Яшел Үзән

«Үлсәм үләм, ләкин балык тота-тота үләм»

Яз көне боз өстендә балык тотарга ярамаганлыгын күп­ме генә сөйләп торсалар да, балыкчылар моны колагына да элми. Узган атнада гына да МЧС хезмәткәрләре безнең районда суга баткан балык­чыларны коткару буенча өч операция уздырды. 26 мартта Октябрьский бистәсе янында ике кеше баткан дип хәбәр итәләр. Водолазлар аларны биш сәгать буе эзли....

Яз көне боз өстендә балык тотарга ярамаганлыгын күп­ме генә сөйләп торсалар да, балыкчылар моны колагына да элми.
Узган атнада гына да МЧС хезмәткәрләре безнең районда суга баткан балык­чыларны коткару буенча өч операция уздырды. 26 мартта Октябрьский бистәсе янында ике кеше баткан дип хәбәр итәләр. Водолазлар аларны биш сәгать буе эзли. Соңыннан гына аларның, чыннан да, боз ярылып төшеп киткәнлекләре, ләкин, судан чыгып, тиз генә өйләренә кайтып киткәнлекләре мәгълүм була.
Ике көннән соң тагын хәбәр килеп төшә: Иделдә Гагарин паркы янында бер ир кеше суга төшеп китә, чыгуын-чыга, ләкин, аягы сыну сәбәпле, йөри алмый икән. Зыян күргән ир кеше янына тиз арада медиклар һәм коткаручылар килеп җитәләр, тик менә аны алып чыгуы гына кыенлык тудыра. Шул вакытта ярдәмгә һава мендәрендәге суднода Казан коткаручылары килеп җитә һәм ирне ашыгыч ярдәм носилкасында дәваханәгә китерәләр.
Шул ук кичтә коткаручыларга Зөя утравына килергә туры килә. Тагын бер балыкчыны эзләргә! Ул, иптәшләре белән бергә балыкка килгән җиреннән, билгеләнгән вакытка машина янына килеп җитми. Башта балыкчылар моны үзләре эзләп карый, соңыннан «112»гә шалтыраталар. Соңыннан ачыкланганча, ул боз аркылы җәяү өенә кайтып киткән була. Тик менә шалтыратып әйтергә генә «оныткан».
Сулыкларда боз катканнан алып, бүгенге көнгәчә республикада 16 очрак теркәлгән. 10 кеше батып үлгән. 11ен МЧС хезмәткәрләре коткарган. Ничек кенә гаҗәп тоелмасын, кыш көне балык тотучыларны берни куркытмый. Бәхеткә, ярый әле телгә алынган очраклар фаҗига белән тәмамланмады, ә көннәрдән бер көнне уңыш арты белән борылса?!
Резидә Йосыпова,
янгын сүндерү гарнизонының матбугат хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: