Яшел Үзән

Миллионга лаек булучылар кемнәр?

ТР муниципаль берәмлекләр советы оештырган авыл җирлекләренә грант бирелүче республика бәйгесенә йомгак ясалды.

Бәйге инде дүртенче тапкыр уздырыла. Һәм шушы вакыт эчендә барлыгы 43 муниципаль районнан 660 авыл җирлеге катнашкан, 312 авыл җирлеге 1 млн сум күләмендәге грантка лаек булган. Быел исә 104 авыл җирлеге әлеге грант иясе булды. Бәхетлеләр арасында безнең район җирлекләре дә бар.
Әлбәттә, мондый зур күләмдәге дәүләт ярдәмен алу зур шатлык инде ул. Әлеге сумманы откан авыл җирлекләре нинди максатларда файдаланырга җыена икән соң? Шушы сорау белән грантка ия булган авыл җирлеге башлыкларына мөрәҗәгать иттем.
Марат Шакиров, Олы Карагуҗа авыл җирлеге башлыгы:
- Әлеге бәйгедә беренче генә тапкыр катнаштык, грант оту күктән төшкән бәхеткә тиң булды инде, бик сөендек. Безнең авыл җирлеге юлсызлыктан интегә, яз, көз айларында авылларга керер­лек түгел. Шуңа да, бу акча белән нишлик икән дип, баш ватасы юк. Иң әүвәл, юлларны тәртипкә китерәсе бар. 1 млн сумга Кече Карагуҗа авылына керә торган 400 метр чамасы юлга вак таш җәярбез дип планлаштырып торабыз. Шулай ук 2015 елда җыелган үзсалым акчасына Күлбашта Большая урамына, 700 метр юл, вак таш җәяргә исәплибез. Ә инде быел җыелган үзсалым акчасына кайсы урамга юл җәеләсен конкурс уздырып, аның нәтиҗәсе буенча билгелиячәкбез. Конкурсның шарты берничә: бу урамда яшәүчеләрнең капка төпләре чиста, салым, ТКХга түләүләр буенча бурычлар булмаска тиеш. Әлеге юлның бәясе - 800 мең сум.
Наил Гатауллин, Түбән Урысбага авыл җирлеге башлыгы:
- Безнең өчен зур ярдәм инде бу. Бәйгедә өч ел катнаштык һәм өченче тапкырында бәхет елмайды. Әлеге акчаны ничек итеп максатчан кулланырга дип уйлашканнан соң, мәдәният йорты каршындагы Габдулла Тукай һәйкәлен төзекләндерү өчен 200 мең сум тотарга исәплибез. Авыл җирлегендәге бер зиратны койма белән әйләндереп алырга һәм авыл юлларын төзекләндерергә җыенабыз.
Рәис Кәримов, Олы Шырдан авыл җирлеге башлыгы:
- Бу сумманы тулысы белән якташыбыз, олы мәгърифәтче Каюм Насыйри мирасын, аның белән бәйле истәлекле урыннарны, объектларын торгызуга тотачакбыз. Монда безнең Каюм коесын төзекләндерү, ике чишмәне яңарту күздә тотыла.
Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: