Яшел Үзән

Җәлил хәзрәт Фазлыев: «Хатын-кыз беренче чиратта әни булырга тиеш»

Берәү сабыен тәрәзәдән ташлаган, Чаллыда яшәүче хатын баласының веналарын кискән, чүп савытында яңа туган бала мәете табылган, 9 нчы хастаханә коймасына яңа туган бала салынган сумка элеп калдырганнар һәм башка шуның ише хәбәрләрне еш ишетеп торабыз.

«Пусть говорят» тапшыруының чыгарылышының икесенең берсе шушы темага багышлана. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев әни кешеләрнең шундый вәхшилеккә баруының төп сәбәбе динсезлектән килә дип саный.

Әбиләребездән үрнәк алыйк

- Пәйгамбәребез Мө­хәммәд (с.г.в.)нең бер хәдисе бар. Ул: «Кеше кеше булсын өчен, аңарда дүрт сыйфат булырга тиеш. Иң беренчесе - акыл, икенчесе - дин, өченчесе - оят, дүр­тенчесе - изге гамәлләр. Хайваннарда шушы сыйфатлар юк, ә адәм баласында исә болар булмаса, кешене кеше дип әйтеп булмый», - ди. Икенче сыйфатка - динле булу дигәненә киңрәк тукталыйк. Хайваннарда дин юк, әмма бала дигән хис бар. Ул баласы өчен үлеп тора, аны ташламый, үстерә. Ә без баланы табып үстергән очракта да аны тәмле ашату, БДИны уңышлы тапшырту, абруйлы уку йортында укыту, акчалы эшкә урнаштыру ягын гына кайгыртабыз. Дини тәрбия турында онытып җибәрәбез. Аны хәрам белән хәләлне дә аерырга өйрәтмибез. Аллаһы Тәгалә Коръән-Кәримдә, мин адәм баласын бөтен мәхлукаттан да матур, күркәм итеп яраттым. Ә кайберәүләрегезне түбәннән-түбән төшерермен, ди. Менә шул түбәннән-түбән төшерермен дигән сүзне кайберәүләр укыйлар да, монда сүз урамда аунап ятучы исерек турында барадыр, диләр. Әлбәттә, исерек - тилелекне кыйбат бәягә сатып алучы. Әмма
ул әле хайван дәрәҗәсенә генә тәгәрәү, аңардан да түбәнрәк дәрәҗәгә төшү бар. Хайваннарның печән ашаганы - ит, ит ашаганы печән ашамый. Ә менә адәм баласы, тиешме-юкмы, хәраммы-хәләлме, уйлап тормый, барысын да ашый. Хәрам ризык исә оят дигән нәрсәне бетерә. Менә шул кешене хайваннан да түбән төшерә. Кайбер хатын-кызлар баласы дөньяга килмәсен өчен, аны төшертә. Кыямәт көнендә аның өчен җавап бирәсе була бит. Ул көнне үтерүчеләр янына үтерелгән кешеләр китерелерләр дә ул кешене ник үтердең дип сорарлар. Шул вакытта алар, бу кеше мине үтермәкче булды, миңа куркыныч янады, дип акланыр. Аннары дөньяга килергә тиешле булып та килми калган сабыйларның җаннары китерелер һәм, боларның нинди гөнаһлары бар иде, дип соралыр. Туарга тиешле бала сиңа нинди куркыныч янады?.. Дингә ышанабыз, Аллаһка тәвәккәл кылабыз дип әйтергә яратабыз, ә үзебез нишлибез? Бала төшереп, көферлек эшлибез. Телевизордан кеше үтерүчеләрне нәфрәтләнеп карыйбыз, моны кем тәрбияләде, кулы ничек күтәрелде икән дибез. Шу­ны карап утыручы без үзебез дә дөньяга киләсе баланы юк итәбез бит. Ул әле чит кешене үтергән, ә без үз балабыздан котылырга ашыгабыз.

Баласын тапкан очракта да аны ташлап калдыру ягын караучылар бар. Болар барысы да безнең динсезлегебез аркасында килә, шуның ачы нәтиҗәсе. Әбиләребездән үрнәк алырга кирәк безгә. Сугыш вакытында алар ирсез килеш көн‑төн колхозда эшләп, күпме салым түләп, бернинди пособие алмыйча, ачтан шешенеп, биш‑алты баланы аякка бастырганнар. Берсе дә баласын үтермәгән, үз‑үзенә кул салмаган, чөнки алар хәләл ризык ашап үсүчеләрдән һәм намаз укучылардан иде. Хәләл ризык дигәннән, хәрам ашаган кешедә ихтыяр көче булмый. Андыйлар беренче авырлыкта ук югалып кала. Баласын үзенә авырлык дип саный.

Бүгенге көндә бала хокукы дигән әйбер киң таралган. Хөкүмәт тә, әти‑әни дә, мәктәп тә балага нәрсәдер тиеш. Балага кычкырырга ярамый, хәтта мәктәп бакчасында яшелчәләргә су сибәргә кушарга да ярамый. Ә бит ул баланың хокуклары белән бергә вазифалары да бар. Аның Аллаһы Тәгалә, әти-әни­се, үсеп гаилә коргач, тормыш иптәше, баласы каршындагы вазифалары бар. Ул үзенә караганда да яхшырак бала үстерергә тиеш.

Тукай да «Таян Аллага» шигырендә:

«Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала!
Рәхмәте бик киң аның, һәрдәм таян син Аллага!
Йа Ходай, күрсәт, диген, ушбу җиһанда якты юл;
Ул - рәхимле; әткәң-әнкәңнән дә күп шәф­катьле ул!» - ди.

Ирләр бәби таба алмый

- Без хатын-кызларыбызны зурлый беләбез. Мәктәпкә балалар белән очрашуга галимә, эшкуар, җырчы, язучы, депутат хатын-кызларны чакыралар. Ә гап-гади, күп бала табып үстерүче, чын әни, чын әби була белгәннәре турында онытабыз. Рәшидә апа Исхакыйның нәселе 125 кешегә җиткән. Килен-кияүләрне кертмичә генә әле бу. Берничә тапкыр әйткәнем булды: менә шушы нәселне республикакүләм зур чара итеп нишләп күрсәтмәскә? Бу бит сәхнәгә чыгып җырлау гына түгел. Барысы да намаз укый, татарча сөйләшә. Менә шундый үрнәк хатыннарны күрсәтергә кирәк. Кемнәргәдер машина ачкычлары, затлы туннар бүләк итәләр. Бирмәсеннәр дип әйтмим, әмма чын милләт аналарын да кадерли белергә вакыт җитте. Ә андыйлар һәр район җирендә бар. Демография дибез, хакыйкатьтә бит хатын‑кыз ул иң беренче чиратта әни булырга тиеш. Милләт яшәсен дип сөйлибез. Татар хатыны татар телендә сөйләшүче кимендә өч бала үстерсен. Аларны ун яшьтә намазны яратып укырлык итеп тәрбияләргә тиеш. Шул ва­кытта демография, милләт, әхлак проблемасы да булмаячак.

Бала тапмауны карьера ясау белән дә аңлаталар. Бу совет заманыннан ук килә. Гомәр Бәшировның «Намус» романында Нәфисәнең гаиләсе турында бер сүз дә әйтелми, ул эш аты булган. Аның матурлыгын җәмгыятьтәге урыны белән күрсәткәннәр. Карьера дигәннән, калдыр син җәмгыятьтәге эшләрне ирләр җилкәсенә. Ир җитәкче дә, депутат та була ала, ә менә бәби таба алмый. Хәзер исә бөтен эшне хатын‑кыз башкара.

- Ирләр булдыксыз булганга бит инде ул, Җәлил хәзрәт.

- Булдыксыз ирләр тәрбияләүдә хатын-кызның үз өлеше дә бар. Мин эшләмәсәм, гаилә бармый дип, тормышны җигелеп тарталар. Ә ир бала моны күреп үсә, хатынга аркаланып яшәүне ул дөрес нәрсә дип кабул итә. Шулай итеп әрәмтамак ирләр тәрбияли, улларын ялкаулыкка өйрәтә. Балаң тәртипсез, бозык юлда булса, карьераң, дәүләт хезмәткәре булып чыккан пенсияң күзеңә күренәме? Аларның берсен дә бала тәрбиясенә алыштырып булмый. Үзгәртер идең дә - соң. Локман Хәким, балага кечкенәдән Аллаһы Тәгалә турында сөйлә­мәсәң, картлыгыңны Алла­һы Тәгаләгә балаң турында сөйләп (зарланып) үткәрерсең, ди.

- Җәлил хәзрәт, Россия хөкүмәте аборт ясатучыны җинаять җаваплылыгына тарту турында закон проекты эшләгән. Ул кабул ителә калса, баласын төшерткән хатын‑кызны гына түгел, табибны да, аның ирен дә бер елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган. Сез ничек уйлыйсыз, бала төшертүчеләрнең санын закон юлы белән генә киметеп булырмы икән?

- Кешенең үз аңында булмаса, закон белән генә көрәшеп булмастыр. 1985 елда аракыны бетерү турында закон чыкты. Аңа карап кына исерекләр кимемәде. Авылларда самогон кудылар. Динле авылларда Сабантуйларында, ураза аенда аракы сатылмый. Шулай булырга тиеш дигән законы юк бит, үзләре теләп шулай эшли. Бала төшертүгә килгәндә, теләгәндә, аның әллә нинди юлларын табып була. Хастаханәдә баланы УЗИ аша карыйлар. Балада җитешсезлек булганда, аны төшертергә кушалар. Димәк, табибка акча төртеп тә шундый белешмә алачаклар. Өйгә барып аборт ясаучы карчыклар да табылыр. Әйткәнемчә, иң үтемле чара ул - дини тәрбия.

Саннар

Аборт ясау өчен, елына алты миллиард сум акча сарыф ителә. Аларның 4‑6 проценты гына медицина күрсәткечләре буенча кирәк дип табыла. Калганнары хатын-кызның яки гаилә парының үз теләге буенча ясала.

Дилбәр Гарифуллина. Шәһри Казан

Материал матбугат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: