Яшел Үзән

Мамадыш Әкил авыл җирлегендә узган авыл җыеннан фоторепортаж

Район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм инфраструктура буенча җитәкчесе вазифасын башкаручы Әмир Нурмөхәммәтов дамба төзелеше буенча кайбер ачыклыклар кертте: – Дамбаның проекты эшләнде, аңа 380 мең сум тотылды. Хәзер кадастр эшләре бара, хуҗалык җирләренә күпме кереләчәге һәм аларга никадәр кайтарырга кирәклеген ачык­лыйбыз. Экологик, инженер-геологик экспертиза үткәрү өчен 1 млн. 125 мең сум акча бүлеп бирелгән. Без аны быел ясый алмыйбыз әле, максатчан федераль программага кертергә кирәк. Объект районның табигый саклау биләмәләре исемлегендә.

 Шул экспертизасыз бу эшне башкарып булмый.
Менә шулай, боз кузгалды, дигәч тә, терәлеп калыр киртәләр җитәрлек шул әле. Танайлыларга быелгы язны да зур әзерлек белән каршы алырга туры киләчәк, болай булгач. Мамадыш-Әкил авыл җирлегендә тагын бер проблема – ул да булса халыкның чүп-чарын кая тели – шунда түгүе. Бу хакта Хәлим Идиятуллин сүз кузгатты:
– Авыл тирәләрен чүпкә батырабыз. Үзебез аңлы рәвештә шундый әшәкелек кылабыз. Бу бик зур бәла. Киләчәк буынга ни калдырабыз? Моңа нокта куярга кирәк. Аннары, мәңгелек йортыбызга бару юлы бик аяныч хәлдә. Беренче чиратта аны ясарга кирәк.
Тирә-юньне төзекләндерү, матурлау мәсьәләсенә Розалия Гыйззәтуллина да кушылды:
– Әйдәгез, чынлап та, чисталыкка җитди карыйк әле, тиздән үзебез батачакбыз бит. Безнең дә күлебез бар. Нигә аны матурламаска? Бакыр­чылылар булдырган эш хәлебездән килмәсме икән? Ә нигә оешып, өмәләр үткәрмибез? Хәрабәләр бик күбәйде, аларны да җыярга кирәк. Авылыбыздан чыккан бер эшмәкәр дә юк, авыл өчен җан атып, булышучы. Ул дамбаларны төзеп юл салганда нигә дөрес исәп-хисап ясамадылар икән? Нигә аларны олылар туктатмаган, нишлисез сез, дип? Әйдәгез, торган җиребезгә битараф булмыйк әле!
Чүп мәсьәләсе, чынлап та, биредә бик кискен тора, бугай. Зиратка 100 метр гына кала урынны халык үзлектән полигон ясаган. Инде берничә тапкыр күмеп тә караганнар, бер ияләшкән сукмакны онытмыйлар, күрәсең. Кабат эттереп күмү өчен чабаталы трактор кирәк. ТКХ бу эштә ярдәм итәр кебек. Һәм авылларда тагын бер проблема – ул сөт җыючы белән тапшыручы арасындагы аңлашылмаучылык.
– Җыенга сөт җыючыны да чакырырга иде. Нигә ул һаман бәяне киметә, сыйфаты начар, дип сөтне кисә? Үзенең күзебезгә дә күренгәне юк, безнең алда ясасын «проба»сын! Начар сөт тапшырганыбыз юк! Инде болай да елдан-ел сыерларын киметә халык, чөнки асрауның мәгънәсе юк, – дип ризасызлык белгертүчеләр дә булды.
– Сөт җыючы эшмәкәр белән очрашу көнен тәгаен билгеләп, мине чакырыгыз, яме – диде Марат Усманов, – аның белән үзем сөйләшәм!
Мамадыш-Әкил үзебезнең район үзәгенә ерак урнашкан, шуңа биредә яшәүче халык кирәк-яракка күрше Чуваш ягына йөрүне кулай күрә.
– Турыдан гына 2 километр. Менә шул кыска юлга ике урында күпер ясау өчен 4 торба кирәк инде, әллә каян әйләнеп йөргәнче, шуны ясыйсы иде, – дигән тәкъдим дә яңгырады.
– Бер торба бар, тагын «Восток»тан сорап, алар ярдәм итсәләр генә инде. Бу мәсьәләне җыелышып хәл итәрбез, – дип җавап бирде, җирлек башлыгы Фәнис Мирхәтуллин.
Әйе, билгеләнгән эшләрне, куйган максатларны уңышлы башкарырга насыйп булсын...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: