Яшел Үзән

Үлем очрагы 136га җитте, сак булыйк

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы расланды.

1948 елгы ир-ат яңа коронавирус инфекция белән хастаханәгә китерелгән. Хәле йөрәк-кан тамырлары авыруларының кискенләшүе фонында начарлана.

1927 елгы хатын-кыз үпкә ялкынсынуы белән хастаханәгә озатыла. Җитди хроник авырулары да була.
Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган.

Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.

29 ноябрьгә 136 үлем очрагы теркәлгән.
Үзебезне саклыйк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: