Яшел Үзән

Лилия акциягә кушылды, ә сез?

Май ахырында «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте «Туганнарыңны яздыр», «Әти-әниеңне яздыр» дип аталган акция игълан иткән иде.

Әлеге акциягә депутатлар да, министрлар да, җитәкчеләр дә кушылды.
Яраткан укучыларыбыз да читтә калмады. Әнә Норлатта яшәүче Лилия Сибгатуллина әнисенә бүләк ясады. Ул Бакырчы авылында гомер итүче, июль аенда 60 яшьлек юбилеен билгеләргә җыенучы Сәлия апа Гатауллинага 2016 елның икенче ярты еллыгына газетага язылды. Менә ичмасам бүләк! Газетабыз атнасына ике тапкыр килеп, ярты ел буе Сәлия апаны сөендереп торыр дип ышанабыз.
Район газетасына яздырып, һәркем якыннарын, туганнарын, мохтаҗларны сөендерә ала. Сез дә читтә калмагыз! «Яшел Үзән»гә инде язылып куйган булсагыз, якыннарыгызга бүләк ясагыз!
«Яшел Үзән»гә язылу бәясе - 585 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: