Яшел Үзән

Өлкәннәрнең яше дә зур, нәфесе дә

Атнаның кайсы көне булуга карамастан, шәһәр яны поездлары бакчага баручы әби-бабайлар белән шыплап тула. Җәй буе карап үстергән яшелчә, алма, сырганакларын җыярга, беришесе ташландык бакчаларны чистартырга баралар.

Әй, бар иде ул бакчаларның гөрләгән чаклары! Нинди генә яхшы сортлы алмагач, чия, слива, грушалар утыртмадылар?! Яшелчәләрен карап үстерделәр, гаиләләрен, балаларын туендыр­дылар.
Ә бүген?! Бу бакчаларның күбесе (Шырдан буе, Бишбатман ягы) ташландык хәлдә. Никадәр гектарлар буш ята, сукалап та булмый аларны, юк-юк та тирә-юньнәре җимерек булса да, баганалы-тотулы. Күбесенең хуҗалары инде бакчага йөрерлек тә түгел - олы буын. Алар һәр кишәрлек җирләрен киртәләде, көрәк-сәнәк, чиләк, лейка куярга булса да кечкенә генә сарай да ясады. Бүген шуларга карыйсың да: «Әй әрәмгә язган җирләр, әрәмгә киткән хезмәт», - дисең. Үзең тапкан, үстергән, булдырган жәл бит ул. Шуңа да хәзер бу бакчаларга өлкән буын әби-бабайлар (йөрерлекләре) гына йөри. Чөнки үзләре утыртып үстергән бакча. Октябрьгә кадәр ничек тә андагы эшләрен төгәллиселәре килә, юл акчасы ярты бәя генә бит. Ә октябрьдән юл өчен ташлама бетә, диләр.
Карт-корының яше дә зур, нәфесе дә. Аркаларында котомка, ике кулда ике сумка. Шыплап тулган. Чак-чак киләләр поездга кадәр. Араларында ник берәр яшьрәк кеше булсын! Яшьләр хәзер монда кадәр килеп, котомка асып йөрү түгел, машина белән дә килмиләр шул! Сатып кына алалар. «Паром бәясенә сатып алып була, йөриләр шунда», - дип, картларны тиргиләр дә әле. Ә әбиләр алып кайткан әйберләрен базар тирәсендә сатып, юкны юнәтә. «Пенсияне җиткереп булмый», - дип зарланалар.
Бакчачы әбинең берсе белән Мирныйга баскычтан менәбез. Аннан буш көе менү дә авыр, ә әбинең аркасында да, ике кулында да йөк. Авыр икәнлеге күзгә күренеп тора. Әбигә:
- Берәр ярдәм итәргә, каршыларга кешең юкмы, - дим.
- Бар, бар. Бүлешергә өйдә көтеп утыралар, - дип җавап бирде әбием.
Акрын гына менеп җиттек. Өлкән буын күпне күргән, күпне кичергәнгә хәзергеләрдән ныграк шул. Түзем дә.
- Болай алып кайтып биргәч, рәхмәт әйтерләр инде! - дим.
- Рәхмәт, дисең, тагын, рәхмәт бик кыйммәт ул. Юлларына 50 сум бирсәң, бу нигә җитә инде, диләр әле. 1000 сум бирсәң генә алмашка рәхмәт ишетеп була ул, вак-төяккә рәхмәт юк, - диде әби кеше.
Саубуллашып аерылыштык. Һәркемнең үз юлы, үз дөньясы. Бу өлкән буын бакчачылары, яшьлекләрендә дә нужа күреп яшәгәннәр, пенсиягә чыккач та рәхәтләнеп, иркенләп тотарга акчалары булмаганга бакчага иртәнге поезд белән китеп, кичкесе белән генә кайталар, көн итәләр. Чыннан да, күбесенең заводта эшләп чыккан пенсия­ләре 8-9 мең сум. Өстәвенә, балалары булганнары булышасы урынга, киресенчә, картлар аларга булыша. Ачның хәлен тук белми, диләр. Ә бит ни кыланганнарын да белми, хезмәт итми гел рәхәттә генә яшәүчеләр дә бик күп тирәбездә. Түбәнгә карап - шөкер итеп, югарыга карап - фикер йөртеп яшибез инде. Бу бакчачы әби-бабайларыбыз да елдан-ел азая, аларны алмаштыручы буын юк. Ташландык бакчалар тагын да күбәячәк...
Рәйханә Зәйнуллина.
Бакырчы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: