Яшел Үзән

Медицина халыкка якынмы?

Сәламәтлек саклау тармагының эшчәнлеге хакында җанга тигән аңлашылмаучылык һәм сораулар байтак. Шуларга җавап эзләүчеләр белән сөйләшеп, әлеге актуаль темаларга ачыклык кертү максаты белән шәһәребезгә Татарстанның кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская һәм ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Әхмәтшин килгән иде.

Яшел Үзән муниципаль районында медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфаты һәм дарулар белән тәэмин ителеш турында сөйләшергә барысы 21 кеше җыелды. Ветераннар советы җитәкчесе Тәлгать Гыйззәтуллин, килгән моң-зарлар буенча, совет әгъзаларының медицина учреждениеләрендә эшләүләре, пациентлар арасында аноним сораштырулары турында сөйләде. Аның нәтиҗәсендә, безнең дәваханәләрдә коррупция, медицина персоналының җитешмәве, авырулар белән дорфа мөгамәләләрнең булуы ачыкланган. Ветераннар бигрәк тә 4нче поликлиниканы оптимальләштерү, Васильеводагы «ашыгыч ярдәм» хезмәте проблемаларын күтәреп чыкты. Бүгенге көндә якынча 21 мең кеше йөри торган әлеге поликлиниканың, районның үзәк дәваханәсе тәкъдиме белән, барлыгы 8000 инвалид һәм картлар өчен хезмәт күрсәтү учреждениесе итеп кыскартылуына халык каршы. Калганнар консультация һәм диагностика үзәгенә (КДҮ) йөрергә мәҗбүр булачак.
- Мин ветераннар яклы. Медицина хезмәте халыкка якын урнашкан булырга тиеш. Авыру кешегә шәһәрнең икенче башына барып җитү, әлбәттә, үзе бер газап булачак. Ә нигә 4нче поликлиниканы КДҮ кебек итеп барлык кирәкле җиһазлар белән тәэмин итеп, специа­листлар һәм аларның авырулары өчен барлык уңайлы шартларны тудырмаска? - дип, үз тәкъдимен әйтте Сәрия Сабурская. - Мин бер атна элек барлык медицина учреждениеләрен әйләнеп чыктым. Республика программалары нигезендә ремонтлау буенча күп эшләнгән, тик ара ераклыгы проблемасы - бик җитди хәл. Шәһәрдә халык саны артуга карамастан, эшләп килгән күп кенә биналар кыскартыла, ябыла. Бу күренешне халык мәнфәгатьләрен исәпкә алып, ничек тә уңай якка хәл итәргә кирәк.
«Ашыгыч ярдәм» хезмәтенең оптимальләшүе Ключи, Осиново һәм Васильевода яшәүчеләр өчен бик начар хәлләргә китергән. Бишнәдә инсульттан хатын-кыз үлгән. 6 декабрь эчендә генә 3 аяныч очрак теркәлгән: ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче йөрәк өянәгеннән берәү, икенчесе - шулай ук аларны көтеп өлгермәгән, өченчесе өшүдән җан тәслим кылган. Васильево дәваханәсе коридорында, авырулар белән янәшә 2 сәгать буе мәет яткан, аны алып китәргә машина булмаган. Казанга озатыласы инфекцияле авыру үз чиратын 4 сәгать буе көтәргә мәҗбүр булган. Ерак барасы юк, редакциябез хезмәткәренең хәле кинәт начарлангач чакырткан идек без аларны. 500 метр араны, кабат ун тапкыр шалтыраткач, ниһаять, 40 минуттан килеп җиттеләр һәм авыруны реанимациягә алып киттеләр. Менә шундый коточкыч хәлләр.
- Медицина ярдәме вакытында күрсәтелмәү сәбәпле үлемгә китергән очраклар турында язма рәвештә хәбәр итегез. Әгәр дә ул эшләр буенча кагый­дә бозулар яки урындагы затларның ваемсызлыгы, үз вазифасына салкын каравы ачыкланса, Тикшерү комитеты әлеге ситуация өстендә эшләячәк, ачыклаячак, - дип ышандырды Айрат Әхмәтов.
Халыкка хезмәт күрсәтү исемлегендә беренче урында торучы медицинада иң беренче чиратта тәртип булырга тиештер, минемчә. Андагы финанс, бюрократия проблемалары баткаклыгында халык иминлеген яклау ягына таба нинди дә булса алгарышка ирешкәнче, мескен авыру ун тапкыр якты дөнья белән хушлашырга өлгерә. Халыкка дәваханәнең ялтырап торган мәрмәр идәннәре түгел, вакытлы һәм сыйфатлы медицина ярдәме кирәк. Ул сәламәтләнеп, бик үк кыйммәт булмаган материалга басып йөрергә дә шатланып риза...
Гөлнара Вәлиева

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: