Өйдә тынлык, чөнки бала йоклый. Яшь бала булганда романтикага вакыт бик тими, шуңа күрә башка төрле хисләр туарга мөмкинлек булсын өчен шәм яндырдым, үземчә үзенчәлек ле төн ясыйсым килде. Нигәдер, элекке кебек күңелле түгел, моңсуланырга да сәбәп юк кебек, барысы да гадәти. Бер-беребезгә игътибарлы. Алдагы көнне киләчәккә планнар кордык, балабызның кыланмыш ларына сөенеп утырдык. 2018 елны озатып, беренче тост әйтер вакыт җитте. Минем өчен дөньядагы иң яхшы кешем һәм бердәнбер яраткан ирем, икенче яртысына әверелгән хатынына тост әйтергә күтәрелде. Мин аңардан иң матур теләкләр көттем һәм тыңларга әзерләндем. Һәм ул әйтте...
– Кояшым минем, шушы серле төндә миңа булган мәхәббәтең, хисләрең, кайгыр тучанлыгың өчен зур рәхмәтемне җиткерәм. Әмма, гафу ит, мин китәм... Башканы яратам...
Бөтен дөньям чәлпәрәмә килде. Бүлмәдә бары тик минем авыртудан ярылыр дәрәҗәгә җиткән йөрәк тибешем генә ишетелде. Әмма миңа үләргә ярамый, чөнки нарасыем бар. Аның өчен яшәргә көч табарга кирәк. Мин ул минутларда бер сүз дә әйтә алмадым. Бары тик битем буйлап күз яшьләрем генә тәгәрәде. Ә ул торып киенде дә, иске ел белән бергә өйдән чыгып китте. Бик озын һәм авыр төн булды ул. 2019 ел, шулай ук, җиңелләрдән булмады, әмма борчуларга карап терәлеп тормый икән, ярый әле уза... 
2020не каршыларга беркая да барасым килмәде, чөнки 31 декабрь минем өчен иң бәхетсез көнгә әйләнде. Шулай да, җиңелчә генә булса да, шул ук өстәлгә табын әзерләдем. Кичке сигезләрдә өч яшьлек улым белән пилмән ашарга утырдык. Кинәт, баламның бүген тау шуганда алган тәэ сирләре турында сөйләвен бүлеп, телефон шалтырады. Экранда бер ел элек безне калдырып чыгып киткән, әмма йөрәгемдә шул ук урынны биләп торган иремнең номеры күренде. Минем аның белән сөйләшәсем килмәде, әзер түгел идем. Тагын нәрсә көтәргә аннан, гомумән, нәрсә әйтә ала ул миңа?! Әмма ул өзлексез шалтыратуын дәвам итте. Трубканы алырга туры килде. Ә аннан, мин хыялланыр га да, өметләнергә дә кыймаган сүзләр яңгырады:
– Мин синнән башка яши алмыйм, кичер... 
Ул үзенең җилбәзәк теләкләре белән алданды, әмма чын мәхәббәт җепләрен өзә алмады. Бары тик бердәнбер һәм кабатланмас якын кешесен рәнҗетте. Минем хисләремнең саклануына өмет тә итмичә, бары тик гафу үтенергә генә килгән иде. Ә минем әйткән:
– Әйдә, яңа елны чиста биттән башлыйбыз, – дигән сүзләремне ишеткәч, күзләремә бик озак текәлеп карап торды. Ә анда, әлбәттә, аңа булган, юкка чыкмаган мәхәббәтемне күрде һәм үзенең дә күзләре яшьләнде.
Бу – ахыры бәхетле тәмамланган әкият түгел. Бу – минем язмыш кыйссасы һәм яңа җитди тормыш юлының башы. Чөнки бирелгән әлеге хисләребез сынавын без уздык. Алдагыларын кулга-кул тотышып җиңәргә язсын. Без бүген бәхетле һәм аны сакларга сүз куештык. Бу шатлыгымны сезнең газета укучылар белән дә уртаклашырга булдым. Бәлки, бу хатым кемнеңдер өмет чаткысын сүндермәскә ярдәм итәр. Ышаныгыз, көтегез, мог җиза бар!
Һәммәбезгә дә бәхет теләп, райондашыгыз Рәмзия.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: