Яшел Үзән

Мартта рәттән дүрт көн ял итәбез

Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә, 8 нче март -Халыкара хатын-кызлар көне эшләми торган бәйрәм көн булачак.

2015 елның 24 сентябрендә чыккан 1017 а номерлы "Ял көннәрен күчерү турында" РФ Хөкүмәте карары нигезендә, 3 гыйнварда якшәмбегә туры килгән ял көне - 7 март дүшәмбегә күчерелде.

Димәк, биш көнлек эш атнасы графигы буенча эшләүчеләр өчен 5, 6, 7, 8 март ял көннәре булачак.

Чыганак - интертат.ру.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: