Яшел Үзән

Машиналы булуның уңайсыз яклары

Шәһәрдә машина шулхәтле ишәйде хәзер, хәтта тормыш алып барырга комачаулый башлады. Өйгә керүе дә кыенлашты. Йорт тирәләрен сырып алган машиналар, ачуым бер килмәгәе, машина хуҗаларының үзләренә дә йөрергә урын калдырмый. Хокук саклаучы оешмага эвакуатор кулланып тәртип кертергә туры килә. Мондый кырыс чара кирәкме-юкмы? Без бу мәсьәлә буенча сораштыру үткәрдек. Чүп-чарны...

Шәһәрдә машина шулхәтле ишәйде хәзер, хәтта тормыш алып барырга комачаулый башлады. Өйгә керүе дә кыенлашты. Йорт тирәләрен сырып алган машиналар, ачуым бер килмәгәе, машина хуҗаларының үзләренә дә йөрергә урын калдырмый. Хокук саклаучы оешмага эвакуатор кулланып тәртип кертергә туры килә. Мондый кырыс чара кирәкме-юкмы? Без бу мәсьәлә буенча сораштыру үткәрдек.

Чүп-чарны утильләштерү һәм эшкәртү буенча җавап­лылыгы чикләнгән «Экорес» җәмгыяте директоры Александр Лобачев:

- Йорт тирәсендә машиналарның күп булып җыелуыннан иң нык интеккән оешма безнекедер, мөгаен. Көн дә безнең машиналар йортлардан чүп чыгарырга тиешләр, ә ишегалдына кереп тә булмый... Югыйсә, машина хуҗалары иртән сәгать 8дән 10га кадәр безнең хезмәт техникасына юлны ачарга кирәклеген белергә тиеш. Мисалга, соңгы вакытта, әйтик, Гоголь урамындагы 23А һәм 56 нчы йортлар янында иртән машиналар шыплап тулган була, чүп җыя торган тартмалар янына кереп тә булмый. Минемчә, эвакуатор белән тәртип кертүне даими рәвештә оештырырга кирәк, башкача эшебезне алып барып булмый.

«Ашыгыч ярдәм» машинасын йөртүче Гомәр Гыйбадуллин:

- Бу бәла безнеке дә һәм бөтен халыкныкы да дип әйтер идем мин. Чирләгән кеше янына медицина ярдәме вакытында килеп җитүгә тоткарлык туа. Машина үтә алмаганда тәгәрмәчле носилканы өстерибез инде, кайвакыт ансын да әле алып кереп булмый подъездга. Әгәр машина үтәргә юл булса, мин кергәч, гадәттә, башкага үтәргә ара калмый. Шунда җәнҗал чыгаручылар да була. Югыйсә, «Ашыгыч ярдәм» машинасы уйнап йөрмәгәнен беләләр бит инде. Юк, монда тиешле тәртип урнаштырырга кирәк. Тәүлек буена ниләр генә ишетергә, ниләр генә күрергә туры килми безгә.

Яшел Үзән район янгын сүндерү хезмәтенең өлкән инспекторы Рамил Хаҗиахметов:

- Янгын сүндерүчеләрнең дә үзәгенә үткән мәсьәлә бу. Берәр йортта янгын чыкса, янына килеп булмый. Әнә, Казанда Г.Кутуй урамындагы 68нче йортта төнлә янгын чыккач, коткаручыларга шыплап тулган машиналар рәте киртә куя. Нәтиҗәдә, коткару тоткарлана һәм бер бала һәлак була, дүрт кеше пешеп җәрәхәтләнә. Без калабызда атнага бер тапкыр, даими рәвештә, рейдлар ясарга булдык. Кагыйдә бозган гражданнарга - 1,5-2 мең сум, вазыйфаи затларга - 7-10 мең сум, юридик затларга 100-150 мең сум штраф түләргә туры киләчәк. Кагыйдә гади: йорт янында янгын сүндерү машинасы узар өчен, өйнең биеклегенә карап, киңлеге 3,5 метрдан 10 метрга кадәр юл калыр­га тиеш («Янгынга каршы тору» таләпләренең СП 4.13130.2013не карагыз). Кыскасы, кисәтәбез: безнең эш урынын биләмәгез!

Ишегалдын җыештыручы Динарис Заһидуллин:

- Әйтәсе дә юк, машиналар эшләргә бирми. Бигрәк тә кыш көне авыр була. Карны кич көрәмисең, иртән-иртүк юл ачасы килә. Ә анда машиналар шып­лап тула. Кайбер мәгънәсезе машинасын кабыза да, нигә миңа юл ачмадың, ди әле. Эвакуатор даими йөрсә, ишегалдында тәртип керер иде.

14нче модель «Жигули» машинасы хуҗасы Илһам Хәйретдинов:

- Машиналарның артык күбәюен дә һәм аларның кыенлыклар тудыруын да күрәм. Көн дә иртән сәгать алтыда Казанга эшкә китәм, шуңа күрә машинамны иң кырыйга куярга тырышам. Әгәр махсус стоянкалар булса, ишегалларында машиналар азрак җыелыр иде, минемчә. Ә хәзер эвакуатор белән тәртип урнаштырырга кала. Затлы машина алган байлар кагыйдәләрне уйлап бирми бит. Менә безнең күршедә яшәүче бер гаиләнең өч машинасы бар: үзе, кызы һәм малае аерым техникада йөриләр. Алар бүтәннәр белән исәпләшмиләр инде, кайда теләсәләр, шунда куялар кадерле машиналарын. Ә бит кагыйдә һәркем өчен дә бер.

Сораштыруны

Ильяс Салихҗан үткәрде.

Йөк транспортына чикләүләр кертелә

15 апрельдән 14 майга кадәр республикада авыр йөк автомобильләре хәрәкәтенә чикләү кертелә.

Бу чорда юлларда бер күчәрле транспорт чарасына - 6, ике күчәрлегә - 5, ә 3 күчәрлегә 4 тонна йөк рөхсәт ителә. Ә иң яхшысы - бу чорда транспорт чарасына артык йөк төяп юлга чыкмаска.

Вакытлыча чикләүләр халыкара йөк ташучы автомобильләргә, пассажир автобусларына, азык-төлек, терлек, дару препаратлары, орлык фонды, ашлама, почта ташуга, 16 тоннага кадәр ягулык йөртүче транспорт чарасына, юл ремонтлаучы, гадәттән тыш хәлләр китергән зыянны юкка чыгаручы техникага кагылмый.

Региональ автомобиль юлларында йөрүгә махсус рөхсәтне Казан шәһәре Оренбург трактының 5нче йортында урнашкан «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт идарәсеннән алырга була ( аның филиаллары Чаллы, Әлмәт, Норлатта бар). Телефоны: (843) 533-37-82.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: