Яшел Үзән

Миләүшә Каюмова – ике номинация буенча җиңүче

«Яраткан балалар табибы» акциясендә җиңүчеләр исемлеген, медицина хезмәткәрләре арасында таныш-белеш күп булгач, аеруча зур кызыксыну белән карап чыктым. Әйе, танышларым, чыннан да, үз һөнәренең остасы минем. Шундый зур бәйгедә берьюлы ике номинациядә җиңү яулаган (бик сирәк була андый хәлләр) медицина хезмәткәре кем дип беләсез?! Минем килендәшем Миләүшә Каюмова! Шуңа күрә...

«Яраткан балалар табибы» акциясендә җиңүчеләр исемлеген, медицина хезмәткәрләре арасында таныш-белеш күп булгач, аеруча зур кызыксыну белән карап чыктым. Әйе, танышларым, чыннан да, үз һөнәренең остасы минем.
Шундый зур бәйгедә берьюлы ике номинациядә җиңү яулаган (бик сирәк була андый хәлләр) медицина хезмәткәре кем дип беләсез?! Минем килендәшем Миләүшә Каюмова! Шуңа күрә миңа бу язманы язу җиңел дә, кыен да.
Авыл фельдшеры... Шушы чит телдән кергән сүздә барысы да тупланган: син өлкәннәр табибы да, балаларныкы да, шәфкать туташы да, психолог та, тагын әллә кемнәр. Ышанасызмы юкмы, хәтта спортсмен да булырга туры килә аларга: 3 км ераклыктагы күрше авылдагы авыруга тиз генә барып җитү өчен солдатларча марш-бросок бирергә кирәк, капка төбендә ФАПның транспорты көтеп тормый берсен дә.
Ә Миләүшә Шакирҗановнадан зарлану сүзен ишетмәссең. Ярата ул үз һөнәрен. Кечкенә вакытта гел «врач-врач» булып уйнаган. Авылда хезмәт күрсәтүче Мәгъфирүз апа Әдиятуллина аның бу хыялын тагын да ныгыта, Яшел Үзән медицина училищесына керергә теләвен белгәч, «Синнән менә дигән медик чыгачак!» дип үсендереп тә җибәрә әле. 1984 елда училищены тәмамлаган көннән бирле, тиздән 30 ел була, ул Шырдан төбәге халкына медицина хезмәте күрсәтә.
Ике авыл халкына (Олы Шырдан, Кече Шырдан) медицина ярдәме күрсәтү ФАПларның транспорты булмау белән дә авырлаша. Ә авыл күзгә карап чиргә сабыша, картая.
- Авыл халкы арасында йөрәк-кан тамырлары авырулары күбәю борчый мине. Авыл кешесе артык күп эшли, үзен сакламый, күп борчыла. Үзе өчен түгел, балалар өчен яши, алар өчен кайгыра. Гел стресс хәлендә яшәү шушы зәхмәтне китереп чыгара да инде, - ди ул.
30 елга якын эшләү дәверендә Миләүшә авыл халкын биш бармагыдай белә: кем нинди чирдән интегә, кемгә ул әле яный гына, ә кемдер чир-чорны бөтенләй белми, чөнки ул сәламәт яшәү рәвеше алып бара! Тагын бер бик уңай сыйфатын әйтергә кирәк: сер саклый белә авыл табибы. Кешеләрнең дә төрлесе бар: берәүләр юк эшен бар итеп ФАП юлында, әле кан басымын үлчәргә кирәк, әле тамагын карарга (дөрес эшли!), ә кемдер чирен яшереп йөри, сер бирми янәсе. Ә Миләүшәгә бар да сыя.
Авыл халкы аны тырышлыгы, тыйнаклыгы, сабырлыгы өчен генә түгел, грамоталы белгеч булганы өчен хөрмәт итә. Миләүшә куйган диагнозның зур күпчелеген тәҗрибәле шәһәр табиблары раслый һәм дәва билгели.
Миләүшә хезмәттәше, ярдәмчесе Диләрә Зиннуровага да бик рәхмәтле. Диләрә һәр кешене ачык йөз белән каршы ала, җор сүзе белән сырхауларны юып төшергәндәй итә. ФАП бинасы да чиста, җылы.
Авыл җирендә кеше тормышы уч төбендәгедәй. Шул исәптән Миләүшәнеке дә. Гөлшаты белән Илшатының әтисе, ире Эдуард фаҗигале төстә һәлак булды. Бергә сөенә-сөенә салган иркен йортларында рәхәтләнеп яшисе дә яшисе иде әле. Ул вакыттагы кайгыны яраткан эше белән басты, әти-әнисе, туганнары бик булышты. Бүген исә тормышында таяныр кешесе бар, ире Айрат күзенә генә карап тора, янында оныклары, мәш килеп, йөгереп йөри. Тормыш шулай дәвам итә. Миләүшәнең бу көннәрдә квалификациясен күтәреп укып йөргән вакытлары. Ленин бабай әйтмешли, укырга, укырга һәм укырга! Чөнки медицина көн саен алга бара, дәвалауның, диагноз куюның яңа алымнар барлыкка килә. Ул аларны белергә тиеш, чөнки аның әле бик кадерле, бу араларында чирләп торган әти-әнисен терелтәсе, сырхау авылдашларын дәвалыйсы, ә күпмесенә сәламәтлекне саклау ысуллары турында мәгълүмат ирештерәсе бар.
Гүзәл Минһаҗева

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: