Яшел Үзән

Медиклардан алып прокуратура хезмәткәрләренә кадәр — барысына да ришвәт бирәләр

Ә менә аның кайда һәм күпме бирелүен Яшел Үзән муниципаль районы коррупциягә каршы тору комиссиясенең хокук саклау органнары катнашындагы утырышында карадылар.

Коррупция факты хокук саклау органына барып җитә икән, аңа бер көндә генә нокта кую мөмкин түгел. Мәсәлән, шәһәрдәге балалар бакчасы мөдиренең эше теманың берсе булды. Монда үзеннән-үзе Гогольнең «Мертвые души» әсәре искә төшә. Ачык ланганча, бу бакчада эшкә алынган «мертвые души»ларга шактый суммада хезмәт хакы түләнгән.
Банкротлык хәленә төшерелгән «Нур» муниципаль унитар предприя тие сендә, прокурор теле белән әйткәндә, акча грамотасыз тотылган. Әйтик, җиһазлар сатып алуда, ремонт ясауда, кассадан финанс нигезләүләрсез акча бирүдә һәм башкалар. Монда әле тикшереп чиста суга чыгарасы сораулар бихисап.
Тагын бер тынгылык бирми торган тема - Идел аръягы зонасындагы санкцияләнмәгән көнкүреш калдыклары полигоны. Аны юкка чыгару мәсьәләсен хәл итәргә туры киләчәк. Әйтик, төзелеш материаллары китереп түгеп, культивация ясарга, койма белән уратып алырга, казып яшел үлән чәчәргә һәм башкалар. Әмма барысын да закон кысасында. Шулай ук Осиново һәм тагын берничә авыл җирлегендә башлыкларның законсыз гамәлләре турында сүз булды.
«2015-2020 елларда Яшел Үзән муниципаль районында коррупциягә каршы тору» муниципаль програм масын гамәлгә ашыру кысасында коррупциягә каршы көрәшкә юнәлтелгән муниципаль органнарның эшен яхшырту максатыннан ЯҮМР Советының социологик хезмәте халыкның фикерен өйрәнгән. Анда 220 кеше катнашып, респондентлар арасында бөтен төрле өлкәдә эшләүчеләр һәм төрле яшьтәгеләр булган. Күбесе коррупцияне хезмәт урыныннан файдалану, муниципаль акча үзләштерү буларак күрә. 48%ы соңгы 3-4 елда Яшел Үзәндә коррупция артты дип исәпли. Тагын шундый кызыклы фактны да күрсәтергә кирәк: респондентларның 46%ы шәхси үзләре коррупциягә эләккән. 35%ы ришвәтне үзе биргән. Алар хәтта анкеталарында аның суммасын да атаган (белешмәдә күрсәтелгән).
Ришвәт бирүдән, респондентларның кайберләре акча булмау сәбәпле генә баш тарткан (44%). 14 проценты үз принцибыннан чыгып ришвәт бирми. 31%ы җинаять җаваплылыгыннан курка. 11%ы гына проблеманы ришвәт бирмичә хәл итеп була дип исәпли.
Прокуратура өчен халыктан коррупциягә кагылышлы теләсә-кайсы информация дә мөһим. Кадерле газета укучылар! Ишеттегезме, күрдегезме яисә үзегез бирдегезме - прокуратурага юл ачык. Аны аноним рәвештә +79656226573 телефоны аша яисә zel.prok@tatar.ru электрон почта аша хәбәр итәргә була.

Иң күбесен (34%) медикларга түләргә туры килгән. Ришвәт суммасы - консультация өчен 1 мең сумнан алып, 2-5 мең - госпитализациягә, 30 меңгә кадәр - операция өчен.
Икенче урында - ЮХИДИ хезмәткәрләре. Респондентларның 9%ы ришвәт биргән. Суммалары - 1меңнән 30 мең сумга кадәр.
Сораштырылучыларның 8%ы балаларын бакчага урнаштырганда биргән (5тән алып 25 мең сумга кадәр)
Берничә анкетада хәрби комиссариат хезмәткәрләренә ришвәт бирү турында мәгълүмат бар - 100, 120, 140 мең сум.
Студентлар да үзләренең ришвәт бирүен яшерми. Тапшырган имтихан өчен 8 мең сумга кадәр. Вузга керүгә - 50дән 200 мең сумга кадәр.
Анкеталарда судта проблеманы хәл итүгә ришвәт бирү буенча өч факт бар (15, 45 һәм 100 мең сум). Ике респондент шәһәр прокуратурасын да атаган (суммасын берсе генә язган - 35 мең сум).

Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: