Яшел Үзән

Үлемгә чалгы нигә?

- Сез тимерчеме? Тавыш шулкадәр көтелмәгәндә яңгырады ки, Әскәр хәтта сискәнеп китте. Чөнки ул ишек тавышын да, остаханәсенә кергән кешенең аяк тавышын да ишетмәде.

-Ә ишекне шакып керергә өйрәтмәделәрме әллә? – дип кырыс кына җавап бирде ул, үзенә дә, кергән клиентка да әзрәк ачуы кабарып.

-Ишеккәме? Юк... Шакып караганым булмады, - дип җавап бирде тавыш.
Әскәр өстәлдәге чүпрәккә кулын сөртте дә, хәзер өйрәтәм мин сине, дигән уй белән акрын гына борылды. Тик әйтәсе килгән сүзе шул килеш тел очында эленеп калды, чөнки аның каршысында гадәти клиент түгел иде.

-Сез минем чалгымны турылап бирмәссезме икән? – дип, кунак әзрәк кенә карлыккан хатын-кыз тавышы белән сорау бирде.

-Беттеме? Ахыр шушымени инде? – дип, тимерче кулындагы тастымалын чатлыкка тондырды.

-Юк әле. Тик элекке белән чагыштырганда күпкә начар, - дип җавап бирде Үлем.

-Әйе, - дип килеште Әскәр, - килешәм. Миңа хәзер нишләргә кирәк?

-Чалгыны турайтырга, - дип сабыр гына җавап бирде Үлем.
-Аннары?

-Ә аннары, мөмкин булса, кайрарга.
Әскәр чалгыга күз салды. Әйе, чынлап та ул берничә җирдән ашалган, үзе дә дулкын-дулкын иде.

-Анысы аңлашыла, - дип баш селкеде ул, - ә миңа нишләргә? Дога укыргамы әллә әйберләрне җыяргамы? Кем әйтмешли, мин бит беренче тапкыр...

-Әәәә, сез ул турыда икән, - Үлем тавышсыз гына көлә иде, - юк, мин сезне алырга килмәдем. Миңа бары тик чалгыны гына төзәтергә кирәк. Булдырырсызмы?

-Мин үлмәгәнмени? – дип, үзен чеметеп карады тимерче.

-Үзегез беләсез инде. Хәлләрегез ничек соң?

-Ярыйсы кебек.

-Күңел болгану, баш сызлау, авыртулар юкмы?

-Ююююк, - дип, эчке халәтен барлап кыюсыз гына эндәште тимерче.

-Шулай булгач, сезгә борчылырлык урын юк, - дип җавап бирде Үлем чалгысын сузып.

Дулкынланудан агачланган кулына чалгыны алып бөтен яклап тикшереп чыкты. Ярты сәгатьлек эш иде монда, тик артыңда утырып эш беткәнне көтүченең кем икәнен белү әлеге вакытны автомат рәвештә бер ике сәгатькә сузырга мәҗбүр итте. Мамыкка әйләнгән аяклары белән тимер сандалы янына килеп, кулына чүкеч алды.

-Сез... хмм... утырып торыгыз. Баскан килеш көтеп тормассыз бит инде? – диде ул, тавышына бар булган кунакчыллыгын һәм яхшы мөнәсәбәтен кушарга тырышып.

Үлем башын кагып эскәмиягә утырды.
Эш ахырына якынлашты. Чалгыны булдыра алган кадәр турайтып, кулына кайрак алды да, тимерче кунагына күз ташлады.

-Сез мине гафу итегез, кәнишне, тик шулкадәр гомерне өзгән әйберне кулымда тотып торуым – ышанмаслык хәл! Дөньядагы бер генә коралны да моның белән чагыштырып булмый. Бу чынлап та гаҗәп!

Эскәмиядә иркенләп утырган җиреннән остаханә эчен күзәтүче Үлем күзгә күренеп тартылып куйды. Кара башлык әкрен генә тимерче ягына борылды.
-Нәрсә дидегез?
-Кулыма шундый коралны тотып торуыма күңел ышанмый, дидем.
-Корал? Сез “корал” дидегезме?
-Бәлки мин дөрес әйтмәгәнмендер, тик...

Әскәр сүзен әйтергә өлгерми калды. Үлем яшен тизлеге белән урыныннан сикереп торды да, мизгел эчендә тимерче каршына килеп басты.
-Синеңчә, мин ничә кешене үтергән? – дип ысылдады ул теш арасыннан.
-Мин... ни... мин белмим, - дип, идәнгә баккан килеш кенә сыгып чыгарды Әскәр.
-Җавап бир! – Үлем аның иягеннән тотып башын өскә күтәрде, - күпме?
-Б-белмим...
-Күпме? – дип, тимерченең битенә кычкырды ул тагын бер кабат.
-Аларның күпме булганын мин каян белим? – дип бөтенләй ят тавыш белән чыелдап диярлек эндәште тимерче, күзен яшерергә тырышып.

Үлем аның ияген җибәреп берничә секунд дәшми торды. Аннары, бөкерәеп кире эскәмия янына атлады һәм авыр сулап, утырды.
-Димәк, аларның күпме булганын син белмисең? – дип, тыныч кына сорады һәм җавап ишетмәгәч, дәвам итте, - әгәр дә сиңа, мин беркайчан да, дисәм, ишетәсеңме? Беркайчан да бер кешене дә үтермәдем. Моңа ни диярсең?
-Тик... Ничек инде?...
-Мин кешеләрне беркайчан да үтермәдем. Ул миссияне сез үзегез дә бик яхшы башкарганда, миңа нәрсәгә ул? Сез үзегез бер-берегезне үтерәсез. Сез! Сез ниндидер кәгазь өчен дә, ачу һәм нәфрәт аркасында да, хәтта болай гына, кызык өчен генә дә үтерәсез. Һәм сезгә бу гына аз тоела, сугышлар ясап йөзәрләгән, меңәрләгәннәрнең җанын коясыз. Сезгә бу ошый. Сез башкалар каны хисабына яшисез. Ә беләсеңме монда иң җирәнгече нәрсә? Шуны танырга теләмәвегез!

Әлбәттә, гамәлләрегез өчен сезгә мине гаепле итү җиңелерәк, - ул бераз дәшми торды, - син беләсеңме, мин элек нинди идем? Мин бик чибәр кыз идем, кешеләрнең җаннарын чәчәк бәйләме белән каршы алып, аларга билгеләнгән тиешле урынга озатып куя идем. Елмаюым белән, аларга кичерешләрен онытырга ярдәм итә идем. Тик ул вакытлар бик ерак калды... Кара, мин хәзер нинди!

Соңгы сүзләрен кычкырганда, утырган җиреннән сикереп торып, башлыгын салды. Әскәр каршында, битен тирән җыерчык буразналары бозган бик тә карт әби басып тора иде. Сирәк чал чәчләре чыбаланып асылынып төшкән, яргаланган ирен кырыйлары, аскы кыек тешләрен күрсәтеп, салынган. Тик иң куркынычы – күзләре. Бөтенләй тоныкланган, бернинди хиссез күзләр тимерчегә текәлгән.

-Менә күр мин хәзер нинди! Ә беләсеңме нигә? – ул Әскәр ягына бер адым ясады.
-Юк, - аның үтәли күз карашы астында җыерылып килеп, башын бутады ир.
-Әлбәттә белмисең, - дип көлемсерәде ул, - сез мине шундый иттегез! Мин, ананың ничек итеп баласын, бер туган икенчесен, кешенең ничек итеп бер көн эчендә йөз, ике йөз, өч йөзләп башка кешеләрне үтергәнен күрдем!... Шуларга карап мин үкседем, бу хәлләрне аңлый алмыйча илереп уладым, моның булуы мөмкин түгел дип, куркып кычкырдым...

Үлемнең күзләре ялтырап куйды.
-Үземнең матур күлмәгемне, мин озаткан кешеләрнең каны күренмәсен дип, шушы кара киемгә алыштырдым. Кешеләр күз яшемне күрмәсен, дип, башлык кидем. Мин аларга чәчәк бүләк итмим инде. Сез мине аҗдаһага әйләндердегез! Ә аннары барлык гөнаһларыгызда гаепләдегез. Әлбәттә, бик җиңел бит ул үз гөнаһыңда башканы гаепләү... – ул күзен дә йоммыйча тимерчегә карап торды, - мин сезне озатам, юл күрсәтәм, мин кешеләрне үтермим... Китер монда минем чалгыны, тинтәк!

Үлем үзенең коралын тимерче кулыннан тартып алып борылды да, остаханәдән чыгу ягына атлады.
Арттан:
-Бер сорау бирергә мөмкинме? – дигән тавыш ишетеп туктады.
-Алай булгач сиңа чалгы нигә, дисеңме? – дип сорады ул борылмый гына.
-Әйе.
-Җәннәткә юл... Аны инде күптән үлән басты...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: