Яшел Үзән

Җәмигъ мәчете – милләтара дуслык үзәге

Без хәзер җәмгыятьнең дингә йөз белән борылган чорында яшибез. Шуңа күрә әле монда, әле тегендә иман йортлары калкып чыга. Иманга кайтучылар, динле һәм денле кешеләр саны арта. Яшел Үзән төбәгендә дә бүгенге көндә шәһәрдә – 3, районда 40тан артык мәчет исәпләнә.

Узган шимбәдә шәһәрдә истәлек­ле һәм күңелле вакыйга булып узды. Күптән инде шәһәр күркенә әйләнгән Җәмигъ мәчете рәсми рәвештә ачылды. 2001 елда төзелә башлаган бу мәһабәт иман йорты, ниһаять, барча мөселман даирәсенең горурлыгына әйләнә алды. Аның төзелешеннән халык та, предприятиеләр дә, шәхси эшмәкәрләр дә читтә калмады. Һәркайсы кулыннан килгәнчә ярдәм итте. Менә шушы иман йорты – тулы бер архитектура комплексы хәзер үз ишекләрен тагын да киңрәк ачты.
Мәчетне ачу тантанасында район һәм шәһәр халкыннан тыш мәртәбәле кунаклар – Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, район башлыгы Александр Тыгин, район имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин,  республиканың дин һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты.
Тантананы  Татарстан Республикасы  Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең котлау хатын укудан башлап җибәрделәр.

– Бүген зур бәйрәм, – диде, җыелучыларны котлап Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин. – Тырыштыгыз, җиңдегез, матур һәм иркен гыйбадәт йортын сафка бастырдыгыз. Татарстанда һәр ике атна саен бер мәчет ачыла. 2016 елда 1500 мәчет исәп­ләнә иде. Мәчет һәм мәдрәсәләр чишмә кебек, чиста чыганак. Алар никадәр күбрәк булса, шуның кадәр әйбәтрәк.
Мөфти мәчет ачылуның Мәүлид аена туры килүен билгеләп,  Шиһабетдин Мәрҗәни сүзләрен искә төшерде:
– Динне саклый торган өч нәрсә бар: гореф-гадәт, тел һәм милли кием. Бу зур бина  тарихи монумент булып кына тормасын, анда дини һәм дөньяви эшләр дә каралсын.
Муниципаль район башлыгы Александр Тыгин җыелучыларны бәйрәм  белән тәбрикләп, бу иман йортының үзенең матур бизәлеше, үзәктә урнашуы белән җәлеп итүен белдерде.
– Күрәсездер, – диде ул, – мәчетнең үзенчәлекле архитектурасына карап, Гоголь урамы да ничек үзгәрә. Ә бу иман йортында бервакытта да гыйбадәт кылучылар кимемәсен, үз нурын чәчеп торсын, җомга намазларында машина куярлык урын калмасын. Ишек­ләренең һәрвакыт ачык торуын телим.
Җәмигъ мәчетен шәһәрнең зур предприятиеләре ярдәм итмәсә, төзеп бетереп тә булмас иде.  Горький исемендәге, Серго исемендәге заводлар ярдәме зур булды. Шул уңайдан Серго исемендәге завод генераль директоры Радик Хәсәнов үз котлауларын җиткерде. Төзелеш тарихын искә төшерде. Әлбәттә, ике дистә ел барган  төзелештә бик күп көч, тырышлык һәм финанслар таләп ителгән.

Кызганыч, күрә алмадылар

Фото ТР Диния нәзарәте  сайтыннан алынды.

Тулырак газетаның җомга санында.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: