Яшел Үзән

"Мин кешедән киммени дип, 700 төп виктория җиләге утырттым"

Яшел Үзән районының Олы Яке авылында тырыш халык яшәгәнен ишетеп кенә түгел, күреп кайтырга да насыйп булды.

- Авылда үз эшен башлаучылар күп булсын дип йө­ри торгач, башыма бер уй килде: мин кешедән киммени, дидем үз-үземә. Менә шуннан соң 700 төп виктория җиләге утырттым, - ди авыл җирлеге башлыгы Фирая Фәйзуллина. - Безнең авыл кешеләре бер генә дә тик тормый. Кайдан килгән­дер ул шулкадәр хезмәт ярату?

Моны үз күзләребез белән күрү өчен, шәхси хуҗалык­ларга юл тотабыз.

Яшелчәләр җитми дә әле

Әнәс Шәрифҗанов элек "Уразлы" колхозында баш инженер була, хәзер яшел­чәләр үстерә. "Агрономга әйләнгәнемне сизми дә калдым. 1997 елда, үз эшебез булсын әле дип, эшмә­кәр­лек белән шөгыльләнә башлаган идек, шуннан соң китте инде. Ике малаем да авылда яши. Олысы үзе дә яшелчәләр үстерә. Аңа зур йорт салдык. Подвалын трак­тор йөрерлек иттердек. Чөнки без үстергән яшелчәләрне анда саклыйсы бит", - ди ул.

Шәрифҗановлар кыяр, помидор, кишер, чөгендер, сарымсак, суган, кәбестә үстерәләр икән. "Быел кә­бестәне 2 гектарга җитке­рергә дип торабыз. Кәл­шә­ләрне иртә яздан үзебез утыртабыз. Орлыкларны Мәс­кәүдән барып алабыз. Баштарак кыенлыкларга юлыксак та, хәзер аларны җиңел генә үткәрергә өй­рәндек", - ди Әнәс абый.

Бу гаилә күпләп сыер да тота, бозаулар да үстереп сата икән. "Эшләмичә утырып булмый. Тырышабыз. Күршеләрдән күрәбез дә, ник без дә шулай итмибез әле?" - дибез. Авылдаш­лар­ барысы да шөгыльле. Кирәк икән, бергә киңәшлә­шеп, уңыш серләрен дә уртаклашабыз. Һәркемнең үз клиенты бит. Арабызда көн­ләшү, усаллык дигән нәрсә юк. Безнең килешү төзеп куйган зур оешмаларыбыз бар. Шуңа күрә яшелчәләр әрәм булыр дип кайгырасы юк. Кайчак җит­ми дә кала әле. Андый чакта җаен табабыз - сатып алучыны югалтмас өчен, кыйм­мәткә сатып алып, арзанга да биреп җибәрәбез", - ди Әнәс абый.

Сыйлы көнең - сыер белән

Нәҗмиевләр кыш буе сыерларыннан рәхәт күрә. "Казан базарына 7-8 ел йөрибез инде. Үз сатып алучыларыбыз бар. Алар без­нең килгәнне көтеп тора. Кайчак соңга калсаң, шалтырата башлыйлар", - ди Эльмира ханым.

- Тик менә базарга килеп сата башласаң, безнең кебек җитештерүчеләрне аннан куалар. Авылдан килеп сатучыларга бераз мөмкинлек булсын иде ул, - дип сүзгә кушыла гаилә башлыгы Илдар әфәнде.

Нәҗмиевләрнең 20 яшь­­­лек улы белән 17 яшьлек кызы Казанда эшли. Көн саен кайтып йөриләр икән. "Алар шәһәр дип өзелеп тормыйлар. Авылны яраталар. Безнең гаилә иртәнге биштә тора. Иртә торсаң, ит пешә, дип тикмәгә генә әйтмиләр бит. Балалар барысы да үз эшен белә. Әле кызым кыш айларында: "Рә­хәтләнеп чүп утар идем", - дип утыра. Аларны сүгәсе дә, эшлә дип тә әйтәсе түгел. Хезмәт ярату балаларның канында ул", - ди Эльмира ханым. Олы Яке Казанга якын. Ә моның уңай яклары күп. "Без шәһәр кешесен экологик яктан чиста ризык белән тәэмин итәбез. Кайвакыт сатарга бармый кал­саң, кешеләр үз­ләре кайтып ала", - ди Нәҗми­евләр.

Бездә балалар уйнамый

Күптән түгел Олы Җәке авылы мәктәбенә Яшел Үзән районы башлыгы Алек­сандр Тыгин килгән булган. Балаларның хәллә­ре, укулары, каникулны ничек уздырулары турында сораштырган. 3 нче сыйныф уку­чысының: "Кәбес­тәнең берсе 7-8 кило була. Аны ун сумнан сатабыз. Ә бер пачкада 2500 орлык була. Димәк, җәйне чүп утап, кәбес­тәләргә су сибеп уз­дырсак, күпме акча эшли алабыз", - диюе район баш­лыгын шаккатыра. Шулай булгач, Олы Яке авы­лының киләчәге 9 яшьтән акча саный белгән малай-кызлар кулында тү­гел дип кем әйтә ала? Бу авылда эшсезлектән тилмереп яки исереп йөрүчене дә таба алмыйсың. Авыл халкы, ки­ресенчә, эшләтер өчен, күрше Мари Республикасыннан кешеләр алып кайта икән.

Яшел Үзән районының авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Таһир Җиһаншин да бу авыл халкы белән горурлануын яшерми. "Рай­онның йөзе алар. Мондагы халык кебек барысы да тырыш булса, башкалар авыл хуҗа­лыгын куып тота алмас иде", - ди ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА.
Ватаным Татарстан
Материал матбугат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: