Яшел Үзән

Марат Бәшәров Казанга Мәүлид бәйрәменә килә

Бастырырга Эл. почта Беренче комментатор булыгыз! Казанда Мәүлид бәйрәменә багышланган театраль-тамаша булачак. Тамашаны мәскәүлеләр тәкъдим итә. Төп рольне Россиянең танылган кино йолдызы, татар егете Марат Бәшәров башкара.


8 февральдә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләмгә багышланган "Мәүлид ән-Нәби. Җан белән сөйләшү" дигән театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителә.

Чара Россия мөфтиләр шурасы, Россия мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Мәскәү шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм "Хузур" нәшрият йорты ярдәме белән оештырыла.

Театральләштерелгән тамашаның төп герое - тормышыннан канәгать булмаган яшь мөселман эшмәкәре. Барлык уңышсызлыкларының сәбәбен тирә-як мохиттән генә күрергә күнеккән герой рухи эзләнүләр дөньясына кереп китә. Тамашачы геройның уйланулары аша Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләм яшәгән чор һәм кешелек дөньясын элек-электән борчыган күп кенә сорауларга җавап табу күренешләренең шаһите була.

Төп рольләрне танылган актер Марат Бәшәров, дин әһеле һәм "Триллионер" проекты авторы Шамил Әләүтдинов, шагыйрь һәм сценарий авторларының берсе Ренат Әбәнов, Камил Фәхретдинов, Рөстәм Мостафин башкара.

Куелышта "Сүзләрсез" бию театры артистлары (Казан) һәм Татарстан дәүләт камера хоры солистлары, Сәидә Мөхәммәтҗанова, Шәрип Умханов һәм 40ка якын башка артист катнаша.

Проектның җитәкчесе - Илдар хәзрәт Әләүтдинов, администратор - Азат Галәмшин, режиссер - Илдар Кәрим, сценарий авторы - Ренат Әбәнов һәм Илгиз Зәйни.

Беренче тапкыр "Мәүлид ән-Нәби" проекты Мәскәүдә генә түгел ә башка шәһәрләрдә дә оештырыла. 12 февральда бу тамашаны Уфа, ә март аенда Астана мөселманнары карый алачак.

Чара 19.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат үзәге.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: