Яшел Үзән

«Үлемне кайда саталар? Хәбәр ит!»

Республикада мартның 18еннән әнә шундый исемдәге акция башланып китте. Ул ун көн дәвам итәчәк. Наркоконтроль хезмәтенең барлык бүлекләрендә кайнар линияләр эшләячәк. Әгәр кемнең дә булса наркотик кабул итүен, наркопритон тотуын белсәгез яисә наркотикларның законсыз әйләнешенә кагылышлы фактлар мәгълүм булса, наркополицейскийларга шалтыратып хәбәр итегез. Телефон: 5-55-00. Шулай ук республика наркоконтроль идарәсенә...

Республикада мартның 18еннән әнә шундый исемдәге акция башланып китте.
Ул ун көн дәвам итәчәк. Наркоконтроль хезмәтенең барлык бүлекләрендә кайнар линияләр эшләячәк. Әгәр кемнең дә булса наркотик кабул итүен, наркопритон тотуын белсәгез яисә наркотикларның законсыз әйләнешенә кагылышлы фактлар мәгълүм булса, наркополицейскийларга шалтыратып хәбәр итегез. Телефон: 5-55-00.
Шулай ук республика наркоконтроль идарәсенә дә шалтыратырга мөмкин. Телефон: 8-843-274-30-30 һәм 273-43-45.
Әлеге телефоннарга тәүлек әйләнәсендә шалтыратырга мөмкин.
Шулай ук наркотикка бәйле кешеләрне дәвалау турында да белешә аласыз.
Мәгълүматларыгызны идарәнең интернеттагы сайтында да калдырырга була:
http:ufskn.tatar.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: