Яшел Үзән

Ләйлә Дәүләтова: «Гүзәл затлар иркәләнеп, сөелеп яшәргә тиеш»

Россия­леләрнең яртысы, ир-атларга караганда, хатын-­кызларга яшәү авыррак, дип саный. «Җәмәгатьчелек фикере» фонды илнең 53 төбәгендә 104 торак пункт­та 1500 респондент арасында сораштыру үткәргән. Россия­дә ир-атларга яшәү авыррак дип белдерүчеләр 9 процент кына булган.

Респондентларның 35 проценты «Россиядә хатын-кызларга һәм ир-атларга яшәү авырлыгы бертигез» дигән фикердә. Ә 48 проценты «хатын-кызларга яшәү авыррак» дигән фикердә тора. Алар моны өй мәшәкатьләре һәм балалар тәрбияләү хатын-кыз җилкәсенә күбрәк төшүе (18 процент), гаилә өчен җаваплылык булуы (9 процент), эш табу кыенлыгы (7 процент) белән аңлата. Сүз уңаеннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Метроэлектротранс» коллективы хатын-кызлары белән очрашуда: «Эштән кала, сезнең башка мәшәкатьләрегез, гаилә, ирләрегез, балаларыгыз бар, әмма сез барысына да өлгерәсез. Минемчә, кайдадыр нәрсәдер килеп чыкмый икән, бу эшне хатын-кызга тапшырырга кирәк. Әгәр дә ул да булдыра алмаса, димәк, бу эшләрлек эш түгел», - дигән иде.
Ләйлә Дәүләтова, шагыйрә:
- Миңа калса, ир-ат булу авыррак. Аның өстендә акча эшләү, гаиләне матди яктан тәэмин итү бурычы тора. Гаиләсе өчен ул - җаваплы кеше. Ә хатын-кыз өстендә - өй эшләре, бала тәрбияләү. Бу - күпкә рәхәтрәк, кызыграк вазифа. Шуны тоеп яшәгән хатын-кыз бәхетле дә инде. Күп кенә хатын-кызлар карьера артыннан куа, ирләренә баш булырга омтыла, менә шундыйлар аннары, хатын-кызга авыр­рак, дип зарлана. Гүзәл затлар иркәләнеп, сөелеп яшәргә тиеш ләбаса.
Камил Кәримов, язучы:
- Безнең илдә хатын-кызга яшәү чынлап та авыррак. Бу беренче чиратта эш табуда чагыла. Алар бөтен җиргә дә эшкә урнаша алмый. Кыскартылуга эләккән кешеләр арасында эш таба алмыйча интегүчеләр, нигездә, хатын-кызлар. Ир-атлар ачка үлмәс өчен, гаиләсен акчасыз калдырмас өчен, теләсә кая эшкә урнаша ала. Физик чыдамлылык таләп ителгән эштә, хатын-кызлар никадәр сабыр, түзем булса да, ирләр генә эшли ала.
Илдар Кыямов, «ТНВ» алып баручысы:
- Бу дөньяда беркемгә дә яшәү җиңел түгел. Статистика буенча бездә хатын-кызлар ир-атлардан күбрәк. Бер иргә ун хатын-кыз туры килә, диләр. Шаккаткыч: чибәр, мөлаем кызлар күп, ә ирләре юк. Андыйлар дөньяны үзләре генә алып бара, машинасын да йөртә, күп акчалы эшкә дә урнаша. Ялгызлары бала да үстерә. Көне-төне чабалар, дөнья куалар. Ничек итеп аларга яшәү ансат дип әйтеп була инде монда?
Чыганак: «Шәһри Казан» газетасы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 20 февраля 2018 в 14:48
    Быелгы сайлаудан нинди яңалыклар көтәргә? Үз гомерендә беренче тапкыр әлеге сәяси мөһим вакыйгада катнашучыларга сувенир бүләк итәчәкләр. Сайлауда 18 яше тулган 49 мең яшь татарстанлы катнашырга мөмкин. Аларга ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе имзалаган чакыру да киләчәк.
    34
    0
    0
  • 20 февраля 2018 в 13:05
    Президент рәхмәте ​​​​​​​Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм республикада алкогольле продукциянең сыйфатына дәүләт контролен тәэмин итү  һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтүгә зур өлеш кертүе өчен
    64
    0
    1
  • 20 февраля 2018 в 11:31
    Минтимер Шәймиевнең оныгы Россиянең иң бай хатын-кызлары исемлегендә Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиевнең оныгы Камилә Шәймиева «Tatler» журналына биргән интервьюсында Forbes версиясе буенча үзенең Россиянең иң бай хатын-кызлары исемлегенә кертелгәнен белгәч, елап җибәрүе турында һәм бабасына оныкларын акча кадерен белергә өйрәткәне өчен рәхмәтле булуы турында сөйләгән. Бу хакта «Вести КАМАЗа»га сылтама белән «Мәйдан журналы» яза.
    113
    0
    0
  • 20 февраля 2018 в 10:03
    Һөнәри осталык бәйгесендә “А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” акционерлык җәмгыятендә “Иң яхшы формовщик” һөнәрни осталык бәйгесе булды.
    40
    0
    0
  • 20 февраля 2018 в 09:02
    2017 елда Татарстанда 17 муниципаль архив ремонтланды Архивларны төзекләндерү мөһим документларның сакланышын тәэмин итә.
    33
    0
    0
  • 20 февраля 2018 в 08:35
    Мактауга лаек Мәгариф һәм балаларны, яшьләрне тәрбияләү өлкәсендә зур уңышларга ирешкәне өчен һәм юбилее уңаеннан
    82
    0
    0
  • 19 февраля 2018 в 19:54
    Миләүшә Сибгатуллина: «Улыбыз бер атна мәктәпкә бармыйча өйдә ятты, каршы килмәдем» «ТНВ» каналында «Манзара» тапшыруын алып барган (хәзер баш мөхәррире – авт.) Миләүшә Сибгатуллинаның ике улы үсә. Кәрим – VI, Хәким – II сыйныфта укый.
    158
    0
    0
  • 19 февраля 2018 в 16:49
    Күршеләрнең җирен алып буламы? – Күршеләрнең җир участокларында биш ел элек йортлары янды. Бакчаларында чүп үләне котыра, хуҗаларының килеп күренгәннәре дә юк. Аларның җирләрен алып миңа бирүләрен дәгъвалый аламмы?
    69
    0
    0
  • 19 февраля 2018 в 15:46
    Ташлама алучыларның акчасы арта 1 февральдән федераль ташлама алучыларга ай саен бирелә торган түләүләр һәм социаль хезмәтләр җыелмасы бәясе артты.
    119
    0
    0
  • 19 февраля 2018 в 14:34
    Традиция дәвам итә Һәр елдагыча, быел да кече шырданлылар якташыбыз, бөек мәгърифәтче Каюм Насыйриның рухына багышлап Коръән мәҗлесе  үткәрде.
    107
    0
    0
  • 19 февраля 2018 в 13:55
    Татарстан халкын кыска эш атнасы көтә Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә, республикада яшәүчеләр 23, 24 һәм 25 февральдә ял итәчәк.
    76
    0
    0
  • 19 февраля 2018 в 12:00
    Афәрин, Андрей! Узган шимбәдә Яшел Үзәннең “Маяк” трассасында үскән чаңгычы Андрей Ларьков чаңгы буенча ирләр эстафетасында  көмеш медаль  яулады.
    74
    0
    0
  • 19 февраля 2018 в 10:30
    Торф төймәләре – замана бакчачыларына хезмәттә Алар көнкүрешкә чагыштырмача күптән түгел килеп керүләренә карамастан, үзләренең өстенлекле сыйфатларын бик тиз исбатлады:
    53
    0
    0
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!
  • Бакырчыда Мәүлид бәйрәме
  • Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиясендә ничек бәйрәм иттеләр?
  • Авыр атлетлар кабат Яшел Үзәндә
  • Бакырчыда каз өмәсе
  • Яшел Үзән полициясе бәйрәм итте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Газовикларның риск зонасына васильеволылар да эләгә
  • Безнең кораблар Гарәп диңгезен иңли башлады
  • Маякта йозлэгэн казый жыелды. Нэрсэ булган???
  • МЕТЕОРда балалар өчен оештырылган ярыш
  • Юныс Сафиуллин белән очрашу кичәсе
  • 16 февраля 2018 в 10:32
    ТРЕБУЕТСЯ - администратор-кассир 1/2. 1500, соц.пакет, вахта. Деревня Исаково.
  • 6 февраля 2018 в 15:35
    Ачкычлар табылды Столичная 2а йортының бишенче подъезды янында ачкыч табылды⚠
  • 1 ноября 2017 в 10:53
    БЕЗ СЕЗНЕ КӨТӘБЕЗ! Белдерүләрегезне 5-67-02 телефоны аша яки Гоголь ур, 23а йортына килеп калдыра аласыз.
  • 17 февраля 2018 в 18:00
    Бакырчы шаккатыруын дәвам итә Бакырчыда кабат зу-у-ур бәйрәм! Мондый бәйрәмнең моңа кадәр бу авылда узганы юк иде әле. Чөнки биредә шугалак әле генә барлыкка килде. Шуңа да бу чараны яше дә, карты да, бала-чагасы да, бердәм булып, шатланып көтеп алды.
    249
    0
    2
  • 20 февраля 2018 в 16:31
    Яшел Үзән районы укучылары хәрби җыр смотрында Бүген “Авангард” спорт комплексында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан традицион хәрби җыр смотры узды.
    228
    0
    0
  • 19 февраля 2018 в 19:54
    Миләүшә Сибгатуллина: «Улыбыз бер атна мәктәпкә бармыйча өйдә ятты, каршы килмәдем» «ТНВ» каналында «Манзара» тапшыруын алып барган (хәзер баш мөхәррире – авт.) Миләүшә Сибгатуллинаның ике улы үсә. Кәрим – VI, Хәким – II сыйныфта укый.
    158
    0
    0
  • 17 февраля 2018 в 17:13
    Фәнис Җиһаншаны аздан гына төрмәгә утыртмый калганнар Камал театры артисты Фәнис Җиһанша шушы арада ерак сәфәрдән кайтып төште. Артист Хуҗа Насретдин образында дөньяның төрле илләрендә сәяхәтен дәвам итә. Бу юлы аның тукталышы Дубайда булган.
    142
    0
    0
  • 17 февраля 2018 в 15:54
    Күңелемдәгесен әйтәм Татар Әҗәле белән Карашәм авылы арасындагы 2-3 чакрым юл бик начар хәлдә, инде күптән ремонт күрмәгән. Кышын ярый әле, катырып, кар белән тигезләнә. Ә яз һәм көз айларында күрмәгәнне күрәбез инде – нык җәфаланабыз. Ел да халык җыенында бу сорауны күтәрәбез, әлегә файдасы юк.
    134
    0
    0
  • 17 февраля 2018 в 08:17
    Ничек түлисез, шулай яшисез! Әйшә мәдәният йортында узган җыенга килгән халыкны аз иде дип әйтеп булмый, сораулар да шактый яңгырады. Димәк, халык җирле хакимият ярдәменә өметләнә, битараф түгел. Әле ике ай гына авыл җирлеге башлыгы булып эшли башлавына карамастан, Радик Галәвиев авылдашлары алдында 2017 елга хисап тотты. Очрашуда район башлыгы Александр Тыгин да катнашты.
    132
    0
    0
  • 19 февраля 2018 в 15:46
    Ташлама алучыларның акчасы арта 1 февральдән федераль ташлама алучыларга ай саен бирелә торган түләүләр һәм социаль хезмәтләр җыелмасы бәясе артты.
    119
    0
    0
  • 20 февраля 2018 в 11:31
    Минтимер Шәймиевнең оныгы Россиянең иң бай хатын-кызлары исемлегендә Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиевнең оныгы Камилә Шәймиева «Tatler» журналына биргән интервьюсында Forbes версиясе буенча үзенең Россиянең иң бай хатын-кызлары исемлегенә кертелгәнен белгәч, елап җибәрүе турында һәм бабасына оныкларын акча кадерен белергә өйрәткәне өчен рәхмәтле булуы турында сөйләгән. Бу хакта «Вести КАМАЗа»га сылтама белән «Мәйдан журналы» яза.
    113
    0
    0