Яшел Үзән

Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмов җиләк чорында клип төшерәләр

Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмов Татарстанның гүзәл почмагы - Мамадыш районында йөри.

Җырчылар анда ял итәме, әллә эш буенча барганмы - бу хакта үзләреннән сораштык. - Булат белән бик матур җыр яздырдык. Шул җырга клипны, дуслар тәкъдиме белән, Мамадышта төшерергә ниятләдек.

Бу якларның табигате аеруча матур, биредә таулар да, чишмәләр дә, елга да бар. Мөмкинлек булса, җир җиләгенә дә барырга исәп. Каен җиләгенә бер тапкыр барып өлгердек, инде җир җиләге дә кызарып пешкән, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Ләйсән Гыймаева.
Җәйге ял турында сорагач исә: "Әлегә уйлашмадык. Булат радиода иртәнге эфирда эшли, аннан соң ураза тотарга да тырышабыз. Бәлки соңрак берәр җиргә барып кайтырбыз", - дип җавап бирде Ләйсән.
Чыганак - Интертат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: