Яшел Үзән

МАТУРЛЫК ЯСАУЧЫ РӘССАМ

Яшел Үзәннең сәнгать галереясы диварларында тезелеп киткән гади эшчеләрнең портретларын, милли бизәкләребезне, натюрмортларны кызыксыну белән карап йөрүчеләрнең күңелләрендә нинди хисләр уяна икән? Әлбәттә, беренче чиратта – сокланудыр. Аннары һәркемнең үзенеке инде: Совет заманнарын сагыну, ерак тарихыбыз турында уйлану, шамаилләр каршында әсәрләнү, табигать нечкәлекләренә таң калу һ.б... Бу тирән тойгыларның сәбәпчесе – Мөдәрис Минһаҗев эшләре.


Беренче карашка бик гади кебек күренгән картиналарның һәрберсенең каршында озаграк карап торган саен, аларда яңа мәгънә, үзеңә генә билгеле булган кичерешләр белән уртаклык табасың. Чөнки, балачак хатирәләре, бүгенге көндә сагынып яшәгән туган нигезе, хезмәт юлы, әби-бабаларыбыз рухы – барысы да һәрберебезнең күңел түрендә саклана. Ә рәссам әле шул хатирәләрне төсләргә төреп бирергә дә сәләтле.
Яшел Үзәндә Рәссамнар Союзы әгъзасы, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР халык рәссамы, Бикчурин исемендәге премия лауреаты Мөдәрис Минһаҗевның «Җир бакчалары» («Сады земные») дип исемләнгән иҗат күргәзмәсе тәкъдим ителде. Ул үзендә рәсем ясау сәләтен туганнан ук салынганлыгы һәм бизәкләрне туганнан бирле күреп, күңел сандыгына туплап барганлыгы турында сөйләде:
–Иң элек мин аларны бишегемне чебен-черкидән саклау өчен капланган челтәрләрдә күргәнмендер. Абаланып йөри башлагач – ишек төбендә тезелгән читек-кәвешләрдәге милли бизәкләр хәтеремдә уелып калгандыр, мөгаен. Мин аларны машина итеп уйный идем. Аннары, буем үсә төшкәч, өстәлдәге пыяла банкага тутырып куелган агач кашыкларны күзәтүем хәтердә, алар бик матур иде. Ә кыш көне тәрәзәләрдәге суык төшергән искиткеч бизәкләрне карап туя алмадым. Парланган тәрәзәләргә шуларны ясарга тырышуым исемдә. Ә гүзәл хатын-кыз образы күңелемдә әни рәвешендә гәүдәләнә.
Рәссамның  иҗатында борынгы Болгар һәм Биләр дә үз урынын алып тора. Аның барлык рәсемнәре дә матур һәм якты төсләргә бай, нәкъ үзенең эчкерсез һәм күтәренке рухлы күңеле кебек. Ясалмалык юк. Бар да табигый. Авторның үз сүзләренә караганда, ул тормыш мәгънәсен нәкъ менә иҗатында күрә. «Минем уйлавымча, сәнгатьнең максаты ямьсезлекне эзләү түгел, ә дөньяның матурлыгын тасвирлау. Аны тукымага тапшыру өчен, үзеңнең эчке дөньяңның матур булуы кирәк. Мин чибәрлек белән гүзәллек арасындагы чикне узмаска тырышам...» Бу Мөдәрис Минһаҗевның тормышка карашы. Гади һәм халыкка якын иҗат җимеш­ләре сәнгать сөючеләрне алга таба да шатландырып, кешеләрне матурлыкка өндәп торсын.       
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: