Яшел Үзән

Ләгән-ләгән кычыткан ашы

Елның һәр фасылы үзенчә матур, һәр фасылы күңелдә төрле хатирәләр калдыра. Еллар узган саен үткән елларны, юлларны искә алабыз. Кайсы сагындыра, кайсы хатирәләр хәзерге томышыбызның никадәр рәхәт, барлыкта үткәрүебезне алдыбызга китереп бастыра. Хәер, хәзерге буын аны күз алдына да китерә алмый. Без, үземнең укытучым, класс җитәкчесе Фәүзия апа Сафина белән...

Елның һәр фасылы үзенчә матур, һәр фасылы күңелдә төрле хатирәләр калдыра. Еллар узган саен үткән елларны, юлларны искә алабыз. Кайсы сагындыра, кайсы хатирәләр хәзерге томышыбызның никадәр рәхәт, барлыкта үткәрүебезне алдыбызга китереп бастыра. Хәер, хәзерге буын аны күз алдына да китерә алмый.
Без, үземнең укытучым, класс җитәкчесе Фәүзия апа Сафина белән озак еллар Акъегет мәктәбендә укыттык. Яныңда үз остазың булу, аның белән эшләү - бер яктан зур тормыш мәктәбен, эш алымнарын өйрәтүгә ярдәм итсә, икенче яктан сиңа зур җаваплылык та өсти. Ничек кенә булмасын, үземнең укытучым белән миңа рәхәт иде. Кыен чакларда аның киңәше, авырлыкта аның безнең өчен нык стена булган чагы күп булды. Рәхмәт аңа.
Акъегет мәктәбенә бергә барып, бергә кайтып йөрдек, юлда үз башыннан үткәннәрне сөйләгәнне тыңлыйсы рәхәт иде. Балаларыбыз да бер чорда үсте, шуңа да бик аралашып яшәдек без.
Май ае мәктәптә кызу эш чоры. Экзаменнарга хәзерләү, контроль эшләр, колхоз эшенә балалар белән чыгу, гомумән, өйдә юньләп ашарга пешереп өлгермәгән чаклар да була иде. Дәресләребез дә ике сменада. Чәй, коры-сары белән дә үтә. Бер хатирәне сөйлисем килә.
Мәктәптән кайтып киләбез. Фәүзия апага: «Фәүзия апа, мин кичә кычыткан ашы пешердем, тәмле, шуны ашап чыгыйк, әйдә безгә кайтабыз», - дим. Мин май кычытканыннан һәр язда аш пешерәм. Мәктәптән кайтканда шулай бер-беребезгә кереп, чәй эчкәли идек инде. Фәүзия апам минем чакыруыма каршы ачуланып, «Үзең аша, ләгән-ләгән ашаган мин кычытканны, ачыган катык ашарга дисәң, рәхәтләнеп ашап, чәй эчкән булыр идек», - ди.
Аның шулай кызып китүенә, аннан шундук кайтып төшүенә күнгән инде мин. «Ярар, кыстамыйм», - дидем дә аерылдык.
Фәүзия апаның «ләгән-ләгән кычыткан ашаган» дигәне һич күңелдән китми бит. Ник ләгән-ләгән дә, ник казан-казан түгел, табак-табак, тәлинкә-тәлинкә түгел, ә ләгән-ләгән? Олы буын кешеләренең кычыткан, алабута, бәрәңге-чөгендер яфрагы турап аш пешерүләрен ишеткән, какы, кәчки сакалы, әнеч үләннәрен, акация, өянке чәчәкләрен без дә ашадык, уксым да җыйдык. Тик ләгән-ләгән кычыткан дигәнне ишетмәгән идем әле. Иртәгәсен мәктәптән кайтканда сорадым Фәүзия ападан «ләгән-ләгән»нең серен. «Әй, Рәйханә, син минем кызып китүемә ачуланма инде, шул еллардагы хәлләр искә төшсә, үземне кулда да тота алмыйм», - диде. Күзләре яшьле. Менә-менә елыйм дип тора. Сөйләп китте:
- Әни 4 бала белән, авыр еллар, ашарга һаман шул кычыткан, аны да кирәктә табып булмый. Ашны казанда пешерәбез, казаныбыз ярылып-тишелеп чыкты, яңасын алырга хәл юк, шул казан эченә кечкенә түгәрәк ләгәнне тыгып, казан астына ягып, аш пешерә идек, үзәккә үтте ул ләгәндә пешерү. Казанда аш тиз пешә, ә казанга тыгылган ләгәндә тиз пешми шул, кычыткан вакытына бәрәңге дә бетә, утыртырга бәрәңге күзен җыеп, көлгә күмәбез, кипмәсен дип, ә үзәге аз кала. Ул чак сорар кеше дә юк бит, ни ягарга, ни ашарга, ни кияргә? Кычкырып атуыма ачуланма, яме!
Һәр язда май кычытканыннан аш пешерәм. Кычытканлы ашны пешергәндә Фәүзия апаның «ләгән-ләгән»ен искә алмый калганым юк. Сугыш чорындагы кыенлыкларны үткәргән, түзгән буын кешеләренә сокланмаслык түгел, әле аның хезмәте дә ничек авыр булган, шимбә-якшәмбесе дә, ялы да, отпуск та юк. Бөтен хезмәт кул көче белән, ягарга әрем җыюларын Фәүзия апа юл буе сөйли иде. Юл сизелми дә үтә.
Бүген без, безнең балалар, оныклар нинди рәхәттә яшибез. Өстәл тулы, ни ашыйм да, ни эчем, ә үзебез һаман риза түгел, һаман тормыш начар дибез. Әлбәттә, ул көннәрне күрергә язмасын. Кеше һаман яхшыга омтыла, рәхәт тормышның кадерен белергә дә, шөкер итә белергә кирәктер.
«Ипине күкрәккә терәп кисәр көннәр булыр микән?» - дигәннәрне ишетеп үсте инде безнең буын әбиләрдән, әниләрдән. Мул тормышта, бик рәхәттә, барлыкта яшибез, Аллаһка шөкер, мең шөкер.
Рәйханә Зәйнуллина.
Бакырчы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: