Яшел Үзән

М7 трассасында "Магнит" фурасы янган (ФОТО)

Кичә Теләче районы аша узучы М7 трассасында гадәттән тыш хәл булган.

"Магнит" кибетләренә продуктлар ташучы MAN фурасы дөрләп яна башлаган. МЧС хезмәте тиз арада килеп җитеп, янгынны сүндерсә дә, йөк машинасының кабинасы тулысынча янып беткән була инде. Бәхеткә, машина йөртүче зыян күрмәгән.

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: