Яшел Үзән

Миләүшә – чәчәкләр нәселеннән (2нче кисәк)

Туктагыз әле, бик алга йөгердем бугай. Кызның чит авылда, ят кешеләр алдында сынау үтәсе, мәхәббәтен табасы бар бит әле.

Үтә ул сынауны Миләүшә. Матур итеп, артыннан сүз сөйләмәслек, намусына тап төшермәслек итеп үтә. Монысы турында алга таба.
Мәктәптә укыту эшләреннән тыш, Миләүшә агитатор да, лектор да, балалар белән колхоз кырында бәрәңге алумы, ындыр табагында ашлык эшкәртүме, мәктәпнең тәҗрибә участогында яшелчә, җиләк-җимеш үстерүме - Миләүшә һәрвакыт беренче. Кызлар өчен бәйләү түгәрәге дә ачып җибәрә. Кызларның кул эшләнмәләре дә күргәзмәгә куела. Сүз уңаеннан, Миләүшә хәзер дә үзе бәйләгән оекбаш, башмак­ларны туганнарына, дусларына бүләк итәргә ярата.
Аның балалары математика буенча үткәрелгән район олимпиадаларында призлы урыннар ала. Авыл яшьләре тормышында да актив катнаша бу чая кыз. Спектакль, концертлар куялар, төрле кичәләр оештыралар. Яшьләр үзләре дә шәһәргә, башкалага төрле күңел ачу чараларына йөри.
Тәртипле, эшчән, тыйнак, сүз тыңлау­чан Әнвәр бернинди эштән дә тайчынып тормаучы, уңган-булган, җитез бу кызны күзәтеп йөргәч, тормышта менә дигән терәк, гаилә учагын саклар өчен, гомер итү өчен ышанычлы тормыш юлдашы, уңган хуҗабикә булырлык кыз бу дип, Миләүшәне гомерлек яр итеп сайлый. Миләүшә каенаталы-каенаналы йортка килен булып төшә. 5 ел - каената, 19 ел каенана белән яши. Гусман абый да, Әминә апа да гомерләренең соңгы елларында урын өстендә булып, аларга һәрдаим медицина ярдәме кирәк булды. Миләүшә уколын да кадады, даруларын да алып кайтып торды, вакытында эчтертте. Соңгы юлга да матур итеп, тәрбияләп озаттылар.
Әнвәр белән Миләүшә ул белән кыз тәрбияләп үстерделәр. Кызлары Айгөл КФУның механика-математика факультетын, параллель рәвештә юридик факультетын тәмамлады. Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәгенең механика һәм машина төзелеше институты аспиранты һәм фәнни хезмәткәре. Шул ук вакытта Казан дәүләт медицина университетында информатика укытучысы. Яшел Үзән шәһәренең үзе укыган 5нче гимназиясендә информатика, икътисад һәм хокук фәннәрен укыта. Я, әйтегез инде, әнисе кызы түгел дип! Нәкъ Миләүшә кебек төгәл фәннәрне сайлый Айгөл. Университетта укыганда да ничә егет арасында бер кыз була ул. Сопромат фәне укытучысы студент егетләр канәгатьләнерлек җавап бирмәсәләр, «Ай­гөлдән оялыгыз!» - дия торган була.
Мин Айгөл белән аралашырга яратам. Ул әдәбият, сәнгать дөньясындагы хәлләр белән дә таныш. Аның яшьләрчә кыю фикерләве, һәрнәрсәгә үз карашы булуы, кызыксынучанлыгы мине сокландыра. Әдәби викториналарда катнашып, җиңүләр дә яулый әле ул. Оста итеп машина да йөртә. «Ничек барысына да өлгерәсең?» - дип сорагач, «Вакыт дигәнең тырышсаң, табыла ул. Һәр сәгатем язылган. Миңа шулай ошый», - дип җавап бирә Айгөл.
Ял көннәрендә Айгөл авылга әти- әнисе янына кайта. Анда аны «апа» дип сагынып Никита көтеп тора. Талиповлар, тәрбиягә бала алып, авыл халкын тагын бер кат шаккатырдылар.
Айзат мәктәп яшеннән үк әтисе янында комбайнда эшләп үсте. Механика көллиятен тәмамлап, дәүләт автомобиль инспекциясендә эшли. Читтән торып институтта укый. Техниканы биш бармагы кебек белгән бу егет янына киңәшкә тирә-күрше авыллардан да киләләр.
Балалар кечкенәдән актив, мөстә­кыйль, ярдәмчел булып үстеләр. Мәктәп, авыл күләмендә оештырылган һәр чарада катнашып, җиңүче урыннар яулыйлар. Мин Миләүшәгә җае чыккан саен: «Кешеләргә, әти-әниләргә шелтә, киңәш бирерлегең, канәгатьсезлек күрсәтергә хакың бар. Үрнәк булырлык балалар тәрбияләдегез», - дим. Азмыни әти-әни авторитетыннан файдаланып, ни тели шуны эшләп, «миңа бөтенесе килешә» дип йөрүче балалар.
Бу тырыш, эшчән гаилә сыерын да тота, ит тавыклары, күркә, каз-үрдәк тә асрый. Миләүшә Шырдан килене буларак катыгын да оета, мәҗлесләргә сораучылар булса, үзенең «фирменный» казын да кыздыра. Өлгерлегенә гаҗәпкә каласың, билләһи. Концерт-спектакльләрне калдырмыйлар, бассейнга да барып кайталар. Санаторий, ял йортларына да баралар, авырып китсәләр, шәфкать туташы өйдә булмаганда, тирә-күршеләргә уколын да кадый Миләүшә, дөрес даруын да тәкъдим итә. Урысбагадан үз әнисен дә алып килеп, айлар буе тәрбияли.
Ә мәктәпнең тавык чүпләп бетермәслек эшен әйткән дә юк. Мәктәп менә ничә еллар инде «Мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеге» буенча уздырылган смотрда призлы урыннар яулап, кыйммәтле бүләкләргә ия була. Җәй буе чәчәкләргә күмелеп утыра мәктәп. Эшли дә, эшләтә дә белә Миләүшә. Заман белән бергә атлый, көрәштән дә, эштән дә курыкмый.
Миләүшәнең эшчәнлеге, тынгысызлыгы, өлгерлеге күп балалы зур гаиләдә үсүеннән киләдер. «Унөч яшемдә әти янында кайнашып, ат тугарып, ат җигә, әтигә каршы утырып, агач ышкылый идем», - ди ул, балачагын искә алып. Гади колхозчы Гусман абый белән Миңлебикә апа гаиләсендә үскән өч кыз, игезәк ике малай - барысы да югары белем алалар, һәрберсе гаиләле, тормышта үз урыннарын тапканнар. Ә апалары Миләүшә алар өчен үрнәк, таяныч, киңәшче.
Ә апаларыннан үрнәк алырлык бар. Ул барысын да җентекләп, уйлап, киләчәккә карап, нәтиҗәне күзаллап эшли.
Миләүшә, синең безнең авылда яшәвең, эшләвең үзе бер чор икән. Яза-
яза аңладым.
Сокланганым күктә йолдызлар түгел,
Синең кебек көчле хатыннар!
Сәрия Гайфуллина.
Олы Шырдан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: