Яшел Үзән

Мөгаллим «Сочи-2014» укытучысы» исеменә лаек

Узган ел ахырында Сочида 2012 ел өчен «Сочи-2014» Олимпия мәгарифе программасына йомгак ясалды. Олимпия уеннарын оештыручыларның төп казанышларыннан берсе - программаның илнең бөтен төбәкләренә таралуы. Россия мәктәпләрендә белем алучы 10 миллионнан артык укучы (бөтен балаларның 77 проценты) Олимпия уеннары, аның тарихы, атаклы спортчылар турында гаять зур мәгълүмат алуга ирешкән. Былтыр...

Узган ел ахырында Сочида 2012 ел өчен «Сочи-2014» Олимпия мәгарифе программасына йомгак ясалды.
Олимпия уеннарын оештыручыларның төп казанышларыннан берсе - программаның илнең бөтен төбәкләренә таралуы. Россия мәктәпләрендә белем алучы 10 миллионнан артык укучы (бөтен балаларның 77 проценты) Олимпия уеннары, аның тарихы, атаклы спортчылар турында гаять зур мәгълүмат алуга ирешкән. Былтыр «Сочи-2014» мәгариф программасын балаларга аңлату эшенә дөньядагы 15 милли Олимпия комитеты керешкән һәм алар арасында АКШ, Канада, Германия, Швейцария, Англия кебек зур илләрнең Олимпия комитетлары бар.
Олимпия программасын аңлату эшенә аеруча зур өлеш керткән Россия мөгаллимнәрен «Сочи-2014»нең оештыру комитеты «Сочи-2014» укытучысы» премиясе белән бүләкләгән. Бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләре һәм «Сочи-2014» укытучысы» исеменә лаек булучылар арасында Яшел Үзәндәге 16нчы урта мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ландыш Хәлилова да бар.
Бәйгедә илнең төрле төбәкләреннән 10 меңнән артык педагог катнашкан. Эксперт комиссиясе алар арасыннан нибары 12 җиңүчене һәм 43 лауреатны сайлап алган. Ландыш Хәлилова Сочида Олимпия комитетында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында булып кайтканнан соң, хәбәрчебез аның белән очрашып сөйләште.
- Ландыш Касыймовна, «Сочи-2014»Олимпия мәгарифе программасына ничек эләгүегез, бәйгедә җиңеп чыгу өчен нинди эшләр башкаруыгыз турында бик беләсе килә.
- Безнең мәктәп, шул исәптән безнең III сыйныф та шәһәрдә, районда, шулай ук республикада уку елы дәвамында төрле тема буенча үткәрелә торган бәйгеләрдә, смотрларда ел саен катнаша һәм һәрвакыт призлы урыннар яулый. Мәктәп укучыларына һәм укытучыларына төрле бәйгеләрдә катнашырга тәкъдим итәләр. Аерым алганда, «Сочи-2014» Олимпия мәгарифе программасына килсәк, аның турында безгә директорыбыз Рөстәм Равил улы узган елда әйткән иде. Нәрсә эшләргә кирәклеген төгәл белмәсәм дә, бәйгеләрдә катнашкан кеше буларак, шунда ук ризалаштым. Интернет челтәренә кереп, башта Олимпиада эшчәнлеге белән таныштым, аннары «Мәгариф» битендә урнаштырылган 4 номинациянең берсенә - «Олимпия белемен иң уңышлы таратучы» бүлегенә күз төште. Бу июнь ае иде.
Уку елы башланганда бәйгене үткәрү шартлары, максаты турында белә идем инде. Сайтта шушы тема буенча узган ике ел эчендә шундый ук бәйгедә катнашучыларның материаллары бар, әмма аларны үзебезнең мәктәп, сыйныф балаларына җиткерергә, балаларга дөньякүләм ярышлар, атаклы спортчылар турында сөйләргә кирәк иде. Төрле елларда узган Олимпиада һәм Паралимпиада уеннары, спортчылар турында укучылар белән берлектә искиткеч күп мәгълүмат тупладык, сыйныф сәгатьләрендә фикер алыштык, бер-беребезгә сөйләдек. Олимпия уеннарын аңлату, пропагандалау белән шөгыльләндек. Әти-әниләр дә бик теләп булышты. Бергәләп тырыштык. Үзебезнең III сыйныфта сәнгать, хезмәт дәресләрендә балалар белән бергә пластилиннан Олимпиада талисманнарын - аю, куян, леопардларны әвәләдек, спорт төрләрен күрсәтеп, рәсемнәр ясадык, иншалар яздык һәм, бөтен башкарган эшләребезне фотога, видеога төшереп, публикацияләрне теркәп, бәйгенең оештыру комитетына җибәрдек. Оештыру комитеты бездән башкарган эш турында бары тик отчет сорады һәм без аны, положениегә ярашлы рәвештә, 10 ноябрьгә кадәр җибәрдек тә. Класс, мәктәп, тулаем шәһәр дә катнаша ала иде ул бәйгедә. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына чакыру килгәч, шаккатым. Эшебезгә зур бәя бирелүенә, ихлас сөендем. Бу - бөтен сыйныфның, әти-әниләрнең җиңүе иде, әлбәттә.
- Кунакчыл Сочи Сездә нинди тәэсирләр калдырды?
- Ике тәүлек поездда баруны исәпкә алмаганда, барысы да әйбәт. Без 5 көн дәвамында Сочи үзәгендәге искиткеч матур кунакханәдә яшәдек. Олимпия объектларында булдык, шорт-трек буенча Россия чемпионатын тамаша кылдык, диңгез өстеннән 2230 метр биеклектә урнашкан «Горная карусель» комплексының иң югары ноктасына күтәрелдек. Сочида педучилищены тәмамлагач, моннан 25 ел элек булган идем, әмма хәзер шәһәрне таный торган да түгел, ул бик нык үзгәргән, матурланган. Сочи - искиткеч чиста шәһәр. Халкы да бик мөлаем, якты күңелле. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын да югары дәрәҗәдә оештырганнар иде. Аннан алган тәэсирләрне сөйләп бетерә торган түгел. Хәзер тупланган материаллар буенча сыйныф сәгатьләре үткәрергә исәп бар.
- Еракка киткәч, туган җирне өзелеп сагынасың, диләр. Сез нинди халәт кичердегез?
- Кесә телефоны ярдәмендә көн саен хәбәрләшеп торсак та, укучыларымны, хезмәттәшләремне бик сагындым. Кайтуыма, сюрприз әзерләп куйган иде укучыларым. Мөхетдинова Динә, «Татэнерго» җәмгыяте үткәргән «Солнечный зайчик» республика бәйгесендә катнашып, «Их яхшы хикәя» номинациясендә лауреат исемен яулаган иде. Төрле бәйгеләрдә катнашып торабыз дип әйткән идем бит, бу - шуның бер мисалы. Быел МЧС тәкъдим иткән бәйгедә дә катнашырга уйлыйбыз.
- Ландыш Касыймовна, шәһәр, гомумән, республика данын яклап, шундый дәрәҗәле бәйгедә катнашуыгыз һәм җиңеп чыгуыгыз белән котлыйбыз. Алга таба да, бәйгеләрдә катнашып, җиңү яуларга насыйп булсын. Укучыларыгыз гел сөендереп торсын.
Әлифел ТАРАЗОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: