Яшел Үзән

Үлгәч тә тынгылык юк – пычак астына салалар

Хәзерге вакытта кирәксә-кирәкмәсә дә, якыннары «ярмагыз, зинһар!» дип гариза гына язу түгел, ялынып-ялварса да, мәетне яралар, дип зарланучылар бик күп.

Бу безнең милләт һәм мөселман динендәгеләр проблемасы гына түгел, әлбәттә. Яшел Үзәннең «Җәмигъ» мәчетендә «Татар халкының теле һәм мәдәниятенең бербөтенлеген саклау стратегиясе» кысаларында  узган җыенда күтәрелгән иң төп һәм бәхәсле мәсьәлә шул булды.

ТР Мөселманнары диния назәрәте кул астындагы аксакаллар шурасы рәисе Айрат Әюпов, алты районның имам-мөхтәсибләре, татар конгрессы, «Ак калфак» җәмгыяте, Яшел Үзәннең мәгариф һәм сәламәтлек саклау оешмалары, мөслимәләр берләшмәсе һ.б. вәкилләр катнашындагы   конференцияне районыбызның имам-мөхтәсибе, төньяк-көнбатыш өлкәсе казые Гәбделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин ачты һәм Айрат хәзрәт Әюпов сүз алды:
– Республикабызда быел татар телен, милләтен саклау стратегиясе эшли башлады, Васил Шәйхразиев аның җитәкчесе итеп билгеләнде. Стратегиянең программасы һәм бүлекләре бар, әмма шулар буенча конкрет башкарыласы эшләр әлегә билгеләнмәгән. Менә шул максатыбызны тәгаен ачыклау өчен районнардагы авырткан мәсьәләләрне туплап, эшкәртеп, эшне башларга уйладык. Телебезне саклау – безнең бурычыбыз. Ушинский әйткән: «Халыкның бөтен нәрсәсен тартып алыгыз – ул барысын да тергезәчәк. Әгәр дә телен алалар икән – ул үлә». Бездән башта 1918 елда гарәп алфавитын алдылар, латин керде. 1920 елда анысын да бетереп, кириллицага күчерделәр. Әмма татар теле югалмады. Әгәр дә телне гаиләдә генә сакласак – ул үсми. Телнең фәне, галимнәре булырга тиеш. Милләтебезне саклап каласыбыз килә икән, әлбәттә, РФ законы кысаларында, түбәндәгеләрне исәпкә алып эшләргә кирәк: 1.районнарда телләрне, милләтләрне саклау буенча комиссияләр төзергә; 2.БДИларны туган телдә тапшыруга рөхсәт алырга; 3.татар мәктәпләре һәм балалар бакчалары булдырырга; 4.урамнардагы алтакталар, күрсәтмәләр ике телдә булырга тиеш; 5.барлык төр җыеннар, хәтта биш минутлыклар да ике телдә алып барылырга тиеш, – диде рәис. – Сәламәтлек саклау юнәлешендә мәетләрне яру буенча зар – шикаятьләр бик күп. Әмма Россия законы бу яктан Коръәнгә каршы килми. Әгәр дә мәет урамда табылган яки җинать төсмерләре булса һәм хастаханәгә эләгеп бер тәүлек дәвамында җан бирсә – һичшиксез ярылырга тиеш. Әгәр дә инде якыннары гариза язган икән, ярмаска, дип – ярмаска кирәк. Законда шулай язылган. Бу хәзер медицина өлкәсендә кара бизнеска әверелде. Хәтта бик картларны да яра башладылар. Бу ни эш инде?!

Материалны тулысы белән газетаның 25 саныннан укырга була.

Илсөя Завилейская фотолары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: